-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 сентябрь , 17:44

Кан донорлары волонтерларга тиңләштереләчәк

«Русия Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә донорлар хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлтелгән документ бик вакытлы кабул ителә. Ул донорларга волонтерлар кебек үк ярдәм чараларыннан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк», - дип язган Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин социаль челтәрдә.  

Кан донорлары волонтерларга тиңләштереләчәк
Кан донорлары волонтерларга тиңләштереләчәк

Максим Забелин билгеләвенчә, сүз кайбер чыгымнарны каплау, кызыксындыру, финанс, оештыру, мәгълүмати, методик һәм башка төрле ярдәм күрсәтү турында бара. Студентларга тагын бер мөһим момент кагыла. Эшләүче донорлар кебек үк, алар да кан тапшыру көнендә ял ала алачак.

“Башкортстанда бик көчле донор хәрәкәте бар. Бүген без 32 меңнән артык кан һәм аның компонентлары донорын исәплибез. Монда безнең Кан хезмәтенең дә, битараф булмаган халыкның да өлеше зур. Республика кан күчерү станциясе елына 40 мең литрдан артык тулы донор каны хәзерли. Аның һәр дозасы катгый контроль уза.

Тагын бер актуаль юнәлеш - иреклеләрне эзләү һәм сөяк мие донорлары регистрына җәлеп итү. Без 2019 елның мартында «Сөяк мие донорларының Башкортстан регистры» оештырылуына ирештек. Ул вакытта регистрда бер меңнән артык кеше бар иде. Бүген алар инде 13 мең! Бу - чыннан да, җитди алга китеш. Алар барысы да бердәм федераль регистрга керә. Республиканың генотиплар туры килү регистрын тулыландыруда катнашу чорында 55 донорыбыз ачыкланган. Сөяк миенең 25 донациясе үткәрелгән һәм елдан-ел тәңгәл килүләр саны арта.

Исегезгә төшерәм: быел безнең табиблар сөяк миен беренче тапкыр күчереп утыртты.

Даими нигездә донор булганнарга аерым рәхмәт. Бу - үз сәламәтлегеңә җаваплы караш һәм кан һәм аның компонентлары кирәк булган кешеләр өчен бәяләп бетергесез ярдәм. Республикада 12 меңнән артык кеше «Русиянең мактаулы донорлары» булып тора”, - дип язган Максим Забелин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: