-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Шулай түләүгә без гаепле түгел”

Русия футболчылары үзләренең хезмәт хакына лаекмы?

Русия футболчылары үзләренең хезмәт хакына лаекмы?

Мәгълүм булуынча, бүген акча кеше тормышына зур йогынты ясый. Барыбызның да югары хезмәт хакы аласы һәм яраткан эштә эшлисе килә.
Минем уйлавымча, монда спортчыларга бәхет күбрәк елмайган. Чөнки алар яраткан шөгылен башкара һәм шуның өчен югары хезмәт хакы да ала.

Футболчылар турында җентеклерәк язып үтәсем килә. Бөтен дөньяда алар — иң күп хезмәт хакы алучылар. Шуны да әйтергә кирәк, Русиядә уйнаучы спортчылар — хезмәт хакы буенча алдынгы урында. Әмма җәмгыятьтә футболчыларыбызга бу кадәр акча түләү ки­рәк түгел, дигән фикер дә йөри. Һәм моның бе­лән килешмичә булмыйдыр да.
Русия премьер-лигасында уйнаучы футболчы­лар­ның аена уртача хезмәт хакы — 1 миллион сум. Би-редә әле контракт буенча үтәлгән шартлар өчен бонуслар саналмый. Алар да шактый зур күләмдә. Ә инде алдынгы урыннарда баручы футболчыларыбызның хез­мәт хакын карасаң – артыңа аварлык. Илебезнең киңкү-ләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Санкт-Петер­бургның “Зенит” һәм Русия җыелма командасы капитаны Артем Дзюба аена якынча 27 миллион сум хезмәт хакы ала.
Әлбәттә, кеше акчасын санау килешми. Чөнки алар үз уены белән футбол яратучыларны сөен­дерә. Әмма монда горурланык күрсәт­кеч­ләребез юк. Әлеге вакытта дөнья рейтингында Русия премьер-лигасы җи­денче урынны били. Англия, Испания, Италия, Германия, Франция һәм Португалия илләре бездән алда бара. Хәзер күз алдына китерегез: бездәге футболчы­ларның хезмәт хакы бу ил­ләрдәге уенчыларныкы бе­лән тиң, ә кайберәүләренеке күбрәк тә. Аеруча бу чит ил футболчыларына кагыла. Шулай ук, быел Чемпионнар лигасында командаларыбыз соңгы урыннарны алды. Киләсе елда Бельгия лигасы да рейтингта безне узып китәргә мөмкин. Шуннан чыгып сорау туа да: ни өчен безнең футболчыларга, аеруча чит ил спортчыларына шулкадәр хезмәт хакы түләнә?
Шуны да билгелисе килә, күп кенә командалар төбәк бюджетларыннан финанс­лана. Бәлки легионерларга миллионлап акча түләгәнче, балалар, гади футбол уйнарга яратучылар өчен спорт мәйданчыклары булдыру, түләүсез футбол сек­цияләре ачу дөресрәк булыр иде. Мәсәлән, футбол буен­ча үсмерләр ярышына кил­гәндә, күптән призлы урыннарга якын килгәнебез юк. Шул ук вакытта, ниндидер талантлы яшь футболчылар килеп чыкканда, алдынгы командаларыбыз аңа күп акчалы контракт тәкъ­дим итә һәм алар, “йоздыз” чире тозагына эләгеп, юкка чыга. Илебездә мондый хәлләр шактый еш булып тора.
Ә гади футбол уйнарга яратучыларны алганда, алар өчен шартлар бөтен­ләй юк, дисәм дә, ялгышмам. Мин үзем дә футбол уйнарга яратам һәм бүген дә иптәшләрем белән туп тибәбез. Әмма бүген футбол уйнар өчен үзебез акча тү­ләргә тиеш. Ниндидер ярыш­та катнашасыбыз кил­сә, мәйданчыкны арендалауга, судьяга түләү таләп итеп куела. Шулай ук, барлык командалардан җыел-ган акчага медальләр сатып алына һәм җиңүче командаларга бирелә. Гади генә әйткәндә, бу дәрә­җәдә­ге ярышларның спонсоры юк. Әмма без шуңа да риза.
Иң ачуга тигәне — фут­болчыларыбызның җәм-гыятьтә үзләрен тота бел­мәве. Алар бит — күп кенә балаларның кумиры. Мәсә­лән, күптән түгел, “Рубин” футбол командасы уенчысы Иван Игнатьев Интернет челтәренә Мальдивыда ял итүенең видеосын бастырды. Ә анда ул кулына сыра тотып, исерек килеш биеп басып тора. Шушы га­мәле белән җанатар­ла­рына нинди үрнәк күрсәтә соң ул?! Ә инде аның уенына кил-гәндә, анда — шаккатарлык тискәре күрсәт­кечләр. Иван — һөҗүмче һәм аның төп вазифасы – гол кертү. Ул 13 матчта ике генә гол керт­кән. Шул ук вакытта командада аның хезмәт хакы – иң зурларның берсе. Аңа сыра эчәргә түгел, ә үзенең төп эше белән яхшырак шө­гыльләнергә кирәк тә бит...
Шулай ук, 2019 елда Павел Мамаев һәм Александр Кокоринның эчкән килеш чинов­никны тукмавы турында барыгыз да ишет­кән­сездер. Бу гамәлдән соң алар ярты елга якын төрмә-дә дә утырып чыкты. Ә Александр бү­генгә кадәр Русия-нең иң ях­шы футболчы-ларының берсе булып санала һәм күп ке­нә егетләр­нең кумиры булып та тора. Ул эчеп, сугышып йөргәнче, үзенең яхшы уены белән үрнәк күрсәтсә иде.
Әлбәттә, барлык теләгән кеше дә футболчы була алмый. Аның өчен бәләкәйдән күп көч салырга кирәк. Ә аларның хезмәт хакына кил­гәндә, футболчыларыбыз болай ди: “Шундый хез­мәт хакы түләгәнгә без гаепле түгел”. Әлбәттә, бу сүзләрдә хаклык бар. Бәлки, илебез җитәкчелегенә башка өлкә-ләргә дә күбрәк игътибар бирергә кирәктер. Мә­гариф, сәламәтлек саклау, мәдә­ният, транспорт яисә башка өлкәдә эшләүче гади хезмәт­кәрләр дә үз гамәлләре бе­лән җәмгыять­кә җитди йогынты ясый, файда китерә. Һәм минем уйлавымча, алар футболчылардан бернәрсә белән дә ким түгел. Димәк, алар да шундый ук хезмәт хакы алырга лаек.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас: