Менә инде икенче ел уку процессына мәкерле чир үз төзәтмәләрен кертә. Безгә "дистанцион уку" дигән төшенчә белән дә очрашырга туры килде, "локдаун"ны да күреп белдек. Тик, ни кызганыч, чир әле чигенергә уйламый.
Менә тагы студентлар бер атналык ялда. Ә бит читтән торып уку белән элеккечә офлайн укуны чагыштырып булмый. Уку сыйфаты аксамасын өчен укытучылар барысын да эшли, таләпләр югары булып кала, әмма бу барыбер уку йортында укып белем алуны алмаштырмый. Социализация дигән төшенчәне дә онытырга ярамый. Мин медицина академиясендә укыйм. Читтән торып, дистанцион рәвештә түгел, ә укытучыларның күзенә карап, сөйләгәннәрен тыңлап укыйсы килә.
Дуслар, әйдәгез, тизрәк бу зәхмәтне җиңеп чыгар өчен вакцина куйдырыйк. Артык озакка киткән бу чирне без бары тик бергәләп һәм шул юл белән генә җиңә алабыз. Чиргә ышынмаганнарга шуны әйтәсем килә: халык күпләп чирли, үлүчеләр саны югары булып кала һәм көннән-көн арта. Элек чир өлкәннәргә генә кагыла, дисәләр, хәзер инде урта яшьтәгеләр, яшьләр, хәтта кечкенә балалар да чирли.
Җәмгыятебезне, илебезнең киләчәген куркыныч астына куймыйк, вакцина куйдырыйк һәм бу авыруны җиңеп чыгыйк.
Г. Сөләйманова.
Рәсемдә: Алия Гыйлемханова.
Автор фотосы.