Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты белгечләре тарафыннан эшләнгән яман шешкә каршы вакцина кулланганнан соң, метастазалар юкка чыга һәм тарала, моны препаратның клиникага кадәрге сынаулары күрсәткән. Бу хакта "РИА Новости"га үзәк директоры Александр Гинцбург хәбәр иткән.
"Шеш — меланома — таркала, юкка чыга, шеш үзе генә түгел, хәтта метастазалар да юкка чыга. Мин бездә дүртенче стадиядәге пациентлар булачагын да кире какмыйм", - дип китерә агентлык галимнең сүзләрен.
Яңа вакцина тикшеренүләр вакытында искиткеч нәтиҗә биргән: меланома тулысынча таркалган, ә метастазалар клиникага кадәрге сынауларда юкка чыккан.
Вакцина күптән эшләнә иде, ул төрле тикшеренү һәм сынау этапларын узды. Мондый нәтиҗәне аңардан, әлбәттә, көтмәгәннәр, әмма ул бик көчле чара булыр дип исәпләгәннәр. Ул тире рагы (меланома) булганда гына түгел, башка онкоавырулар вакытында да ярдәм итә. Мәсәлән, эчәклек аденокарциномасы сыналучыларда 75-80 процентка кимегән, галимнәр вакцина шешнең соңгы стадияләрендә дә ярдәм итәр дип ышана.
Даруны мөмкин кадәр тизрәк дәвалауга кертәсе калды. Пациентларны киңкүләм тестлау киләсе ел башында башланачак.
Фото: башинформ