Чарада Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина, республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Сәүбәнова, «Мәрхәмәт» фонды президенты Айгөл Гәрәева, «Сияние чистого разума» җәмгыяте җитәкчесе Светлана Котлярова, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы вәкиле Татьяна Ильясова катнаштылар. Алар балалар сәламәтлеге белән булган проблемалар, авыр йөклелекнең нәрсәгә йогынты ясавын, сабыйга һәм әнигә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеген ничек билгеләргә икәнен һәм башка мәсьәләләр турында сөйләде.
Ольга Панчихина билгеләвенчә, Русиядә бүген 720 мең гаиләдә инвалид бала тәрбияләнә. Безнең республикада сәламәтлегендә үзенчәлек булган балалар саны — 20 меңнән артык. Бездә аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән күп проектлар тормышка ашырыла. Быел “Салют” тернәкләндерү үзәге ачылу бу өлкәдә зур вакыйга булды.
“Мәрхәмәт” фонды җитәкчесе Айгөл Гәрәева үзенчәлекле балаларга иртә ярдәм кирәклеге мөһимлеген ассызыклады. Аларның үзәгендә педагоглар белән бергә педиатрлар, неврологлар да эшли, комплекслы диагностика үткәрелә. Биредә балалар белән генә түгел, үзенчәлекле бала тәрбияләү проблемасы белән очрашкан әниләр белән дә эшлиләр, чөнки аларга да ярдәм итү мөһим.
Әйе, сабыйларының сәламәтлегендә үзенчәлекле тайпылыш ачыкланган әти-әниләр авыр хәлдә кала. Төшенкелеккә бирелеп, күңелләрен төшергәннәр дә, проблема белән көрәшергә көч тапмаганнар була. Ә менә улында аутизм ачыкланган Светлана Котлярова көрәшергә көч табып кына калмаган, үзенеке кебек проблема белән очрашкан башка әниләргә һәм балаларга ярдәм итү өчен оешма булдыруга да ирешкән. Бүген ул “Сияние чистого разума” җәмгыятен җитәкли.
— Безнең үзәк аутизмлы балалар өчен тәгаенләнгән. Аларга тормышка җайлашырга ярдәм итәбез. Мондый белемгә мохтаҗлар күп. Җәй көне генә ачылган идек, бүген инде безнең карамакта 55 бала, — ди ул. — Районнардан мөрәҗәгать итүчеләр күп. Гаиләләрнең өйләренә барып та ярдәм күрсәтәбез. Бездә медицина буенча түгел, күбрәк мәгариф юнәлешендә эш алып барыла.
Татьяна Сәүбәнова республикадагы менталь сәламәтлек үзәгенең илдә иң яхшыларның берсе булуын билгеләде. Ул үзенчәлекле балаларгы ярдәм күрсәтүдә билгеле маршрут кирәклеген ассызыклады. Аны табиб билгеләргә тиеш. Тугач та бала табиблар кулына эләгә. Соңыннан аның тормыш сыйфатын яхшыртуга башка белгечләр кушыла.
Яңа туган баласында нәрсәдер “дөрес түгел” икәнне яшь әнигә ничек аңларга? Сәламәтлек саклау министры урынбасары билгеләвенчә, монда аңа „әни көндәлеге“ ярдәм итәчәк. Бу - баланың үсешен бәяләү буенча үзенә күрә анкета. Андагы сорауларга ай саен җавап биреп, әни аның баласы дөрес үсәме, аңа белгечләр ярдәме кирәкмиме икәнен белә ала. Бу баланың иртә үсешендә мөмкин булган проблемаларны ачыклау өчен кирәк. Бу көндәлекне 1 июньгә — Балаларны яклау көненә булдырырга тиешләр.
Татьяна Ильясова да кече яшьтәге балаларга комплекслы ярдәм кирәклеген, инвалидлыкны кисәтү буенча алып барылган эшнең мөһимлеген билгеләде. Шул ук вакытта ата-аналарга да ярдәм чараларын онытмау мотлак.
Матбугат конференциясендә үзенчәлекле балаларга ярдәм күрсәтү буенча оешмаларның бердәм реестрын булдыру мәсьәләсе дә күтәрелде. Ул алдагы елның гыйнварыннан эшли башларга тиеш.
Реестрда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга медицина, белем бирү һәм башка хезмәтләр күрсәтүче, шулай ук махсус балалар тәрбияләнүче гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтүче коммерцияле һәм коммерциягә карамаган үзәкләрнең контакт мәгълүматлары күрсәтеләчәк.
Автор фотосы.