-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 ноябрь 2021, 09:55

Чигенәсеңме син, ковид?

Республикада коронавирус инфекциясеннән киңкүләм вакциналау дәвам итә. Кайбер районнар бу эшкә аеруча актив тотынды. Мәсәлән, Иглин районы вакциналау буенча республикада икенче урында.

Чигенәсеңме син, ковид?
Чигенәсеңме син, ковид?

Иглин — икенче урында.

Республикада коронавирус инфекциясеннән киңкүләм вакциналау дәвам итә. Кайбер районнар бу эшкә аеруча актив тотынды. Мәсәлән, Иглин районы вакциналау буенча республикада икенче урында.

15 ноябрьдә Иглиндә 65 яшьтән өлкәннәрне вакциналау өчен өстәмә пункт ачылган. Монда коронавирустан да, грипптан да вакциналанырга, ковидтан ревакциналанырга була.
Иглин районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнил Рамазанов әйтүенчә, районда көненә 400гә якын кеше коронавирустан вакциналана. 60 яшьтән өлкәннәрнең 73 проценты прививка ясаткан да инде. Ә менә 60 яшьтән яшьрәкләр арасында прививка ясатучылар әлегә 60 процентка җитмәгән. Фәнил Фаил улы әйтүенчә, 1 декабрьгә вакциналау буенча планны үтәүне максат итеп куйганнар. Ә план, билгеле булуынча, халыкның 80 процентын вакциналаудан гыйбарәт.
Районда барлыгы өч вакциналау пункты эшли. Шулай ук һәр ФАПта да вакциналанырга була. 65 яшьтән өлкәннәр өчен вакциналау пунктында “Бердәм Русия” партиясенең Иглин районы бүлегенең башкаручы секретаре Ирина Сергеева җитәкчелек итә.
“Бердәм Русия” партиясенең “Безнең хәстәрлек” үзәге волонтерлары заявкалар буенча өлкәннәрне вакциналау пунктына алып килә, соңыннан кайтарып куя. Партия өлкән яшьтәге вакциналанучылар өчен атнасына бер тапкыр бүләкләр дә уйната. Атна эчендә вакциналанганнарның берсе, һичшиксез, тонометр ота, — дип сөйли Ирина Таһир кызы. — Беренче һәм икенче компонент арасындагы 2-3 атна вакыт эчендә дә без өлкәннәрне контрольдә тотабыз, хәлләрен белешәбез, кирәк булса, кибеткә барып, кирәк әйберләрне китерәбез.
Бу вакциналау пунктында көненә 20дән артык кеше прививка ясата. Әйткәндәй, теләүчеләр монда грипптан да вакциналана, коронавирустан ревакциналана ала. Прививка ясатып чыккан әби-бабайларга антисептик белән битлек тә бүләк итәләр. Аларга анкета тутырырга да ярдәм итәләр.
Күптән түгел ачылган вакциналау пунктында фельдшер белән шәфкать туташы хезмәт күрсәтә. Алар алышынып тора, бирегә төрле ФАПлардан, медицина оешмаларыннан хезмәткәрләрне җәлеп итәләр.
— Ике көн вакциналанырга килгән өлкәннәрнең сәламәтлеген тикшердем. Араларында бер зарланган кеше булмады. Хәтта кан басымы да тәртиптә, — ди фельдшер Разия Апулаева. — Вакцинаны да җиңел кичерәләр.
16 ноябрьгә булган мәгълүмат буенча, Иглин районында беренче компонент белән 9277 өлкән яшьтәге кеше вакциналанган. 7007 өлкән кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән. Яңа вакциналау пунктында ике көндә 59 кеше прививка ясаткан.
— Өлкәннәрнең вакциналануы аеруча мөһим бит. Чөнки каһәрле чирнең катлаулылыклары беренче чиратта нәкъ аларга яный. Шуңа әлеге категория гражданнарга аерым игътибар таләп ителә. Бу юнәлештә без мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз, — ди Ирина Сергеева.

***

5 миллион сум югалтканнар

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республиканың баш санитар табибы Анна Казак инфекция таралуга кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында чыгыш ясады.
Анна Казак билгеләвенчә, республикада ОРВИ белән авыручылар саны эпидемиологик бусаганы 8,6 процентка үткән. Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 29,6 процентка кимегән.
“Роспотребнадзор”ның республика идарәсе белгечләре яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында таләпләрне бозу аркасында Башкортстанда яшәүчеләргә карата 668 административ протокол төзегән. Ведомство җитәкчесе Анна Казак сүзләренә караганда, штрафка тарттырылган кешеләр чит илдән кайткач “Дәүләт хезмәтләре” сайтында мәҗбүри анкеталар тутырмаган.
“Шулай итеп, безнең гражданнар 5 миллион сумнан артык акча югалтты”, — дип билгели Анна Казак.
Шулай ук, төбәкнең баш санитар табибы хәбәр иткәнчә, Башкортстанда рейдлар нәтиҗәләре буенча дүрт эре сәүдә үзәге эше туктатылган, алар COVID-19 таралу чорында гамәлдә булган саклану чараларын үтәмәгән.

***

Хәзер диспансерлау үтәргә мөмкин

Башкортстанда санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, профилактик медицина тикшерүләре һәм өлкән халыкның аерым төркемнәренә диспансерлау үткәрү тергезелде.
Бу тикшерүләр медицина-санитар ярдәм оештыруны камил­ләштерү һәм йогышлы булмаган хроник авыруларны иртә ачыклауга һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра торган авыруларның таралуын кисәтүгә юнәлтелгән профилактик чаралар оештыру максатында үткәрелә.
Өлкән халыкны түләүсез диспансерлау авыр чирләрне кисә­түнең һәм сәламәт яшәү рәве­шенә мотивацияне арт­тыруның көчле юнәлеше булып тора. Диспансерлау инва­лидлыкның һәм халыкның вакытыннан алда үлеменең төп сәбәбе булган йогышлы булмаган хроник авыруларны иртә ачыклау максатыннан үткәрелә.
Ул 18-39 яшьлек гражданнар өчен — 3 елга бер тапкыр, 40 яшьтән өлкәннәр өчен ел саен үткәрелә. Гражданнар беренчел медицина-санитар ярдәм ала торган медицина оешмасында профилактик медицина тикше­рүе һәм диспансерлау уза. Диспансерлау түләүсез, мотлак медицина страховкалавы чаралары исәбенә башкарыла.
Хезмәткәр — 3 елга бер тапкыр бер көнгә эштән азат ите­лергә, ә пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәр­ләр ел саен диспансерлау үтү өчен 2 эш көнен җәлеп итәргә хокуклы.
Профилактик медицина тик­шерүен һәм өлкән халыкны диспансерлауны уздыруда респуб­ликаның 83 медицина оешмасы катнаша.

***

Күпфункцияле үзәктә алып була

Хәзер гражданнар, “Дәүләт хезмәтләре” порталында алдан теркәлмичә, күпфункцияле үзәкләрдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналану турында кәгазь сертификатларны бушлай бастыра алачак. Коронавирус инфекциясе белән чирләгән һәм расланган диагнозга ия булган гражданнар да сертификат алырга мөрәҗәгать итә ала. Хезмәт күрсәтү Башкортстанның күпфункцияле үзәкләренең барлык офисларында да әзер нәтиҗә бирү һәм кабул итү тәрәзәләрендә оештырылган.
“Хезмәт, барыннан да элек, “Дәүләт хезмәтләре” порталында теркәлмәгән, сертификатларны мөстәкыйль рәвештә бастырып чыгарырга яки аны электрон рәвештә кулланырга мөмкинлеге булмаган гражданнар өчен актуаль. Үзәктә бирелгән сертификат мөһер­ләр белән расланмый һәм гражданга бердәнбер нөсхәдә бирелә. Электрон техника белән иркен файдалана белү­челәргә сертификатны бастырып чыгару таләп ителми, җәмәгать урыннарына бару өчен мобиль җайлан­мада QR-кодны күрсәтү дә җитә”, — ди Күпфункцияле үзәк директоры Наталья Куприянова.
Сертификатны үзәк офисында бастырып чыгару өчен гражданга паспорт, шулай ук мотлак медицина страховкасы полисы һәм СНИЛС кирәк. Сертификат бирелергә тиешле кешенең законлы яисә вәка­ләтле вәкиле исеменнән эш итү хокукын раслаучы язма формада төзелгән ышаныч кәгазе булганда, сертификатны башка граждан өчен дә бастырып алырга мөмкин.
Инглиз телендә сертификат бастыру өчен гражданның үзе белән шәхесен раслаучы чит ил паспорты булырга тиеш.
Әгәр сертификат яки COVID-19 авыруы турында мәгъ­лүмат булмаса, сертификатны бастырып чыгарып булмый. Бу очракта гражданга вакцина ясалган медицина оешмасына яисә “Дәүләт хезмәтләре” сайтына мөрәҗә­гать итәргә кирәк.

**

Белешмәң булмаса, кунакханәгә керәлмисең

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа эчтәлегенә ярашлы, 1 декабрьдән кунакханә хезмәтләреннән COVID-19га каршы вакциналау турында сертификат, соңгы алты ай эчендә коронавирус кичерү яисә ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе белән бергә прививка ясатырга ярамау турында медицина белешмәсе булганда гына файдаланырга мөмкин булачак.
Указда, шулай ук, Русия футбол Премьер-Лигасы, Континенталь хоккей лигасы, профессиональ командалар арасында Русия чемпионатларының матчлары һәм башка рәсми физкультура, спорт чаралары тамашачылары санын, ябык бинаның сыйдырышлылыгына карап, 70 процентка кадәр арттыру рөхсәт ителә. Моның өчен түбәндәге шартларны үтәү зарур:
– матчка COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат яисә алты ай эчендә коронавирус кичерү турында белешмәсе булган тамашачыларны гына кертү;
– чараны үткәрүдә катнашкан барлык хезмәткәрләрнең дә шундый ук документлары булу;
– оештыручыларның республика буенча баш дәүләт санитар табиб белән килешү буенча чараны үткәрү мөмкинлеге турындагы гаризасы нигезендә Башкортстан Спорт министрлыгы тарафыннан карар кабул ителү;
– чараны оештыручының әлеге таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотуын тәэмин итү.

Сәхифәне Ләйсән Якупова әзерләде.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: