+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Чемпионнар арта. Спорт сөючеләр кими...

Бу күренешне акча “елгасын” дөрес якка бору гына үзгәртә алачак.Соңгы елларда Русиядә спорт киң таралу алды. Моңа 2014 елда Сочида Олимпия уеннары үтүе, киләсе елда илебездә футбол буенча дөнья чемпионаты оештырылачагы да булышлык итте. Спорт ярышлары да артканнан-арта бара. Кайчан гына Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатлары төп бәйгеләр саналды. Хәзер Европа уеннары, балалар уеннары, универсиада да оештырыла һәм мәгълүмат чараларында даими яктыртыла. Кораллы Көчләр дә спорттан читтә калмады. Бөтендөнья хәрби уеннары үткәрелә башлады. Легионерлар, спорт “йолдызлары” турында кем генә сөйләми. Спорт тапшырулары, уеннары күрсәтелүче “Матч ТВ” телеканалы да ачылды. Беренче карашка, мондый казанышлар тәэсирендә спорт югары үсешкән сыман. Шул ук вакытта, дәрәҗәле бәйгеләр оештырып, миллион сумнарга “легионерлар” җәлеп итеп кенә спортны үстереп булмаганын көндәлек тормыш ачык күрсәтә.

Уфада бер мәктәптә физкультура укытучысы янына барырга туры килде. Спорт залында берьюлы ике сыйныф шөгыльлә­нүе гаҗәп­лән­дерде. “Әллә сездә берәр ярышмы? Башка вакытта килергәме?”— диюе­мә, әңгәмә­дәшем елмайды. “Физкультура дәресе бара. Атнага өч сәгать билге­ләделәр. Сыйныфлар күп, ә спорт залы берәү генә. Зал­ның бер ягында – бер, икенче ягында икенче сыйныф шөгыльләнә”, — диде ул.

Килешергә кирәк, физкультура дәресе атнага өч тапкыр керә башлауга балалар да, әти-әниләр дә, табиблар да шатланды. Хәзерге заманда компьютерга береккән балалар­ның мәктәптә булса да күбрәк хәрә­кәтләнүе – куанычлы күренеш. Шул ук вакытта, инф­раструкту­раның яңа таләпләргә әзер булмавы ачыкланды. Балалар күпләп укыган район үзәкләре, шәһәр мәктәп­ләре турында сүз бара. Мин булган дәрестә укытучылар теманы җиренә җитке­реп аңлата алмады. Укучылар савыкмады да, белемен дә камилләштер­мәде. Шау-шу башка капты. “Ни өчен берәр сыйныф чаңгы шуарга чыкмый?” — дип сорыйм. “Ничек кенә тырышсак та, кар өстендә гимнастика нечкә­лекләрен өйрәтә алмыйбыз. Программа турында да онытмагыз”, — дип җа­вап кайтарды әңгәмә­дә­шем.

Бәлки киләчәктә мәсьә­лә хәл ителер, әйтик, мәктәпләрдә тагын бер спорт залы төзелер. Кайсы яктан карасаң да, өченче физкультура дәресе керте­лүнең уңышлары турында сөйләргә иртәрәктер. Ни дисәң дә, бер спорт залына ике сыйныфны шыплап тутырып, беркемне дә савыктырып булмый.

Спорт безнең тормышыбызга да, физик халәте­безгә дә йогынты ясый. Сер түгел, бүген яшьләр арасында яссы эчле, зур күкрәкле, матур итеп атлап йөрүче, озын буйлы гүзәл зат­лар модада. Спортка кагылышы булмаса да, исемлеккә Анджелина Джолиныкы кебек калын иреннәрне дә кертергә кирәктер. Шундый төс-кыяфәткә ия бул­ганнар тәненең төрле өлеш­ләрен фотога төшереп “Инстаграмм”га урнаштырып, башкаларга да сокланырга мөмкин­лек бирә. Егетләр, “боевик” геройлары сыман, мускуллы булырга тиеш. Мондый стереотипка сыешырга адым саен ачыл­ган фитнес-клублар ярдәм итә. Кайвакыт, зыян сала, дип тә өстәргә кирәктер. Яше кырыктан үткән бер танышым күз­гә күренеп гүзәлләнде, билләре өзелеп торган модельгә әй­ләнде. Читтән караганда унсигез яшьлек кызларны хәтерләт­те. “Фитнес-клубка йөрим. Үземне яхшы хис итәм. Шәхси инструкторым бар. Бер яшь, чибәр егет. Сиңа да киңәш итәм. Үкенмәячәксең”, – диде ул бер очрашуда. Әл дә аның киңә­шенә колак салмаганмын. Икенче күреш­кән­дә гипсланган уң кулын күкрәгенә элеп куйган иде. “Бер күнегү үзләштергәндә, булдыра алмадым. Карт буыннар язылырга телә­мәде. Инструктор ярдәмгә килде. Кулны каера торгач, сындырып та чыгарды. Хәзер судлашып йөрим. Еллык абонементка түлә­гән акчамны булса да кайтарырга иде”, – диде ул, хәлне аңлатып. Бу мисалга нигезләнеп кенә барлык фитнес-клубларга да таш атмыйм. Гаилә белән спорт залына йөрүне хуплыйм. Тик фитнес­ның шул ук физкультура икәнлеген онытырга ярамый. Инглиз­чә “fitness” организмның гомум физик әзерлеге, дигәнне аңлата. Ә физкультура – грек сүзе. Ул табигать (phuisis – фьюзис) һәм мәдәният сүзлә­реннән төзелгән. Кешенең аңлы рәвештә хәрәкәт активлыгы процессында сәламәт­леген саклауга һәм ныгытуга, психофизик сәләт­ләрен үстерүгә юнәлтел­гән социаль эшчәнлеге физкультура, дип атала. Ике тө­шенчә бер-берсеннән аерылмый диярлек. Шулай булгач, ни өчен физкультура белән шөгыльләнү өчен ай саен унар, егерме­шәр мең сум акча түләп фитнес-клубка йөрергә? Уйлап карасаң, савыгуның, спорт белән шөгыльл­әнүнең арзанрак, гадирәк һәм хәвефсезрәк юллары да бар бит.

Җәй көне Уфада ирек­сездән шундый күре­неш шаһиты булдым. Ике малай подъезд тө­бендә туп тибә. Туп, сикереп китеп, янәшәдә торучы машинага барып тиде. Сигнализация эшләүгә, водитель йөгереп чыкты. Малайларга бармак белән янады да, кереп китте. Тирә-як­ка игътибар иттем. Якын-тирәдә спорт мәйданчыгы юк. Алар кайда уйнарга тиеш? Яшь йөрәкләрендә ташып торган энергияне ничек сарыф итсен­нәр? Сорауга җавабымны бер малай кигән футболканың язуын­да таптым. Леонель Месси. Бүген дөнья­дагы иң кыйммәт футболчы 120 миллион евро тора. Бразилия футболчысы Ней­мар белән Португалия җыел­ма командасы данын яклаучы Криштиано Роналдо аңар­дан 20 миллион еврога арзанрак. Русия чемпио­натын­да чыгыш ясаучы кыйм­мәтле легионерлар да бар. “Легионерлар” хоккей, баскетбол, волейбол һәм башка спорт төрлә­рендә дә бихисап. Аларга эш хакын өеп биргәнче, шул акчаны балалар спортын үстерүгә юнәлтү дөрес булмас иде ми­кән? Ул чакта малайлар, подъезд тө­бендә түгел, ким дигәндә, заманча спорт мәйдан­чы­гында уйнар иде. Иркенрәк урыннарда футбол кырлары, хоккей тартмалары да күбрәк төзелер иде.

Уйлап карасаң, дәрә­җәле чит ил уенчысының бер эш хакына күпме үс­мер­гә спорт белән шөгы­льләнү өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкин. Чит ил уенчысын, барыннан да бигрәк, акча, керем кызыксындыра. Башка урында күбрәк акча тәкъ­дим итү белән, ул шунда китә­чәк. Ә менә шушында туып үскән спортчыларда ватанпәр­вәрлек рухы да көчле. Алар акча өчен генә түгел, туган як данын яклап та чыгыш ясый. Командалар данын башлыча чит илдән, чит төбәкләрдән җәлеп ителүчеләр яклый икән, урындагы спортчылар кайда уйнарга һәм спорт белән ни өчен шө­гыльләнергә тиеш? Алар осталыгын чарлагач, бер­кемгә дә кирәкмәячәк килеп чыга бит. Үрнәк алырдай уңай тәҗрибә бар. Әйтик, Испания­нең Бильбао шәһә­ренең “Атлетик Бильбао” футбол клубы данын бары тик төбәктәге уенчылар һәм баск милләтенә караучылар гына яклый ала. Клуб, дөньяның иң бай футбол клублары саналган “Барселона”, “Реал Мадрид” кебек, беркайчан да югары дивизионнан төшмә­гән. Тарихта сигез тапкыр ил чемпионы булган һәм 24 тапкыр Король Кубогын яулаган.

Футболда уенчыларның дәрәҗәле клубларны яклавы, миллионлап эш хакы алуы төп шарт түгел. Әйтик, Андорраның футбол буенча җыелма командасы данын һәвәскәр уенчылар яклый. Һәммәсе дә эшкә йөри һәм буш вакытларында күнек­мәләр үткәрә. Бу ил командасы көндәшләренә зур исәп белән отыла отылуын. Аның каравы, ил халкының күпчелеге спорт белән шөгыльләнә. Без әлегә халыкны спортка күпләп җәлеп итү дәрәҗәсе белән мактана алмыйбыз. Паркларда йөгерү­челәр, физик күнекмә ясаучылар күп түгел. Авылларда чана-чаңгы шуучылар сирәк. Шул ук вакытта, халыкара ярышлар саны артканнан-арта. Ил горурлыгына тиң спорт “йолдызлары” да, Русиягә килгән “легионерлар” да ишәя. Бездә спорт үсешәме? Әллә юкмы? Югары казанышлар спорты массакүләм спорт белән тиң үсешкәндә, халык сәламәт яшәү рәвешен үз иткәндә, урамнарда, паркларда савыкканда бу сорауга җавап ачык билгеле булыр иде. Бары тик бер мәсьә­ләне игътибарга алырга кирәк­тер. Әгәр дә күләмле, һәвәскәр спорт үсешмәсә, югары күрсәт­кечләр спорты белән шөгыль­ләнердәй сәламәт буын калмавы ихтимал. Чөнки агач­ның тамыры корыса, ул яфрак ярмаячак.

Күренүенчә, Олимпия уеннарында, халыкара дәрә­җәле спорт бәйгелә­рендә җиңсәк тә, бездә спорт үсешкән дияргә ир­тәрәк. Дәлилләр куен дәф­тә­ремә генә сыймый. Мө­гаен, алар­га сез дә көн саен юлыгасыздыр. Ничек кенә булса да, тәрбия гаиләдә башланырга тиештер. Югарыда әйтеп үтүе­безчә, физкультура сүзе “табигать” һәм “мәдә­ният” сүзлә­рен­нән тора. Әти-әнисе ял вакытында чаңгы шуса, йөгерсә, бассейнда йөзсә, балалары да алар үрнәгендә сәламәт яшәү рәвешен сайлаячак. Компьютердан, телевизордан аерыла алмасалар, кулларыннан телефон, планшет төшмәсә, балалары да шундый булачак. Җәмгыятьтә сәла­мәт яшәү рәвешен артка сөйрәүче күре­неш­ләр күп булса да, барысы да үзе­безнең тырышлыкка кайтып кала. Балалар белән бассейнга барганда да, алар каршында дуслар белән шәраб, сыра эчкәндә дә бу хакта онытмагыз.
Читайте нас: