+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Һәр икенче никах таркала...

“Бәреп үтерәсе килде, тик аерылышу турында уйламадым”, дип шаяртучылар да бар.Соңгы елларда Русия таркалучы гаиләләр саны буенча дөнья күләмендә беренче урынга чыкты. Аерылышу хәзер җәмгыятебездә күнегел­гән күренешкә әверелде. Статистика мәгълүмат­лары күрсә­түенчә, илебездә теркәлгән никах­ларның нәкъ яртысы таркала икән. Бу өлкәдә хәлнең кискенлә­шүенең нигезендә нинди сәбәпләр яшеренгән соң? Социологларның әлеге сорауга җавабы бертөрле генә түгел, шулай да тикшеренү­ләр кайбер нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Илебездә гаиләләр тарка­лу­ның төп сәбәбе – ярлылык, ди социологлар. Моның белән килешми булмый. Очны-очка ялгап яшәү, гаилә казнасындагы булыр-булмас акчаны кайсы эшкә юнәлтү хакында уртак фикергә килә алмыйча еш бәхәсләшүче парлар­ның тора-бара аерылышуга барып җитүе һич тә гаҗәп түгел. Русия Федера­циясендә иң күп аерылышучылар Магадан, Ленинград өлкәләрендә теркәлгән. Анда һәр 1000 парның 752се никахын таркаткан. Ә менә Идел буе федераль округында республикабыз аерылышулар буенча беренче урында! Узган елда Башкортстанда 11662 гаилә учагы сүнгән, бу — язмышларын бергә бәйләү­челәрнең яртысы никахын таркаткан дигән сүз. Күңелсез статистикада икенче урында ут күршебез Татарстан: анда 10108 пар аерылышкан. Чагыштыру өчен шуны әйтик: 65 еллап элек Башкортстанда елына иң күбе 600 аерылышу очрагы теркәлгән. Ә менә тарихка күз салсак, 1917 елгы инкыйлабка кадәр Русиядә никах таркату бөтенләй диярлек ят күренеш булган.

Тикшеренүчеләр фике­рен­чә, эчкечелек, наркомания кебек заман афәтләре җәмгыя­тебез нигез­ләрен соңгы елларда сизелерлек какшатты. Бихисап гаилә­ләрнең таркалуында нәкъ менә шушы зәхмәтләр гаепле: аерылышырга гариза бирүчеләрнең күпчелеге икенче яртысының хәмер яисә әфьюн коллыгына тө­шүен, шул сәбәпле аның белән башкача тормыш итеп булмавын билгеләгән.

Аерылышучыларның күбесе – бергә биш ел да гомер кичереп өлгермәгән яшьләр. Аларның гаилә тормышы барып чыкмавы­ның төп сәбәбе – үз тораклары булмау. Хәзер “Бәхет нәрсә­дә үлчәнә?” дип сорасаң, күп яшьләр “Квадрат метрларда” дип җавап­лар иде. Төптәнрәк уйлап караганда, әлеге фикер белән килешми булмый. Баш өстеңдә ышыкланыр түбәң булмаса, барлык диярлек хезмәт хакыңны арендага алынган фатир өчен түләсәң, матур итеп яшәр өчен көчең дә, матди мөмкин­лекләрең дә, теләгең дә калмавы һич гаҗәп түгел.

Әти-әниләре белән бергә яшәү­че яшьләрнең хәленә дә кызык­массың. Аерылышучы парлар­ның 14 проценты гаи­ләләренең җи­мере­лүендә нәкъ менә әти-әнисен, туганнарын гаепли. Мондый мисаллар күз алдында, әллә каян эзлисе юк. Яшь гаилә тормышына кысылу, ир белән хатынны бер-берсенә каршы кую – башка сыймаслык хәл, әлбәттә, тик мондый ямьсез күренеш җәмгыяте­бездә киң таралган. Каенана — киленен, әбисе киявен хурласа, яшь парның аерылышуга барып җитүе бик мөм­кин.

...Уңган, чибәр, бөтен яклап та килгән ахирәтем кияүгә иртә чыкты. Яшь гаилә, әлбәттә, егетнең әти-әнисе белән бер фатирда яши башлады. Бу биш елны ул әле булса гомеренең иң авыр чоры дип искә ала. Килене йорттагы барлык эшне башкарса да, каенанасы аңа бәйләнергә сәбәп табып торды. Улы хатынын яклап сүз әйтсә, ачы тавыш куптарды. Ахирәтем сабыр, акыллы булган өчен генә гаиләсен саклап калды. “Чит кешеләр өстендә торган шикелле, каенанам бездән алар белән бер фатирда яшәгән өчен акча ала иде хәтта”, — дип әрнеп сөйләгән иде ул. Кредит-ссудаларга батып, үз торакларын булдырды алар. Бүген менә дигән итеп яшиләр.

— Савыт-саба шалтырамый тормый, ди халык мәкале. Тик өйләнешкән көннән башлап үз фатирыбызда гомер кичерсәк, ирем белән бик күп бәхәсләр булмый калыр иде. Дөресен әйткәндә, аерым яши башлагач, җаныбыз тынычланды, арабызга керүче калмады, гаилә тормышыбыз күркәм­ләнде, — ди ахирәтем.

Соңгы вакытта илебездә никахка керүчеләр азаю күзәтелә. Моның сәбәбе – граж­данлык никахында яшәүчеләрнең артуы белән бәйле, ди әлеге мәсьәләне өйрәнүчеләр. Би­редә шуны ассызыклыйк: “гражданлык никахы” дигән төшенчә җәм­гыятебездә хәзер дөрес кулланылмый. Аны заман яшь­ләре ЗАГС органнарында рәсми теркәлми генә бергә яшәү дип аңлата. Тик гражданлык никахы – ул, киресен­чә, ЗАГСта язылышу. Мөнә­сәбәт­ләрен рәс­ми­ләш­терми генә яшәүче егет белән кыз арытаба шулай җиңел генә аерылыша да. Болай яшәп карарга ният иткән кызларның ничәсе генә килә­чәктә туй күлмәге кию бәхе­тенә ирешә­дер, билгесез. Рәсми рә­вештә язылышмаган парның аерылышуын теркәүче инстанция дә юк. Бер-берең каршында җавап­лылык тоймау да үзенекен итәдер: бер авыл­да­шыбызның улы ике тапкыр, мулладан никах укытып, яшәп карады, икесе дә аерылышу белән тәмамланды. “ЗАГСка бармыйча, гөрләтеп туй үткәрми генә бергә яши башлаганлыктан, яшь­ләрнең тормышы дөрес юлдан китмәде”, — дип уфтанышты тормыш тәҗрибәсе булган туганнары.

Янә статистика мәгълү­мат­ларына күз салыйк: ярты елдан да азрак аралашып өйлә­нешкән парларның 40 проценты аерылыша икән. Шуңа күрә тормыш юлдашы сайлауга үтә җаваплы карау, ашыкмау кирәк. Бергә 5-9 ел гомер кичерүче­ләрнең 28 проценты никахын таркатса, 20 елдан артык бергә яшәү­челәрнең 13 проценты аерылыша. Тагын бер гыйб­рәтле факт: Санкт-Петербург психоаналитика үзәге бел­гечләре әйтүенчә, соңгы вакытта социаль челтәрләр аркасында 15 процент пар аерылышкан. “Вконтакте”, “Одноклассники” һ.б. сайтларда бөтен дөньяң­ны онытып утырсаң, ирең яисә хатыныңның ачуы чыгу бик ихтимал, әлбәттә. Ә көн дә шул ук хәл кабатланса?!

Социаль челтәрләрдә танышып кавышучылар да бар, тик андыйлар 5 процент кына.

Мәкалә башында аеры­лы­­шуларның төп сәбәплә­ренең берсе – халыкның ярлылыгы дигән идек. Тик тикшерүләр күрсәтүен­чә, шул ук ярлылык аркасында бихисап никахлар таркалмый да кала икән. Мисал өчен, парларның 30 процентка якыны торак яисә бергә сатып алган милекне бүле­шә алмаган өчен генә бергә яши бирә. “Бүгеннән аерылыр идем, балалар кызганыч”, диючеләр 35 процент.

50, 60 ел бергә гомер ки­чергән парлар белән әңгә­мәләшкәнем бар. “Гаилә тормышың матур булсын, дисәң, икенче яртыңны ише­тә бе­лергә, вак-төяккә бәй­ләнеп җанына тимәскә, һәрдаим үзеңне камилләштерү өстен­дә эшләргә дә онытмаска кирәк”, — дип киңәш бирә алар.

“Матур гаилә – ил күрке”, ди халык, тора-бара бу әйтем кулланыштан төшеп калмасын, җәм­гыятебез нигезләре какшамасын, дисәк, илебездә гаилә институтын ныгыту мәсьәлә­сенә игътибарны бермә-бер көчәйтү зарур.
Читайте нас: