-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Малай түгел, булачак ир ул!

Үсмерләргә кайчан дөрес тәрбия бирә башларбыз?

Үсмерләргә кайчан дөрес тәрбия бирә башларбыз?

Узган елның 30 гыйнварында Уфада бул­ган җинаять республиканы гына түгел, бөтен Русияне, хәтта чит илдә яшәүчеләрне дә тетрәндерде. Эштән кайтып барганда Владимир Санкин каршына бер малай йөгереп чыга һәм аңардан ярдәм сорый.

Ул кичне ике үсмер малай урамда уйнаган була. Өшегәч, бер подъездга кереп җылынырга булалар. Балалар­ның көлү тавышына бер ир чыга һәм аларны үз фатирына чакыра. Үс­мерләр керү белән ишекне бикләп куя. Өлкән яшьтәге ир малайларга чалбарларын салырга куша. Бу вакытта ул аларга балта белән яный. Үсмерләрнең берсе ирнең өеннән чыгып кача ала, ә менә икенчесе педофил янында торып кала. Шул вакытта урамда Владимир Санкин очрый да инде малайга. Яшь ир, нәрсә булганын аң­лап, шунда ук бу ирнең фатирына кереп, икенче малайны да алып чыга. Җинаятьче аның артыннан урамга чыккач, алар сугыша башлый. Нәти­җәдә, авыр җәрәхәтләр алган җи­наятьче дәваханәдә вафат була.
Бу хәлләрне бүген республикада яшәүче һәркем диярлек белә. Владимир Санкинга каршы җинаять эше ачылгач та җәмәгатьчелек аны дәррәү яклап чыкты. Чыннан да, әгәр бу вакытта ир малайның үтенечен тың­ламый узып китсә, мондый фаҗига булмый да калыр иде. Тик менә фатирда калган үсмер белән ни буласы көн кебек ачык...
Әлеге хәлне тикшерү бер елга якын дәвам итте. Һәм менә күптән түгел генә балаларны яклаган иргә хөкем карары чыгарыллды. Ул алдагы 8 елын төрмәдә утырачак.
2015 елның көз ае. 11 яшьлек Виолеттаны иртән әнисе мәктәпкә озатып бара. Ярты юлдан хатын өенә кайтып китә, ә укучы кыз гаражлар яныннан үзе генә атлый. Шулвакыт кыз каршына 39 яшьлек Александр Валеткин килеп чыга. Ул баланы гаражлар арасына алып кереп мәсхәрәли, аннары үтерә. Виолетта Токарчук ул көнне мәктәпкә килмәгәч, укытучылар, әти-әнисе “чаң” суга. Әле тормышның нәрсә икәнлеген дә аңламаган сабыйның адәм актыгы кулыннан вафат булуы шулай ук җәмәгатьчелекне урыныннан куптарды. Тиздән җинаятьче кулга алынды һәм аны гомерлеккә иректән чиклә­деләр.
Чыннан да, мондый хәлләр турында әллә күпме язарга була. Бу ике очрак та кеше үлеме белән тәмамланды. Бәлки шуңа да алар шундый зур ыгы-зыгы тудыргандыр. Ә менә беленми калган, шау-шу тудырмаган очраклар күпме?
Безнең илдә элек-электән үтерү, көчләү кебек җинаятьләргә катгый хөкем чыгарыла. Владимир Санкинны яклаучылар күпме генә булса да, аның җәзасыз калмаячагы көн кебек ачык иде. Ничек кенә булса да, ул кеше үтергән. Җинаятьчеме ул, әллә бер гаепсез кешеме — үтерү өчен һәркемгә суд катгый карар чыгара. Аеруча балаларга мондый газап китерүчеләрне киләчәктә авыр язмыш көтә. Виолетта Токарчук белән булган хәл дә күпләргә уйланырга нигез булырга тиеш иде дә бит, тик менә мондый хәлләр әле­дән-әле кабатланып тора.
Шунысы гаҗәп, кешелек дөньясы никадәр генә алга китмәсен, җинаять­челек кимеми. Элек балаларны мәсхәрәләүче турында билгеле булса, бу хәбәр бөтен илгә таралып, әлеге кешене, чын мәгънә­сендә, ниндидер җәнлек кебек күрәләр иде. Ә бүген инде бу гадәти җинаятькә әверелеп бара... Гаеп кемдә соң? Ни өчен балалар белән бәйле җинаять эшләре арта?
Белгечләр көчләүчеләрне психологик тайпылышы булганнар исәбенә кертә. Чыннан да, аларның биогра­фиясенә күз салсаң, шатлыклы вакыйгалар аз табыла. Әтисе гомер буе әнисен рәнҗетеп яшәгән, әнисе эчкече булган һәм башкалар. Ягъни социаль яктан имин булмаган кешеләр мондый адымга бара. Шул ук вакытта, көчләү­челәр арасында, киресенчә, үз-үзенә бик­ләнгән, тормышта үзен бер өлкәдә дә сынап карамаган кешеләр дә очрый. Шул рәвешле алар үзләрен “күрсә­тергә” теләве турында да билгели психологлар. Чыннан да, акылы тулы
булган кеше мондый юлга бармас та иде кебек... Тик сәбәп гаилә тәр­биясендә генәме соң?
Күптән түгел танышым белән бала тәрбияләү турында сөйләшкәндә ул бик гаҗәп фикер әйтте. “Кызларны тәрбияләү күпкә җиңелрәк. Ә менә малайларны ничек тәрбияләргә дә белмисең... Бик нык таләпчән булып, өйдә генә тотсаң — иптәшләре арасында бер мескен булачак, аның тегендә-монда йөрүенә күз йомсаң — утыртып куюлары да ихтимал...” — диде ул.
Статистика мәгълүматлары буенча, бүген Русиядә яшәүче үсмер малайлар уртача 13 яшьтә җенси тормыш белән яши башлый. Ә кызлар чак кына соңрак... 14 яшьтә. Безнең законнар 18 яшькә кадәр булган һәркемне мондый гамәлләрдән саклый. Тик менә статистика мәгълүматлары да ялганлый алмый бит... Билгеле, 13 яшьлек үсмер малай 18 яше тулган кыз белән мөнәсәбәткә керми. Аны үз яшендәге кызлар кызыксындыра... Шулай булгач, безнең үсмер малайлар мәктәп яшендә үк закон бозучы булып чыга бит. “Әле ярый акыллы кыз булса. Берәр нәрсә ошамас та, полициягә барып гариза да язар”, — дип дәвам итте танышым сүзен. Аның “ошамас” дигән сү­зенә нинди мәгънә салыну да көн кебек ачык инде. Һәрхәлдә, 13 яшьлек малай әле үзенә хатын эзләми. Аны бары тик “өлкәннәр” дөньясы кызыксындыра. Мәктәп елларындагы мөнә­сәбәтләр еш үзгәрә, шулай булгач, ул кызның әлеге “кавалер”га ачуы калырга да мөмкин бит.
Мондый малайларны якларга тырышуым түгел. Бары тик аларның мәктәп елларыннан ук кызлар белән төрле мөнәсә­бәт­ләргә керүен билгелисем килә. Монда күбрәк урысларның “не пойман — не вор”, дигән әйтеме туры килә сыман. Әгәр дә синең кызың бу хәл турында әти-әнисенә сөйләми, бу турыда мәктәптә билгеле булмый икән, үсмер арытаба да шул ук эш белән шөгыльләнәчәк. Әгәр дә инде “тотылса” — җинаятьче исемен күтәрәчәк...
Шунысын да ассызыклыйсы килә, безнең җәмгыятьтә һаман да җенси мөнәсәбәтләр турында электән калган яшеренлек саклана. Әйе, кайдадыр бер бабай бер капчык печән урласа — без аны авыз тутырып сөйлибез. Шул ук вакытта, балаларга кечкенәдән алдашырга, урлашырга, кемнедер җәберләргә ярамаганлыгын көн саен диярлек тукыйбыз. Ә менә кемнедер физик көч кулланып үзеңә буйсындыру турында әйтергә оялабыз...
Элек мондый темаларга үсмерләр белән сөйләшү, бәлки, кирәкмәгәндер дә. Һәрхәлдә, телевизордан андый күренешләр килеп чыкса да, әти-әнидән оялып, икенче бүлмәгә кереп китә идек без. Әле дә без балалар белән мондый сюжетлар карамыйбыз, әлбәттә. Тик менә телефоннарын ачып карау да җитә. Алар бүген Интернетны безгә караганда әйбәтрәк белә. Ә анда инде барысы да ачыктан-ачык. Шул ук телефонны да аларга без алып бирәбез, Интернетка да ялгыйбыз. Заман шуны таләп итә бит. Нәтиҗәдә, барысы да ярый, тик әти-әни белмәсен, барысын да яшерергә кирәк, дигән фикер туа аларда. Чыннан да, без Европа илләреннән барына да өйрәндек бүген. Тик менә “моның” турында сөйләшүне һаман да кирәк дип тапмыйбыз...
Сүзне балаларга карата җинаять кылучылардан башлаган идем. Әлбәттә, мондый кешеләр тулысынча закон алдында җавап тотарга тиеш. Аларның мондый кылыгын заман үзенчәлекләренә бәйлисем килми. Һәрхәлдә, өлкән яшьтәге ир инде ни эшләгәнен аңлыйдыр, һәм моның кайчан да булса ачыкланачагын беләдер. Монда сүзне хатын-кызларны көчләү турындагы статистика мәгълүматлары белән тулыландырырга кирәктер. Әмма анда кереп китсәм — сүзне тиз генә тәмамлый алмаячакмын. Бүген исә бары тик үзебезнең малайларны шундый юлдан курчалау кирәклеген әйтәсем килә. Кызларыбызны күпме генә “андый”лардан сакларга тырышсак та, бу мөмкин түгел. Шул ук Виолетта Токарчукны гына алыйк. Бала иртән мәктәпкә барганда бу адәм кулына эләккән. Кыз баланың көчле ирдән ычкына алмавы көн кебек ачык. Ә менә малайларны без үзебез тәрбиялибез. Әйдә, оят булсын, безнең халыкка, бәлки, килешмәгән дә эш булсын, әмма башкасын Европача эшләгәч, тәрбиясе дә аларча булырга тиештер инде... Иң мөһиме, бүген үсмер малайларның алдагы язмышы шундый аяныч булмасын.

Гөлия Гәрәева.
Читайте нас: