-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Милли басмалар яшәүдән туктамасмы?

Илнең дистәләрчә төбәгендә почта бүлекчәләре гәзит-журналлар белән түгел, дарулар белән сәүдә итә башлады

Илнең дистәләрчә төбәгендә почта бүлекчәләре гәзит-журналлар белән түгел, дарулар белән сәүдә итә башлады
Тиздән безнең “урак өсте” башланачак. Аның былтыргы хаклар белән дигәне башланды да инде. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясен без шулай дип атыйбыз. Безнең иҗат мәйданындагы урак, билгеле, абунәчеләребез санын, тиражны арттыру белән бәйле.
Байтак еллар элек редакция журналистларының хезмәте, нигездә, укымлы мәкаләләр язу, халыкны борчыган проблемаларны гәзит битләрендә күтәреп, аларны җайга салуда булышлык итү белән чикләнә иде. Вакыт үтү белән дөньялар да үзгәрде. Хәзер без журналист та, матбугатка язылуны оештыручы да, еш кына үзебезнең продукцияне район-авыллар буйлап таратучы да.
Яңа “урак өсте”нә аяк басканда елына ике тапкыр кабатлана торган кампания чорындагы сораулар борчый. Чөнки, сер түгел, гәзит-журналларга язылучылар саны елдан-ел кими. Кайчандыр мондый югалтуга юл куймас өчен гәзитне халыкка якын “телдә” чыгарырга кирәк, дип кенә уйлый идек. Аннары, хәзер басмалар күбәйде, көндәшлек тә үсте һәм шуңа күрә тираж азайды, дип тынычлана башладык. Әнә шулай тиражның ни сәбәпле кимү сәбәпләрен төрлечә уйлап карадык. Әлбәттә, аның объектив сәбәпләре дә, субъектив булганнары да бар.
“Куен дәфтәрен” актарып, мин шул сәбәпләрнең берничәсе буенча шәхси фикерем белән уртаклашырга телим.
“Кызыл таң” редакциясе өч басманы берләштерә. Яше бер гасырдан өлкәнрәк булган гәзиттән тыш, без “Тулпар” һәм “Әллүки” журналларын да чыгарабыз. Өч буынның рухи ихтыяҗын берьюлы канәгатьләнде-ре­ргә сәләтле коллектив эшчәнлеге — гомумән, уникаль күренеш. Сабыйларны “Әллүки” аша тәрбияләсәк, яшүсмерләр, урта буын өчен “Тулпар” чыга. Бер коллективка тупланып иҗат итүче журналистлар, — кем әйтмешли, “универсаль” каләм осталары. Мин моны мактанып түгел, ә горурланып әйтәм. Шуңа да гәзит-журналларга язылу кампаниясе башлангач, “эш”не нәниләрдән башлыйбыз. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныф укучылары — һәммәсе дә киләчәктә “Тулпар” журналының, “Кызыл таң” гәзитенең булачак дуслары. Һәр өч басма журналистларының да матбугатка язылу кампаниясе чорында уртак максатлар белән йөрүе дә шуның белән аңлатыла.
Соңгы елларда миңа да төрле районнарда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында очрашуларда катнашырга туры килде. “Әллүки”не генә түгел, киләчәктә “Кызыл таң”ны укучылар саны артырмы, балалар туган телдә ничек аралаша, дигән сораулар кызыксындырды.
Узган көздә булды бу очрашу. Районны күрсәтеп, йөзләрен кызартасы да, педагоглар һәм тәрбиячеләрне уңайсыз хәлдә калдырасы килми.
Әлегә кадәр ел саен 30ар данә “Әллүки” журналын алдырган балалар бакчасында, нишләптер, узган яртыеллыкта язылмадылар. Балалар бакчасы мөдире белән сөйләшәбез. Әйткәндәй, 350 чамасы йорт исәпләнгән бу авылда татарлар гына яши. Күмәкләп язылмауның сәбәбе нәрсәдә соң?
— Сабыйлар һәр айны “Әллүки”не көтеп ала иде. Тәрбиячеләр өчен дә бик яхшы эчтәлекле кулланма иде ул. Әмма балаларның әти-әниләре дәррәү каршы төште, язылмыйбыз, диделәр. Имеш, балалар бакчасында урыс телендә аралашкан балаларның телләре бозыла... — ди учреждение мөдире.
Әгәр бу авылда башка милләт вәкилләре яшәсә, бәлки, балаларның теле бозыла, дип акланулары аңлашылыр да иде. “Әни” дип теле ачылган баланың теле ничек бозылырга мөмкин соң — башыма барып җитмәде. “Татар теле өйдә аралашырга, авылда гына кирәк бит ул, читкә киткәч кирәкми дә ул! Әнә урысча укысыннар, сөйләшсеннәр”, — диде бер әни, “Әллүки” журналын күрсәткәч. Балага тәрбия, туган телгә сөю хисе ана сөте белән керергә тиеш, дигән акыл ияләренең берсе. Тана сөте, ягъни авыл мохите тәрбиясе турында сүз дә алып барып булмый.
Мин үзем татар мәктәбендә укыдым. Урыс һәм немец теленнән башка фәннәрнең һәммәсен дә туган телебездә өйрәндек. Бәлки, урысча әсбаплар да җитмәгәндер. Мәктәпне тәмамлаганнан соң зур шәһәрләргә укырга яисә эшкә китүчеләр арасыннан беркемнең дә “мин урысча белмим бит”, дип, кире кайтканы булмады.
Бер райондагы татар теле укытучысы белән сөйләшәбез. Туган тел, фән буларак, атнасына бер генә тапкыр укытыла. Бу авылда да башка милләт вәкилләре юк.
— Балалар туган телләрне ничек өйрәнә, әсбаплар җитәме? Элекке кебек үк, дәрес башланыр алдыннан “политинформация”ләр үткәрәсезме? — дип кызыксынам.
Ни дисәң дә, милли басмаларның киләчәге дә күз алдына килә, чөнки мәгълүматларны гәзитләрдән укып әзерли идек.
— Туган телгә мәхәббәт тәрбиясе өйдә, балалар бакчасында башланырга тиештер инде ул, — ди әдәбият укытучысы. — Мәктәпләрдә укытуның, нигездә, урыс теленә күчерелүе дә зур йогынты ясый. Аралашу да үз телебездә түгел. Үзем дә татар телендә белем алдым. Әмма бүген балалар икенче. Татар әдипләре әсәрләрен өйрәнгәндә һәрвакыт аның эчтәлеген урысча аңлатырга туры килә. Әнә шулай, татар әдәбияты дәресенең бер өлеше урысча үтә. Ә үзаллы уку, өйрәнү теләкләре юк. Ә башкача ничек эшләргә соң?..
Икътисади яктан хәлле генә булган бер хуҗалык җитәкчесенә дә “Әллүки” журналы белән таныштыру, янәшәдә генә урнашкан балалар бакчасына берничә данә шул басманы яздыру уе белән кергән идем.
— Җитди генә гәзиттә эшлисез, башка проблемагыз юкмыни? — дип, сүземне “аста калдырды”.
Балалар бакчасы, мәктәп һәм милли басмалар аша милли горурлыгыбыз, тел, тарихыбыз турында тәрбия бирә алмыйбыз икән, алда безне нинди язмыш көтә? Ихтимал, мондый битарафлык дәвам итсә, 10-15 елдан соң авылларыбызда татар моңына сусаган, милли җырларыбызны сагынырдай кешеләр дә калмас кебек.
Нәкъ шушы урында якташым, галим-педагог һәм күренекле мәгъри­фәтче Вил Казыйхановның “И, родной тел” дигән шигырен тәкъдим итәсе килә. Ул әдәбият дәреслекләрендә, төрле басмаларда да дөнья күргән иде.
И родной тел, и красивый,
Папам, мамамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамкам сказку көйләгән.
А затем төннәр буена
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом, ни сәбәптәндер,
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы, тик шушы телдә
Алам духовный азык.
Почему же нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр?
В школе, когда обучали,
Синдә сөйләтмәделәр?
Вузга поступать иткәндә,
Говорят, син кирәкми.
Дальше – больше жить иткәндә
Нужен ли ты вряд ли.
И родной тел, и матур тел,
Мамам, папамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.
И родной тел, аңлаталар:
Можно жить и быть синсез.
Папа, мама и бабуля
Оставили меня телсез.
Вил Суфиян улының шигыренә бернинди бәя дә, аңлатма да биреп булмый. Хәтсез еллар элек язылса да, нәкъ бүгенге чынбарлыкны бөтен тулылыгы белән чагылдыра ул.
“Куен дәфтәре”ндә теркәлгән икенче проблема гәзит-журналларны таратучы почта хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән бәйле.
Соңгы елларда почта тармагы ил күләмендә зур үзгәрешләр кичерде. Ул һаман да дәвам итә. Ул “реформалар” нәрсәдән гыйбарәттер — эшчәнлекләренә бәя бирү безнең вәкаләткә керми. Әмма әлеге үзгәрешләрдән соң биредә матбугат тарату, аңа язылуны оештыруның сүрелүен яшереп булмый.
Әллә матбугатның көче, җәмгыять­тәге роле кимедеме, халык “ташка басылган сүзгә” ышанмыймы хәзер, дигән уйлар да килә башка. Бәлки, милләт­тәшләребезнең гәзит уку мәдәнияте кимегәндер? Шунысы да бар: илдә демократия “уен”нары башлангач, гәзиткә дәррәү язылу дәрте дә сүрелде. Авылда хезмәт хакларының түбән булуы да кешеләргә “рухи азык”ны арткарак калдыруга китерде.
Кызганычка каршы, соңгы елларда вакытлы матбугатка язылуны оештыру һәм аннары аларны авыл буйлап таратып йөрүне дә почта хезмәткәрләре артык һәм уңайсыз эш кебек кабул итә. Бу турыда ачыктан-ачык әйткән­нәре дә бар. Озын авыл урамы­ның иң югары очында бер гәзит алдыручы өчен генә кайсы почтальонның җәяү йөрисе килсен инде?! Кешеләр күбрәк басмага язылган саен аларны күтәреп йөрү дә җиңел түгел икән...
Кем белә, бәлки, соңгы елларда ил күләмендә санлы технологияләрне үстерү, мәгълүмати чараларны электрон вариантка күчерү турында сүз барганда, матбугатка язылу турында “баш ватарга” да кирәкмидер? Интернет ресурслары да күпләрне җәлеп итә башлады. Сорауга ниндидер җавап бирәсе, ашыгасы килми, шулай да. Бу мәсьәләдә гәзит укучыларның да фикер-тәкъдимнәрен ишетәсе килә. Хатлар көтәбез.
Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас: