Истәлек тактасы күренекле табиб һәм галим яшәгән Революцион урам, 39нчы йорт адресы буенча урнаштырылды. Бу вакыйгага багышланган тантаналы чарада Бөтендөнья башкортлары корылтае, Башкорт дәүләт медицина университеты, Уфа һәм башкаланың Совет районы хакимияте вәкилләре, ветераннар, галимнең туганнары һәм дуслары катнашты.
Бөтендөнья башкортлары корылтаеның конференц-залында узган “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар Зәйнулла Әмин улын медицина фәннәре докторы буларак кына түгел, җәмәгать эшлеклесе, талантлы рәссам, сценарист һәм язучы буларак та искә алды.
Булачак галим 1928 елда 2нче Мәскәү медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, ул 1932 елдан Башкорт дәүләт медицина институтының нормаль анатомия кафедрасы ассистенты булып эшли. 1939 елда Мәскәү физиология фәнни-тикшеренү институтының аспирантурасын уңышлы тәмамлый һәм медицина фәннәре кандидаты була.
1941 елның ноябрендә Зәйнулла Әмин улы үз теләге белән фронтка китә, анда 113нче Башкорт гвардия дивизиясенең медицина частен җитәкли.
1958 елда Зәйнулла Әмин улы диссертациясен уңышлы яклый, медицина фәннәре докторы була, 50дән артык фәнни хезмәт яза. 1965 елдан 1973 елга кадәр медицина институтының ректоры булып эшли.
– Бу вакытта аның зур җитәкче таланты ачылды, – дип билгеләде БДМУ профессоры Вил Тимербулатов. – Аның казанышы шунда: югары уку йортында педиатрия, санитария-гигиена факультетлары, әзерлек бүлекләре барлыкка килде. Зәйнулла Әмин улы яшьләрнең остазы да булды.
Зәйнулла Әмин улы язучы-драматург, пейзаж рәссамы һәм портретчы буларак та танылды. Аның “Кәккүк чакыра” пьесасы буенча куелган спектакльне Башкорт академия театры тамашачылары җылы кабул итте.