+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 ноябрь 2021, 14:25

Рәхмәт сезгә, доктор!

Кушнаренко районы дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире, Башкортстанның атказанган табибы Робис Әкрамовка – 60 яшь. Табиб һөнәре тулысынча кешегә хезмәт итүгә багышланган. Ул Гиппократ антына тугры булу һәм белем белән бергә, чиксез түземлек, ныклык, сизгерлек таләп итә. Медицинада очраклы кешеләр була алмый. Рухи байлык, гуманизм, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямау — бу бәя бир­гесез сыйфатлар Кушнаренко районы дәва­ха­нәсенең хирургия бүлеге мөдире, 35 ел хезмәт стажы булган табиб Робис Әкрамовка да хас.

Рәхмәт сезгә, доктор!
Рәхмәт сезгә, доктор!

Робис Гарифҗан улы 1961 елның 4 ноябрендә Башкортстанның Илеш районы Чуй-Әтәч авылында колхозчылар гаиләсендә туа. Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый, диләр. Ул 1979 елда, Базытамак урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Егет тырышып укый. 1985 елда медицина институтын тәмамлаганнан соң, “хирургия” белгечлеге буенча Уфаның 8нче шәһәр клиник дәваханәсе каршында ел буе интернатура уза һәм Кушнаренко районында хирург булып хезмәт эшчән­леген башлый.

Коллективта эшләүнең беренче көннәреннән үк ул үзен инициативалы, җаваплы, намуслы һәм гаҗәеп эшкә сәләтле белгеч итеп күрсәтә. 1988-90 елларда ул бавыр, ашказаны, ашказаны асты бизе патологиясе мәсьәләләре буенча БДМУ нигезендә ике еллык махсуслаштырылган ординатура уза. Максатчан, энергияле, оештыру талантына ия табиб 1993 елда район дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире итеп билгеләнә.

1995 елдан Робис Әкрамов дәвалауның эндохирургия ысулларына ия. Белемен ул гамәли эшчәнлектә оста куллана, авыруларны дәвалауның иң яңа ысулларын уңышлы гамәлгә кертә. Ул чын мәгънәсендә поливалент хирург булып тора, бавырга, үт юллары һәм куыгында, ашказанына операцияләр ясый. Травматология, нейрохирургия һәм урология авыруларын уңышлы тикшерә һәм дәвалый. Бүген ул — тәҗрибәле, тирән белемле, үз-үзенә ышанган табибларның берсе. Авыруны җентекле тикшерү, лаборатория һәм инструменталь ысуллар мәгълүматларын мөстәкыйль рәвештә аңлату һәм куллана белү, психологик сизгерлек бер-берсен тулыландыра һәм аңа тиешле һөнәри дә­рә­җәсен сакларга мөмкинлек бирә. Үзәк район дәва­ханәсенең табиб-травматолог вазыйфасын да башкара, 1998 елда аңа югары квалификация категориясе бирелгән.

Кешеләр сәламәтлеген саклап калуда күп нәрсә табибның һөнәри осталыгына бәйле. Робис Әкрамов үзенең һөнәри осталыгын арттыра, Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә “Урология”, “Травматология һәм ортопедия”, “Эндохирургия”, “Оператив хирургия” буенча камилләшү курслары узган. Аның башлангычы нәтиҗәсендә районның травматология хезмәте уңышлы үсте. Кушнаренко районы аша М-7 “Идел” федераль трассасы узу сәбәпле, автоавария­ләрдә авыр тән җәрәхәтләре алган пациентларга медицина ярдәме күрсәтергә туры килә.

2002 елда Робис Әкрамов минем дә гомерне саклап калды. Ул вакытта “Вечерняя Уфа” гәзитенең җаваплы сәркәтибе булып эшли идем. Җәмәгатем белән туган районымнан Уфага кайтып барганда Карача-Елга авылы янында үземне начар хис итә башладым, түзеп торгысыз булып эч авырта. Ярдәмгә районнан туганнарны чакырдык, алар мине Кушнаренко дәваханәсенә алып килде. Якшәмбе һәм май бәйрәмнәре алды бул­ганлыктан, дәваханәдә яшь дежур табиб кына. Ул би­редә икенче ел гына эшли икән. Бу хакта ишеткәч, ничек тә Уфага барып җитәргә кирәк, дип карар кылдым. “Хәлегез бик мөшкел, барып җитә алмассыз, дип уйлыйм. Әкрамовны чакырырга кирәк, һичшиксез ярдәм итәчәк! Ул ялда, туган авылына кайтып киткән бугай”, — дип, табиб китеп барды. Бераздан хирургның тиздән килеп җитәчәге турында хәбәр итте. Күпмедер вакыттан ишектән елмаеп Робис Гарифҗан улы килеп керде. Ул күптәнге танышын очраткан кебек исәнләшеп, хәлемне белеште, кайсы әгъзам авыртуы турында сорашты. “Эчәк йоттырып” тикшергәннән соң, унике илле эчәктә перитонит ачыклануы турында әйтте. “Кичекмәстән операция ясарга кирәк, әзерләгез”, — диде ул шәфкать туташларына. “Барысы да яхшы булыр, борчылмагыз”, — диде табиб миңа операция алдыннан. Ул әйткәнчә булды, операция уңышлы үтте, егерме ел ашказаны борчыганы юк. Рәхмәт сезгә, доктор!

Робис Гарифҗан улы җитәкчелек иткән хирургия бүлеге күрсәткечләре тотрыклы, операциядән соңгы катлаулы хәлләр минималь. Елдан-ел планлы оператив дәвалау проценты арта. Бүлектә хирургия ярдәме күрсәтүнең киң диапазоны башкарыла. Соңгы елларда ашыгыч хирургия ярдәме кими, бу беренчел звеноның нәтиҗәле эшләве һәм хирургия хезмәтенең профилактик һәм диспансер эшчәнлеген көчәйтү белән бәйле. Ашыгыч операцияләр саны уртача ике тапкыр кимегән, планлы операцияләр саны шулай ук икеләтә арткан. Робис Әкрамов үз эшен белгеч буларак регламентлаучы норматив актлар белән эшли, эчке тәртип кагыйдәләрен үти, һәрвакыт табиб этикасы һәм деонтологиясенә таяна. Ул җитәкчелек иткән елларда бүлектә дистәләгән мең хирургия, травматология һәм гинекология профилендә операция ясалды.

Аның хезмәте Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан лаеклы бәяләнгән. Робис Әкрамовка “Башкортстанның атказанган табибы” мактаулы исеме бирелгән, ул “Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган.

Робис Гарифҗан улы яшь белгечләрне тәрбияләүдә остаз буларак зур эш башкара, табиб һөнәренең нечкәлекләренә төшендерә. Аның җитәкчелегендә яшь анестезиолог-реаниматологлар, хирурглар эшли. Хезмәткәрләр һәм авырулар аңа зур хөрмәт белән карыйлар.

Робис Әкрамов — бәхетле ир, гаилә башлыгы, әти. Җәмәгате Йолдыз Мансаф кызы Кушнаренко үзәк дәваханәсендә оештыру-методик кабинет мөдире булып эшли. Кызы Гөлназ — һөнәре буенча офтальмолог, хәзерге вакытта декрет ялында. Улы Алмаз Республика клиник онкология диспансерының абдоминаль бүле­гендә хирург булып эшли.

Хөрмәтле Робис Гарифҗан улы, табиб — иң мактаулы һәм хөрмәткә ия һөнәр. Сезнең хезмәтегез кешеләр өчен кирәк һәм һәрвакыт ихтирамга лаек. Һәркайсыбызның гомере бер генә, һәм без аны сезгә ышанып тапшырабыз. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган сәламәтлекне бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һәм 35 ел гомерегезне биргән һөнәр — халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Иңегездә гаять олы җаваплылык тоеп, сез бик күпләргә яшәү сулышы өрдегез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уяттыгыз. Гомер бәйрәмегез, 60 яшьлек юбилеегыз белән ихлас котлыйбыз! Сезгә гаять җаваплы, катлаулы һәм тәҗрибә таләп иткән эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, рәхмәт сүзләрен ешрак ишетүегезне телибез.

Фәнүз Хәбибуллин.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: