-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
2 декабрь , 21:37

Радий Хәбиров сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча семинарда катнашты

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында төбәкләр җитәкчеләре өчен Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова үткәргән «Илдә сәламәтлек саклау: бүген һәм иртәгә» дип аталган семинарда катнашты.

Радий Хәбиров сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча семинарда катнашты
Радий Хәбиров сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча семинарда катнашты

Семинарда беренчел медицина-санитария ярдәмен, ашыгыч медицина ярдәмен, махсуслаштырылган ярдәмне оештыру, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларына каршы көрәш үзенчәлекләре каралды. Очрашуда катнашучылар кадрлар темасына, сәламәтлек саклау системасын финанслау мәсьәләләренә, профилактик чараларга, шулай ук 2025 елдан башлап старт алачак яңа гомумдәүләт проектларына аерым игътибар бирде.

- Президент безнең алга гомер озынлыгын 2030 елга - 78 яшькә кадәр һәм 2036 елга 81 яшькә кадәр гомер арттыру бурычын куйды. Башка илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, без моны тәэмин итә алабыз, – дип ассызыклады Татьяна Голикова. - Кешеләр - безнең илдә иң мөһиме. Һәм без гомер озынлыгын арттыруга гына түгел, гражданнарыбызның сәламәт, актив озын гомерле булуына да ирешергә тиешбез. Нәкъ менә шушы өстенлекне «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Сәламәтлек саклауның яңа технологияләре» яңа гомумдәүләт проектларына бирдек. Авыруны булдырмау, граждан операциягә яки катлаулы катнаш дәвалауга мохтаҗ булганчы аның белән эшләү мөһим.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: