Чарага бөтен республикадан табиблар һөнәри януны профилактикалау һәм пациентлар белән үзара хезмәттәшлекне яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен җыелды.
Һөнәри яну проблемасы турында белгечләр генә түгел, саннар да сөйли. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы тарафыннан Башкортстанның 2600 медигы арасында үткәрелгән тикшеренүгә караганда, сораштырылучыларның 38 проценты эмоциональ бушлык кичерә. COVID-19 пандемиясе чорында бу күрсәткечләр 80-100 процентка җиткән. Яну аеруча ашыгыч ярдәм табибларына, интенсив терапия бүлекләренә, шулай ук соңгы елларда стресс һәм ару дәрәҗәсенең сизелерлек артуы күзәтелгән поликлиникаларда эшләүчеләргә кагыла.
Профсоюз мәгълүматларына караганда, арыганлык сәбәпләре арасында беренче урында эш күләме һәм хезмәт киеренкелеге, вакыт кытлыгы (21,8 процент), кешеләр белән эшләүгә бәйле эмоциональ киеренкелек (21,7 процент) тора. Сораштырылучыларның тагын 12 проценты дәваханә җитәкчелеге тарафыннан тиешле игътибар бирелмәвен атаган.
Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең республика профсоюзы рәисе Рауль Хәлфин хезмәткәрләрнең кәефен һәм ихтыяҗларын ишетүнең мөһимлеген ассызыклады. Медикларның эмоциональ януы — җитди проблема. Үзара ярдәм атмосферасын булдыру, коллективта ярдәм тою, хезмәткәрләрнең ихтыяҗларына йөз тоту — күптән түгел Русия сәламәтлек саклау министры тарафыннан яңгыратылган өстенлекле бурычларның берсе.
Профсоюз коллектив һәм җитәкчелек арасында конструктив диалогны җайга салуда төп роль уйный, эш тирәлеген уңайлырак һәм кызыклырак итәргә ярдәм итә. Алар хокукый ярдәм күрсәтә, катлаулы ситуацияләрдә булыша, команда туплануга һәм бердәмлеккә ярдәм итә.
Конференция спикерларының берсе «Здоровье нации в моих руках» сәламәтлек саклау үзәге директоры Наталья Князева булды. Үз чыгышында ул пациентларга юнәлешле якын килү нигезләре турында сөйләде һәм эмоциональ януны профилактикалауның гамәли техникасы белән уртаклашты.
— Безнең семинар табиблар һәм пациентлар арасында үзара хезмәттәшлекнең тотрыклы системасын булдыруга багышланган. Без эмоциональ януны профилактикалауга, идарә компетенцияләренә, нәтиҗәле аралашуга һәм конфликтларны булдырмауга аерым игътибар бирәбез. Баш табибларны хезмәткәрләргә йөз тотарга өйрәтәбез, чөнки шулай гына пациентларга йөз тотарга әзер команда төзергә мөмкин, — дип билгеләде ул.
Республикада уңышлы тәҗрибәләр бар. Уфаның 50нче поликлиникасында даими рәвештә стресска чыдамлык, шәхес үсеше буенча лекцияләр һәм тренинглар үткәрелә, ә штат психологы хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтә. 18нче дәүләт клиник дәваханәсендә медицина хезмәткәрләре өчен психологик бушану бүлмәсе җиһазландырылган.
Быел җәй Башкортстанда яшь табибларның беренче форумы булды, анда да һөнәри яну темасы каралды, октябрьдә Русия Сәламәтлек саклау профсоюзы бу темага Бөтенрусия белем бирү лекторие оештырды.
— Без бу эшнең нәтиҗәләрен күрәбез, әмма туктарга ярамый. Һөнәри яну темасы оешма җитәкчеләренең дә, профоешма рәисләренең дә, медикларның үзләренең дә игътибар үзәгендә калырга тиеш. Тыныч, уңай хезмәттәшлек — табибларга да, пациентларга да файдага гына, — дип йомгаклады Рауль Хәлфин.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы.