Бу атнаның максаты: гражданнарның репродуктив сәламәтлеккә карата җаваплы мөнәсәбәтен арттыру, шул исәптән саклану чараларын һәм ВИЧ һәм башка җенси юл белән йогучы инфекцияләргә тестлар узу, шулай ук ВИЧлы балалар һәм үсмерләргә карата стигма һәм дискриминацияне киметү.
Кеше иммунодефициты вирусы – акрын үсә торган авыру — ВИЧ-инфекция китереп чыгаручы ретровирус. Антиретровирус терапиясе препаратлары кеше организмының кайбер резервуарларында ВИЧны юк итә алмый, ләкин алар вирусның үрчүен тулысынча тоткарларга сәләтле. Вирус йөкләнеше хәтта нульгә кадәр төшә.
- Тотрыклы бер дәрәҗәгә кадәр киметелгән вирус йөкләнеше булганда, ВИЧ-позитив кеше хәтта үзенең җенси партнерын да зарарлый алмый. Шулай да, белгечләр ВИЧлы кешеләргә җенси мөнәсәбәтләрдә саклану чаралары кулланырга киңәш итә.
- Антиретровирус терапиясе препаратлары кабул итүче йөкле хатыннарның ВИЧ-инфекцияле бала табу куркынычы 25-40 проценттантан 1-2 процентка кадәр кими.
- ВИЧ йоктырганнан соң дәваланмаган кешенең уртача гомер озынлыгы 11 ел дип бәяләнә. Бүген ВИЧ-инфекцияле кеше даруларны дөрес кабул иткәндә ВИЧсыз кеше уртача күпме яши алса, шулкадәр үк яши ала.
- Русия Федерациясендә балалар турында кайгырту — дәүләт сәясәтенең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала бирә. Анадан балага ВИЧ тапшыруны перинаталь профилактикалау уңышлары исәбенә соңгы елларда безнең илдә балалар арасында ВИЧ-инфекциянең яңа очраклары саны кими.
- Әмма әлегә кадәр ВИЧлы балаларга һәм аларның ата-аналарына карата стигма һәм дискриминация очраклары, үсмерләрне социумда тормышка җайлаштыруның катлаулылыгы теркәлә. Бу хәл бүгенге көндә һәркем файдалана алырлык препаратларның ВИЧ активлыгын басуның нәтиҗәле ысулы булугаһәм ВИЧ белән яшәүче кешеләр инфекция чыганагы булудан туктавына карамастан.
ВИЧлы балаларның югары тормыш сыйфатын тәэмин итү, ВИЧ-инфекцияне соң диагностикалау очракларын булдырмау, үсмерләрне өлкәннәр челтәрендә дәвалауны уңышлы дәвам итү өчен гражданнар ягыннан да, медицина хезмәткәрләре ягыннан да ВИЧка карата стигманы һәм дискриминацияне бетерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Фото: “culture.ru”