+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 октябрь 2021, 20:37

"Хәл катлаулы, әмма тотрыклы..."

Башкортстан һәм Чукотка - авырулар динамикасы булмаган ике генә төбәк. Бу хакта "Роспотребнадзор" җитәкчесе Анна Попова белдерде. Аның сүзләренчә, калган 83 субъектта даими үсеш бара.

"Хәл катлаулы, әмма тотрыклы..."
"Хәл катлаулы, әмма тотрыклы..."
- Без, чыннан да, вәзгыятьнең тотрыклануын билгеләп үтәбез. Шартлы рәвештә платога чыктык. Әлбәттә, бу хакта ачык һәм киң итеп сөйлисе килми, чөнки бераз борчылабыз, әмма саннар үзләре моны сөйли. Бездә соңгы берничә көн эчендә тәүлегенә коронавирус белән авыручылар саны 670тән артмый. Әлбәттә, авыруны җиңү турында сүз дә юк. Бездә җиде мең койка җәелдерелгән һәм сигез меңнән артык кеше өйдә дәвалана. Вәзгыятьне катлауландырмауның бердәнбер ысулы - вакциналанырга, санитария таләпләрен үтәргә һәм ял көннәрендә мөмкин кадәр күбрәк өйдә уздырырга, - ди вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.

Күрсәткечләр соңгы берничә атнаның чикләү чаралары нәтиҗә бирүен сөйли.

- Шул чаралар нәтиҗәсендә без вакциналау темпларын шактый арттырдык. Соңгы ун көндә без бу эш темплары буенча лидерлар исемлегендә торабыз. Беренче чиратта бездә вакциналануга 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, йөрәк, үпкәләр белән проблемалары булган кешеләр, онкология, эндокринология, шикәр чире кебек куркыныч чирләре булган авырулар җәлеп ителә. Бу атнада без булачак әниләребезне йөклелекнең 22 атнасыннан вакцианалауны башладык, безнең беренче прививкалар ясатучылар бар инде. Бу ананы һәм аның булачак баласын куркыныч авырудан саклаячак, - ди Максим Забелин.

Сәүдә-күңел ачу үзәкләре вәкилләре сүзләренчә, кешеләр яңа таләпләрне кабул иткән һәм аларны үти.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: