+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 ноябрь 2021, 12:20

Вакцина ясатмау - гомереңне куркыныч астына кую

Иммунлаштыру кампаниясе башланганга аз вакыт узмады, әмма "коронавирус" дигән хәвефле инфекциягә каршы вакцина ясатмыйча йөрүчеләр күп әле. Нәкъ менә аларның ковидны үтә авыр кичерүе, хәтта вафат булуы махсус медицина тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланды. Ә без вакцина ясаткан шәхесләрнең фикерләре белән таныштыруны дәвам итәбез.

Вакцина ясатмау - гомереңне куркыныч астына кую
Вакцина ясатмау - гомереңне куркыныч астына кую

- Мин коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны иң беренчеләрдән булып ясаттым, - диде Нефтекама шәһәрендә гомер кичерүче Гөлназ Сөләйманова. - Кешеләр белән эшлим, нотариус ярдәмчесемен. Иммунлаштыру кампаниясендә ирем, туганнарым, авылда яшәүче әти-әнием дә катнаштылар. Әйтергә кирәк, берсе дә үкенми. Вакцина ясатканнан соң температура бер көн бераз күтәрелеп алды, башка бертөрле хәвефле билгеләр дә булмады.

Таҗлы вирусны күмәк көч, бердәмлек белән генә җиңеп булуы хакында галимнәр телевидение, радио тапшыруларында, гәзиттә көн күргән мәкаләләр аша көн саен тукып тора, тик халык, нишләптер, социаль челтәрләрдә таралучы коткы хәбәрләргә күбрәк ышана.

- Безнең нотариаль контора ковид котырына башлаганнан бирле киеренке режимда эшли, чөнки мирас эше ачтырырга килүчеләр бик күпкә артты, - ди Гөлназ Әсгать кызы. - Вафат булучылар саны кискен күбәюгә бәйле бу хәл. Клиентларның күпчелеге якыннарын нәкъ менә коронавирус инфекциясе аркасында югалтуын белдерә. "Вакцина ясатырга ашыкмаган иде шул", - диләр. Ә үзләре кадерле кешеләрен мәңгелеккә югалткач кына прививка ясату кирәклеген аңлаган. Хәвефле инфекция аркасында вакытыннан алда дөнья куючылар арасында 60тан узганнар гына түгел, 30-40 яшьләрдәге кешеләр дә бихисап. Вакцина ясатыйммы-юкмы, дип икеләнеп йөреп, сәламәтлегегез һәм гомерегезне куркыныч астына куймагыз, үлемечле авырудан саклану чарасы бары тик прививка икәнлек галимнәр тарафыннан дәлилләнде бит инде!

Әңгәмәдәшемнең ковидка каршы вакцина ясатуына ярты ел үтеп тә киткән икән, тиздән ревакциналауга барам, ди ул.

Фото: Г. Сөләйманова архивыннан.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: