+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шәмнәрдән шәм кабызыйк!

Изгелек дефициты, яки мүкләнгән җаннар турында....Вокзалда автобус көтәбез. Шулчак күзем яралы бер күгәрченгә төште. Бахырның канаты каерылгандырмы, кузгала алмый, кешеләр үткән саен куркынып бәргәләнә. Кузгалырга өлгергәнче аны дүрт-биш яшьлек бер кызчык шәйләп алды, кошны кызганып карап торды да бу турыда әнисенә хәбәр итте: “Әни, әйдә үзебез белән алып китик, дәваларбыз!” — дип ялынды. Әни кешегә бу бер дә ошамады, таптың борчылыр нәрсә дигәндәй, танавын җыерды. Бала янә кошчык янына барып чүгәләгәч, аны чакырып алып, әрләргә үк тотынды: “Тирә-як тулы төрле чир, хәзер берәр инфекция эләктерерсең, йөрмә!” — дип, баланы тиргәп ташлады. Хатынкай, кызы урамга чыгып киткән арада тиз генә торып, теге күгәрченне аягы белән ишек артына этеп, “яшереп”, шунда торган кирпеч белән ишекне терәп үк куйды.

— Күгәрченеңне врач апа алып китте инде, йөрмә анда, — дип каршылады ул урамнан йөгереп кергән кызын. Озакламый аларның автобусын игълан иттеләр, әни кеше кызчыкны җилтерәтеп алып чыгып китте.

Алар кузгалып китү белән, сүз куешкандай, күгәрчен янына килеп бастык. Өлкән яшьтәге бер апа сатучыдан тартма алып килде, кемдер көнбагыш, ипи балчыгы сипте.

— Мин көн дә шушында булам, карап торырмын, кыймылдамаса, канаты тиз төзәлер аның, борчылмагыз, — диде идән юучы хатын.

— Рәхмәт барыгызга да! — дип, мин үз автобусыма йөгердем.

— Бәй, нәрсәсенә рәхмәт инде? — дип торып калды алар.

“Кечкенә кыз алдында торып ишекне ачмаганыгыз, әнисенең ялганын һәм мәр­хәмәтсезлеген фаш итмә­гәнегез өчен рәхмәт!” — Бу сүзләрне мин инде автобуста барганда эчтән генә кабатладым.

...Эңгер-меңгер төшеп килә. Эштән өйгә кайтып барыш. Миннән алда ашыга-ашыга бер ир атлый. Телефоннан җавап бирергә бүленгән идем, шулчак ирнең бик яман итеп сүгенүен ишеттем. Карасам, юлда балчык арасыннан тырпаеп торган тимергә абынып егылган икән. Ул, торып, өстен каккалады да арытаба китеп барды. Үзен абындырган, башкаларга да хәвеф янап торган тимерчыбыкны алып ташларга аның башына да килмәде...

...Автобуска өлкән яшь­тәге бер абзый утырды. Кондуктор, аның янына барып, акча көтә башлады. Карт, кесәсендә чыңлаган тиен­нәрне чыгарып, бик озак санады, ахыр чиктә:

— Ни, балам, монда ике сум җитми бит әле, кә­шилүкне бүлнистә карчыгым янында калдырганмын. Шуны алырга китеп барам, — диде.

Кондукторга бу сүзләр берничек тә тәэсир итмәде, ул: “Я акчаңны давай, я төшеп кал. Бетмәс монда сезнең кебек акчасыз бәндәләр!” — дип җикерде. Мондый усаллыктан бабай бөтенләй коелып төште, кызарынып, башын түбән иде. “Юньсез диген, баш бөтенләй эшләми башлаган шул. Әбием генә көтәдер инде. Эй, хәтерсез!” — дип үз-үзен тиргәде. Ә кондуктор хатын водительгә кычкырды:

— Дима, туктат әле, монда берәү билетсыз!

Куллар ашыга-ашыга ике сум артыннан кесәгә үрелде, шулвакыт алдарак өлгергән бер егет кондукторга акчасын сузды:

— Менә, алыгыз, туктамагыз! — диде. Салон җиңел сулап куйды. Иманым камил, кондукторның сүзләреннән соң акча эзләргә тотынучылар бер мин генә түгел идем. Мин моны күпләрнең күзләреннән аңладым.

...Кышкы кич, бала белән бакчадан кайтып киләбез. Юл читендә бер төркем яшьләр, аларның акырган-җикергән тавышы ерактан ук иштелеп тора. Алар, җыйнаулашып, бер үсмерне кыйный. Теге бахырның ак курткасы пычранып беткән, берүзе әллә ничә кешегә каршы куркадыр инде, берсенә дә каршы сукмый, бары үзен дөмбәслиләр. Дөп тә дөп сукканнары һәм җан әрнеткеч ыңгырашу тавышы әллә кая тиклем ишетелә. Ничә кеше бу коточкыч хәлне күзәтә, әмма ник берәрсе аларны араларга тырышсын, һич югында полиция чакыртсын икән! Бер апа гына “Уф аллам!” да “Ай, Аллам!” дип, яннарында бөтерелә. Тик аны ишетүче юк.

Менә төркем машиналар юлына ук чыгып сугыша башлады. Ак курткалы малай, бу кадәрне күтәрә алмыйча, юлның уртасына егылды, аны шундук типкәли башладылар. Ярсыган яшьләрне араларга омтылуыма, “Барма, әни, алар сине үтерәләр!” — дип, бала итәгемә чат ябыша. Машиналар, канәгать­сезлек белдереп, кычкырта-кычкырта узып китә. Шулчак юлның нәкъ уртасында бер машина туктады. Аннан озын буйлы, ябык кына бер ир чыгып, шашкан өергә табан килә башлады. “Нәрсә эшлисез, ну-ка таегыз моннан!” — дип кычкырды ул. Өер тәүдә аптырап, туктап калды. Иркәй, шуңардан файдаланып, канга баткан үсмер­не машинага таба сөйрәде. Әмма ярсыган хулиганнар, тиз арада һушларына килеп, ирнең үзенә ташланды. Алты-җиде кешегә каршы сугышырга туры килде аңа. Ә халык, манзара кылгандай, карап торды. Ак курткалы малай ничек кирәк шулай итеп машинага кереп утыргач кына аны яклаучы ир, тегеләрдән ычкынып, машинасына таба йөгерде...

Битарафлык турында сүз чыкса, шушы очраклар искә төшә. Кызганычка каршы, мондый мисаллар бик күп. Җан тетрәткеч булгач, берсе бер дә онытылмый. Моннан бер­ничә ел элек Кама буенда кешеләрне яшен суккач, “Ашыгыч ярдәм” чакырта алмаганнар. Каза күрүчеләр бер машинаны туктаткан, тегесе тәүдә авыруларны дәваханәгә алып барырга ризалашкан, әмма яраланып канга батканлыкларын күргәч, машинам пычрана, дип китеп барган...

Әйе, бу кешеләрнең барысын да аңларга була. Машина, чыннан да, кыйммәт бит. Кан табын аннан бетерү бик авыр, мәсәлән. Әмма мондый адымнарны акласак, без үзебез дә битараф булып чыгабыз түгелме? Ә битарафлык — ул намусны югалтуга бик якын төшенчә. Психологлар билгеләвенчә, 20-30 тапкыр кабатланган кылык гадәткә әйләнүчән. Гомумән, битарафлык — һәр кешегә якын булган иң фаҗигале сыйфатларның берседер, мөгаен. Кайсыбыз, мин андый түгел, бу сүзләрнең миңа кагылышы юк, дип әйтә ала? Без инде битарафлыкка күнегеп беткәнбез. Урамда, янәшәбездә берәрсен рән­җетсәләр дә, кысылмауны хуп күрәбез, эштән кайтабыз да, телевизордан атыш, үтереш, су басу, янгыннар, йортлар җимерелүе турында карыйбыз. Психологлар хаклы: көн саен ишеткәнгәдерме, бу хәбәрләрне без тыныч кына тыңлап, күзәтеп утырабыз. Әллә, Чеховча, барыбызны да паралич сукканмы? Үз заманында ук бөек язучы “Битарафлык — җанны паралич сугу, ул вакытыннан алда үлү” дип язып калдырган. Күз күргән нәрсәләр йөрәккә барып җитми икән, димәк, без — авыру, безнең җаннар үлгән.

Ә нигә шундыйга әй­ләндек? Нишләп без битарафлык чоңгылына чумдык? Бу сорауга җавап бирү дә авыр. Бүгенге көннең кыйм­мәтләре башка, үлчәм башка. Кешеләр арасында якынлык, уртаклык, ихласлык юк. Уртак дөнья, уртак тормыш юк. Һәркемнең үз дөньясы. Интернетта, виртуаль дөньяда яшибез. Хәтта гаиләдә дә шулай: ир дә, хатын да, балалар да компьютер экранына текәлгән, телефон, айпад бөтен аралашуны алмаштыра. Бер уйласаң, кызык та, куркыныч та, сәер дә: бөтен дөнья белән ара­лашасың, ә янәшәңдәге якын кешеңә баш күтәреп эндәшергә вакыт юк... Ат хакына алган айпадның экраны сызылмасын дип кот очып тора, ә менә авыр сүз әйтеп, кешенең күңелен яралау турында уйлап та карамыйбыз, монысы җиңел эшләнелә... “Битарафлык — җан чире”, “Битарафлык — зур җавапсызлык”, “Битарафлык — җинаять” дип борынгылар юкка гына әйтмәгән бит. Тора-бара бу күренеш ке­шенең эчке халәтенә әверелә.

Шунысы да бар: битарафлык начар чир кебек тиз таралучан, йогышлы. Битарафлык бик вактан башлана. Бүген шулай үзең абынып егыл­ган тимерчыбыкны алып ташламыйча, узып китәсең, иртәгә юллык акчасы булмаган картка битараф каласың... Шулай итеп, битарафлык арта, үсә бара. Гомере кыл өстендә торган кешнене машинам пычрана дип ташлап китәргә никадәр ваемсыз булырга кирәк?! Моның өчен җан бөтенләй тоймый башларга, намус йокларга тиеш ләбаса!

...Хәтерегездәме Сиэтлдагы инвалидларның чыгышы? Стартта торган тугыз инвалид сигнал тавышыннан соң йөгерә башлады. Дистан­циянең яртысын узуга малай­ларның берсе абынып егылды һәм әрнеп елап җибәрде. Калган йөгереш­челәрнең сигезе дә, бу елауны ишетеп, егылган малайны күрделәр дә... барысы да кире борылдылар. Барысы да! Даун синдромлы кыз, малай янына барып чүгәли һәм, кочаклап: “Шулай яхшыракмы?” — дип сорый. Аннары барысы да кулга-кул тотынышып, финишка таба атладылар...

Бу күренеш физик га­риплеккә караганда рухи гариплекнең никадәр фа­җигале икәнлеге турында ничек ачык сөйли! Тугыз йөге­решченең һәрберсе — җиңү­че! Чөнки аларның күңелләре исән, җаннары имин. Бу уңайдан, балачактагы тагы бер вакыйга искә төшә. Минем абый шәп чаңгычы иде, мәктәптә беркемгә дә алдынгылыкны бирмәде. Бер ярышта трасса әрәмәдәге елга аша үтә, ә елга туңмаган. Тар гына басма аша чыкканда, яхшылап тапталмаган юлдан тайпылып, ул елгага төшеп китә. Башы аста, аяклары өстә кала. Берни дә эшли алмый, чөнки аякларында — чаңгы. Менә аны икенче чаңгычы куып җитә, абыйның суга егылып төшкәнлеген күрә һәм... выжылдап узып китә. Өченче булып килгән егет бу хәлне күреп, чаңгыларын шундук салып ыргыта һәм ярдәмгә ташлана. Өстендәге курткасын салып, лычма су булган абыйга яба. Ул вакытта да мин бу хәл турында күп уйланган идем, әле дә теге “спортсмен” егетне акларга тырышып карыйм. Аның да җиңәсе, кубок аласы килг­ән­дер. Әмма акыл каршы төшә: бу җиңүме соң? Пьедесталда басып тормаса да, бу көнне чынлап торып кем җиңгәнлеге болай да билгеле бит. Дан артыннан куып, фаҗигагә тарыган кешене ярдәмсез калдырып киткән кешенең фамилиясен язып тормыйм, ә менә коткарган егет Инзил Сөләйманов иде. Аның турында чын кеше, намуслы кеше дип авыз тутырып әйтергә була.

Әйе, кайчак үзең җиңүгә караганда, кемгәдер җиңәргә булышу мөһимрәк тә. Юкка гына әйтмиләр бит: шәмнән икенче шәм кабынса, берен­чесенең яктылыгы югалмый, аның каравы, Җирдә яктылык арта.

Хөрмәтле укучылар, безнең барыбызга да вакыт-вакыт күңелләребезгә текәлеп карарга, анда “ревизия ясарга”, анализларга кирәк. Җан барлык нәрсәгә битараф кала башласа, йөрәк башкаларның авыртынуын тоймаса, димәк, без кешелек сыйфатларын югалтып барабыз, дигән сүз. Ә бер бөекнең шундый сүзләре бар: “Дөньядагы барлык начарлык та бита­рафлыкның өнсез ризалыгы белән башкарыла, битарафлыктан куркырга кирәк”. Чөнки кешене кеше иткән нәрсә ул — мәрхәмәтлелек, шәфкать­лелек, изгелек.
Читайте нас: