+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бала кадере

Дәүләтнең хәзерге чор социаль сәясәтендә ул гаять әһәмиятле урын тота. Соңгы ун ел эчендә ил тормышында киң тамыр җәеп, яшь гаиләләрдә телдән төшмәгән “Ана капиталы” турында сүз чыкса, хәтергә Бүздәк районының элекке хакимият башлыгы, гомере шактый иртә өзелгән Ренат Шәрипов төшә (авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең). Үткән гасырның 90нчы елларында ук бу төбәктә нәкъ менә ул чактагы район җитәкчесе Ренат Әмир улы башлангычы белән балалар туымын арттыру максатында яшь гаиләләргә карата матди дәртләндерү чаралары кулланыла башлаган иде. Тәүге мәлләрдә район программасы рәвешендә тормышка ашырылган бу чараның асылы шул булды: һәр предприятие, оешмада аларда эшләүче һәм беренче баласы дөньяга килгән гаиләләргә 10 мең сум күләмендә акча бүлү тәртибе кертелде. Әйтергә кирәк, ул чор өчен бу яшь гаиләләргә, димәк, матди мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүдә үзенчә зур яңалык саналды, шуңа да аның республиканың башка кайбер төбәкләрендә дә кулланыла башлавы гаҗәп түгел.

Әлеге вакыйганы искә төшереп, нәкъ менә Бүздәк җир­­легендә туган баш­лангыч­ның соңрак ил күләмендә кабул ителгән “Ана капиталы” программасы рәвешен алуына юкка гына ишарә ясамыйбыз, әлбәт­тә. Моңардан чыгып шуны гына әйтәсе килә: муниципаль район дәрәҗәсендә демография мәсьә­ләләрен хәл итүгә егерме ел элек үк зур игътибар бирүче һәм бу юнә­лештә анык чаралар кулланучы хакимият башлыклары да булган икән. Социаль яктан гаять әһәмиятле бу те­ма­ның хәзерге чорда да көн үзәгендә торуын шушы көннәр­дә Республика йортында үткән ки­ңәш­мәдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов бар җитдилеге белән ассызыклады. Эш шунда: төбәк җитәкче­ләренең эшчән­леген бәһалау­да демография күрсәт­кечләре иң мөһиме булып тора. Статистика мәгълү­матларын­нан күренүенчә, бу юнәлештә хәл­ләр, чын мәгънә­сендә, шәп­тән түгел. Республика буенча, мәсәлән, 2015 елда туым 59028 бала тәшкил итсә, 2016 елда ул 55708 балага калган, ягъни демография күрсәткече 5,5 процентка киме­гән. Иң аянычлысы шул: Русия буенча балалар саны кимү 2,6 процент дәрәҗәсендә булуын исәпкә алсак, Башкортстан, демография күрсәткеченнән чыгып фикер йөрткәндә, төбәк­ләр арасында иң түбән урын­нарның берсен били булып чыга. Моның сәбәп­ләре булып районнарда хакимият башлыклары тарафыннан демография мәсьәләләренә җитди игътибар бирелмәве, бу юнәлештәге чараларның үза­гышына куелуы, яшь гаилә­ләрнең яшәргә чит төбәкләргә күченеп китүе тора. Шуңа да республика җи­тәкчесенең әлеге хәлдән һич тә канәгать булмавы аңла­шыла, әлбәттә.
Ун ел элек “Ана капиталы” гамәлгә кергән мәлләрдә аның илдәге демографик хәлгә зур йогынты ясарына шикләнеп караучылар күбрәк булганын да хәтергә төшерик. Әлеге караш­ның төп нигезе булып хөкүмәт башлангычларына электән килгән ышанмаучылык торды, әлбәттә. Дәүләтнең яшьләрне акча белән генә кызыктырып, тоташ ил күләмендә гаиләләрдә балалар санын арттыруга ирешүе тормышка ашмастай хыял булып каралды. Чынында исә башкача килеп чыкты. 2007 елда “Ана капиталы” куллану закон көченә кергәч, тоташ Русия, шулай ук Башкортстанда демографик хәлнең акрынлап уңай якка үзгәрүе күзәтелә. Бер сүз белән әйткәндә, “Ана капиталы” үз максатына якынайды кебек. 2014 елда, мәсәлән, республикада еллык балалар туымы 60 мең күрсәткечен үтеп китте. Ләкин 2016 ел күрсәт­кеч­ләре, демография мәсьә­ләсен, зур чыгымнарга барган очракта да, тиз арада хәл итүнең мөмкин түгеллеген ис­кәртте. Әйткәндәй, мондый хәл тоташ Русия күләмендә дә күзәтелә.
Халыкта “күңел сиземләве” дигән төшенчә бар. Мотлак рә­вештә һәм өстенлекле үтәлер­гә тиешле закон кысасына кер­телсә дә, “Ана капиталы”на ышанычны белгечләр, ни гаҗәп, хәтта аны куллана башлауга 10 ел үткәч тә, тотрыклы түгел, дип исәпли. Хәер, моңа сәбәп ил хөкүмәтенең үзеннән чыга, безнеңчә. Халык күңеле сизгер, Русиядәге соңгы чордагы икътисади-финанс өзек­леген дә тоемлый ул. Шуңа бәйле, бала туымы өчен түләү­ләрнең туктатылу ихтималлыгыннан да курка. Моның өчен нигез дә бар, чөн­ки балалы гаиләләрне матди яктан дәрт­ләндерү программасы 2016 елга кадәр генә исәпләнгән иде. Әлеге шиклә­нүләргә урын калдырмау максатында Русия җитәк­челеге “Ана капиталы” програм­ма­сының 2018 елга кадәр дә­вам иттереләчәген ныклы итеп белдерде. Шул ук вакытта, программада каралган акча күләменә ел саен мотлак рәвештә индексация ясалачагын да ассызыклады.

Бу җәһәттән шуны да әйтеп үтәсе килә: соңгы чорда Интернет челтәрендә гаиләдә туган икенче, аннары өченче балага түләүләрнең бирелү-би­релмәве турында бернинди нигезсез имеш-мимеш хәбәр­ләр киң таратыла башлады. “Ана капиталы”н билгеләгәндә киткән төгәлсезлекләргә, акча­ның максатлы кулланылмавына, мо­шен­никларның башбаштаклыгына бихисап мисаллар да китерелгән аларда. Бер сүз белән әйткәндә, мондый очраклар “Ана капиталы”на карата халыкта ышанычны арттырмый, әлбәттә. Җыеп алганда, болар барысы да демогра­фия күрсәткечләренә тискәре яктан йогынты ясый, чөнки яшь гаилә­ләрнең дәүләт ярдәменә өмете өзелә.

Ә бит халык фикерен тик­шерү мәгълүматларыннан күре­нүенчә, Русиядәге яшь гаилә­ләрнең 32 проценты ике һәм өч бала табып үстерүгә һич тә каршы түгел. Шушы максатта алар, әлбәттә, анык шартлар да куялар: гаиләгә дәүләт­нең матди-финанс ярдә­ме тоемлы булырга тиеш. Монда инде алар төп таяныч буларак, “Ана капиталы”н гына күздә тотмый. Яшьләр өчен иң мө­һиме: тоташ илдә тормыш дәрәҗәсенең яхшыруы сизелерлек булсын.

Ничек кенә сәер тоелмасын, бу җәһәттән социологлар демография торышын яхшыртуга тормыш-көнкүреш дәрәҗә­сенең әлләни зур йогынты ясамавын да билгели, әлбәттә. Моңа анык мисал – элек без белгән Балтыйк буе республикалары, хәзерге Көнбатыш Европа илләре. Яшәү дәрәҗә­се, көнкүреш уңайлыклары безнеке белән чагыштырганда гаять югары булса да, анда балалар саны буенча, әйтик, Башкортстандагы үлчәм белән алганда, ишле гаиләләр бармак белән генә санарлык. Моны социология белгечләре балаларга ихтыяҗ юклык, ягъни биредә тор­мышның һәркем­нең үз шәхесен кайгыртуга гына корылганлыгы белән аңлата. “Бала кайгысы юк әле монда!” әйтеме безгә түгел, ә гаилә кыйммәтләре җуелып барган европалыларга ныграк туры килә, безнеңчә.

Балалар аз туу белән бер­гә, бездәге демографиягә үлем-китем очракларының чиктән тыш күп булуы да хә­литкеч йогынты ясый. Статистикада билгеләнгәнчә, халык­ның табигый үлем күрсәткече зур булып кала. Ярый, монысыннан котылып булмый, язмышлар — Аллаһ кулында, ә менә фаҗи­гале үлем күрсәт­кеч­ләре елдан-ел коточкыч рәвештә үсә бара. Агымдагы елның гыйнва­рының бер кө­нендә генә республикада юл хәрәкәте фаҗи­галәрендә дис­тәгә якын кешенең гомере өзе­лүе тер­кәл­де. Сүз дә юк, ата-ана, гаи­ләсе өчен якын кеше­ләренең үлеме – зур югалту, олы кайгы. Дәүләт мәнфә­гате күзлегеннән караганда тагын да зуррак югалту һәм корбан бу, чөнки фаҗигагә тарыган­нарның күпчелеген бала-чага, ягъни үрчем калдыру сә­лә­тен­дәге ир-хатыннар тәш­кил итә. Менә шулай итеп демография тамырына һич уйламаганда балта чабыла да инде.

Демография мәсьәләләрен тикшергәндә, аңа комачаулык итүче сәбәпләр арасында бел­геч­­ләр матди яктан җитеш гаиләләрдә балаларның аз булуын билгели. Статистика буенча шулаен-шулай, әмма “байлар кайчак еламаска” да мөм­кин, алар арасында да, шул ук Европада, мәсәлән, ишле балалылар бихисап. Гомумән, демография өлкәсен­дә көтелмә­гән очраклар бихисап. Әйтик, элек күп балалы гаиләләрнең зур өлеше, ни­гездә, авыл җирендә яши, дип уйланылса, хәзерге авылларда 2-3 балалы гаиләләр дә азаеп бара.

Демография хәле начар, дип чаң сугудан тормыш тукталмый, әлбәттә. Белгечләр, кешенең нәсел саклау сәләте­нең кайчан да булса барыбер кискен рәвештә калкып чыгачагын да билгели. Балага узуны кемнәрдер сизми дә кала бит. Кем әйтмешли, бу өлкәдә барысы да Аллаһ ризалыгы белән эшләнә. Ә менә кешенең табигый халәтен, ягъни нәсел калдыруга дәртен арттыруга ирешү ул яшәгән дәүләт тарафыннан алып барылган икътисади сәясәткә дә нык бәйле. Демография мәсьә­ләләрен матди һәм финанслар ниге­зендә көйләп һәм үстереп булуын “Ана капиталы” программасы мисалында күрдек инде без. Әйткәндәй, бу юнә­лештә республикада да мөм­кинлекләр җитәрлек, һәрхәлдә, демография тотрыксызлыгын йөгәнләп була. Башкортстан Башлы­гының гаиләдә туган беренче балага матди ярдәм рәвешендә 300 мең сум түлә­нәчәге турындагы карары бу юнәлештә саллы адым булыр, дип көтелә. Ил күләмендәге җитди мәсьә­ләне хәл итү максатында, республика һәм районнар дәрәҗә­сендә эшче төркемнәр төзелеп, аларга 1 мартка кадәр демография хә­лен төзәтү буенча чаралар планын әзерләргә кушылды.

Әйе, кем әйтмешли, язга кергәндә демография юнәле­шендә дә боз кузгалды. Бу җәһәттән төбәкләр, кызыксынучы ведомстволардан өстәмә тәкъдимнәр дә булыр әле. Шуларның берсен белдерәсе килә. Республика җитәкчесе демография торышына багышланган киңәшмәдә әлеге мәсьә­ләдә түбән күрсәт­кеч­ләргә юл куелган районнарны билге­ләп үтте. Монда инде андагы җитәкчеләрнең шәхси җавап­лылыгы да ассызыкланды. Әйе, демография хәлен яхшыртуда эшчәнлекнең торышы күп очракта районнар хакимиятләре башлыкларына да нык бәйле. Монда инде шунысы күзгә ташлана: демография мәсьәлә­ләрен җайга салуда әйдәүче көч буларак күзалланган районнар хаки­миятләре башлыклары арасында, күпчелекне, ни аяныч, пенсия яшеннән үткән җитәкче­ләр тәшкил итә. Фәнни тел-дә­гечә әйтсәк, алар­ның нәсел­не дәвам итүдә репродуктив мөмкинлекләре шактый чикле икәнлеге аңла­шыла. Шуңа да кадрлар сәясәтенә үзгәрешләр кертеп, районнарда өлкән буын җитәкчеләрен яшь­ләр исәбенә алыштыру максатка ярашлы булыр иде, без­неңчә. Максатка ирешүдә исә шәхси үрнәкнең әһәмияте тарихта күптән исбатланган. Ди­мәк, республи­каның демография хәлен яхшыртуда җиң сызганып эшлисе дә эшлисе.
Читайте нас: