+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Тормыш – көрәш мәйданымы?

Бу арада, диспансерлаштыру үтү сәбәпле, дәваханә юлында күп йөрелде. Бер яктан караганда, халыкның бердәм булып диспансерлаштыру узуы сөендерде, икенчедән, чирле кешеләрнең чамадан тыш күп булуы көендерде. Кем белән генә сүз башлама, сүз бары бер нәрсәгә — чиргә барып тоташты.

Әйе, чирле кешеләр күп арабызда. Шулай булмаса, соңгы вакытта даруханәләр яңгырдан соң гөмбәләр сыман күпләп үсеп чыгар идемени? Юк, әлбәттә. Мисал эзләп ерак китмим. Элек безнең район үзәгендә нибары бер дәүләт даруханәсе эшләсә, бүген аларның саны дистәдән артып китте. Бу бер нәрсәне генә аңлата: димәк, чир бар. Чир булгач, ихтыяҗ бар. Ихтыяҗ булгач — сату бар. Шаккатмалы хәл бит, көннең нинди генә вакытында, кайсы гына даруханәгә кермә, һәркайсында — халык, һәркайсында — чират, һәркайсында: “Дару — агу инде ул”, — дия-дия халык дару ала. Бу елның теләсә кайсы фасылында шулай. Даруханәләрсез бүген тормышны күз алдына да китереп булмый.

Шушы мәсьәлә белән кызыксынып китеп, Интернетта казынып алдым һәм кызыклы гына саннарга һәм фактларга тап булдым. Баксаң, соңгы елларда даруханәләр безнең район үзәгендә генә түгел, тоташ Русиядә шулай күпләп үрчегән икән лә! Русия Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүмат­ларга караганда, соңгы ике елда илдә даруханә­ләр саны 2,5 тапкырга арткан. Саннар теленә әйләндергәндә, аларның саны 98000гә үк җиткән. Башкортстан да бу исемлектә алдынгылар исәбендә. Даруханәләр саны буенча ул Русиядә икенче урында.

Даруханәләрнең күплеге, алда әйткәнемчә, төрле авыруларга дучар кешеләрнең күплеген күрсәтеп тора. Белгечләрнең әйтүенә караганда, бүген балаларның нибары 1 проценты гына сау-сәламәт булып туа. Русиядә ел саен 500 мең кеше яман шеш белән авырый. Шуларның яртысында яман шеш соңгы стадиясендә ачыклана. Шул 500 мең кешенең 100 меңе шеш табылганның беренче елында ук якты дөньядан китә. Хәлләр арытаба да болайрак барса, ун-унбиш елдан илдәге һәр икенче кешедә яман шеш авыруы табылуы ихтимал, дип фаразлый белгечләр. Икенче төрле әйткәндә, дәүләтнең тамыры корыячак дигән сүз бит бу! Шомландыра да, уйландыра да...

Бер кеше дә нинди авыруга дучар буласын алдан фаразлый алмый. Бәла һәрчак көтмәгәндә ишек кага. Начар экология, икътисади көрчек, эшсезлек, ашаган ризыкларыбызның нитратлар һәм консервантларга бай булуы яман шеш китереп чыгаруда хәлиткеч роль уйный. Нәтиҗәдә, генетик коды буенча 160 ел яшәргә тиешле адәм баласы шуның яртысын да яшәп бетерә алмыйча, якты дөнья белән хушлаша.

Бүген Җир йөзендәге иң куркыныч авыруларның берсе булып яман шеш санала. Аннан ничек сакланырга, бу авыруга ничек дучар булмаска соң? Җавап бер генә: табигатькә якынаерга, юк-барга борчылып бармаска, кайгыны да, шатлыкны да күңелгә якын алмаска. Кешене, иң беренче чиратта, кайгы бетерә, кайгы чирләтә, кайгы теге дөньяга алып та китә. Бер генә мисал. Узган җәйдә, юл һәлакәтенә очрап, бер туганы­бызның улы үлде. Ярты ел дигәндә, әнисе дә яман шештән аның артыннан теге дөньяга китеп барды. Табиблар яман шешне стресс, ягъни улының үлеме китереп чыгарган, диделәр.

Без җиңел заманда яшәмибез. Көн туса, башка сыймаслык, йөрәк күтәрә алмаслык хәл-вакыйгалар ишетеп тетрәнәбез. Тормышыбыз тоташ тетрәнүләрдән торган кебек. Күпмегә барыр бу хәлләр, кайчан яхшырыр дөнья­лар, күңелләрдә шәфкать­лелек һәм миһербанлылык орлыклары кайчан шытып чыгар, анысын белгән юк.

Чын дөресен әйткәндә, соңгы вакытта яшәргә куркыта, караңгы төсләргә буялган киләчәк күңелне өркетә башлады. Күңелдә шомлы уйлар өермәсе бөтерелүенә карамастан, адәм баласы ничек тә яшәргә, юк акчасын бар итеп тормышын алып барырга тырыша. Бернигә дә карамыйча... Чөнки аның башка юлы юк. Аллаһы Тәгалә аны туганда ук көрәшче итеп яраткан. Шуңа да аның бар тормыш юлы көрәшеп үтә: үз-үзе, тормыш куйган каршылыклар белән. Тормыш бүген көрәш мәйданын хәтерләтә. Шул көрәштә җиңгәннәр башларын горур күтәреп алга бара, җиңелгәннәр түбәнгә тәгәри. Дөнья шулай яратылган, дөнья шулай бара. Тормышның язылмаган бу канунын беркем дә, берни дә үзгәртә алмый.

Өр-яңа дәвалау ысулы

Республика клиник психотерапия үзәгендә терапиягә резистент депрессияләрне дәвалау өчен мине транскраниаль стимуллаштыру ысулын кулланалар. Идел буе федераль округында мондый заманча ысулны куллана башлаган бердәнбер үзәк бу.

Яңалык нерв системасындагы авыруларны баш мие тышчасына кыска магнит импульслары ярдәмендә инвазив булмаган стимуляция белән дәваларга ярдәм итә. Дәвалау өчен ми күзәнәкләренә билгеле ритмда магнит импульслары белән йогынты ясала, бу нейроннан нейронга электрик импульслар бирүне яхшырта. Нәтиҗәдә депрессия вакытында ми процесс­ларының активлашуы барлыкка килә һәм, киресенчә, паника вакытында акрыная.
Яңа ысулның йогынтысы нерв күзәнәкләренә антидепрессант төсле тәэсир итә – организмда эндорфин һәм серотонин арта.

Бу ысул ярдәмендә арка үзәгендәге авыртуларны, радикулит, остеохондроз, неврит, невралгия, төрле баш авыртуларын, операциядән соң авыртынуларны, эчке органнарның сызлауларын, реактив борчылуны, хроник арыганлыкны һәм башка авыруларны уңышлы дәвалап була.

Чит ил клиникаларында исбат ителүенчә, әлеге ысул төрле стрессларны бетерү өчен иң яхшысы.

Җиңел йоклап китү һәм сыйфатлы йоклау, борчылу, курку тойгылары бетү, хәтер яхшыру, кәеф күтәрелү – мине транскраниаль стимуллаштыру нәтиҗәсе.

Яңа дәвалау ысулының балалар өчен дә зыянсыз булуын билгеләргә кирәк. Дәваланудан соң гиперактив һәм үсеше тоткарланган, игътибар дефициты синдромы булган, церебраль паралич белән авырган балаларның укуы яхшыра.

Ләйсән Якупова.
Читайте нас: