Беренче уйдырма: салкын тидерсәң, бәрәңге парында утырырга кирәк.
Бәрәңге белән ингаляция совет чорында салкын тиюне дәвалауның популяр ысулы иде. Әмма хәзерге медицина бу ысулның нәтиҗәлелеген расламый. Кайнар пар сулыш юлларының лайлалы тышчасын ярсытырга һәм хәтта пешергә мөмкин. Моннан тыш, дәвалауның мондый ысулы авыруның сәбәбен бетерми. Моның урынына табиблар һәр пациент өчен шәхси сайлап алына торган дару препаратлары белән махсус ингаляторлар кулланырга киңәш итә.
Икенче уйдырма: әгәр башлык кимәсәң, менингит белән авыруың ихтимал.
Безнең күбебез, өшү менингитка китерергә мөмкин, дип үсте. Әмма бу алай түгел. Менингит өшү аркасында түгел, ә инфекция аркасында килеп чыга. Шуңа карамастан, салкын тию иммун системасын какшатырга мөмкин, бу төрле авырулар үсеше куркынычын арттыра. Менингитны кисәтү өчен вакцинация иң нәтиҗәле чара булып тора.
Өченче уйдырма: мантуны чылатсаң, туберкулез була.
Манту пробасы – диагностик тест, ул организмда туберкулез инфекциясе булуын ачыкларга мөмкинлек бирә. Күпләр хаталы рәвештә, әгәр укол урынын чылатсаң, уңай реакция барлыкка киләчәк, дип саный. Бу алай түгел. Проба нәтиҗәсе организмда тышкы факторлардан түгел, ә туберкулез таякчыгы булуга бәйле.
Ни өчен сәламәтлек турындагы мифлардан котылу мөһим?
Нигезләнмәгән медицина киңәшләренә ышану җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Табибка визитны кичектереп һәм үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнеп, кешеләр кыйммәтле вакытны кулдан ычкындырырга һәм үз халәтләрен начарайтырга мөмкин. Моннан тыш, ялган мәгълүмат тарату рәсми медицинага ышанычны какшатырга һәм вакцинациядән һәм башка профилактик чаралардан баш тартуга китерергә мөмкин.
Үз сәламәтлегеңне саклап калу өчен тикшерелгән мәгълүматка гына ышанырга һәм квалификацияле белгечләр белән киңәшләшергә кирәк. Халыкның дәвалау ысулларына һәм тикшерелмәгән чыганаклардан алынган киңәшләргә сукырларча ышанырга кирәкми. Исегездә тотыгыз: сәламәтлек – кыйммәтле бүләк, һәм аны сакларга кирәк.
Фото: башинформ