Зирәк остазларың булсын!
Шәһәрнең яңа бистәсендә яшәвебезгә дистә ел үтеп китсә дә, асфальт юл юк әле бездә. Комташ түшәлгән юл бар, анысына да сөенеп бетә алмыйбыз. Менә быел җәй башында безнең урамда тротуар сала башладылар. Плитәләр китерелде. Әлеге вакытта эш кайный. Бистәнең икенче урамында яшәүче бер танышым белән сөйләшкәндә, ул: “Нигә төнлә чыгып шушы плитәләрне ихатагызга ташымыйсыз? Безнең урамда булса, әллә кайчан ташып куяр идек!” – диде. Бу сүзләргә ни дип җавап бирергә дә белми тордым. Беренчедән, андый уй башыма килгәне дә юк. Икенчедән, болай эшләү урлашуга керә бит!
Без кечкенәдән “Балам, беркайчан да кеше әйберенә кул сузма!” дип тәрбияләнгән кешеләр.
Хәтеремдә, миңа өч-дүрт яшьләр чамасы булгандыр, сорамыйча гына уйнарга дип күрше кызчыгының матур көрәген алып кайткан идем. Әти-әнием бу яңа уенчыкны күргәч тә: “Каян алдың? Сорадыңмы?” – дип белеште. Сорамыйча гына алып тордым, дигәч, кичекмәстән илтеп бирергә куштылар. Кеше әйберенә тиюнең бу дөньяда иң начар гамәлләрнең берсе булуын ипләп кенә аңлаттылар. Менә шул сабак гомерлеккә хәтергә уелып калды. Урамда иясез яткан нәрсәләргә дә беркайчан да күзем кызмады.
Авылыбызның аксакалы булган зурәтибез дә, нәнәй (әнинең әнисе) һәм картәниебез (әтинең әнисе) дә безне тәрбияләүдә актив катнаштылар. Ул чакта да авыл кешесенең эш-мәшәкате муеннан булган бит инде! Тик алар без, бала-чагалар белән сөйләшергә, нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен мавыктыргыч итеп, төрле дөньяви хәлләргә нигезләнеп бәян итәргә, аңлатырга вакыт таба иде.
...Дөнья малын үз ихатасына ташырга тырышкан ханымның мондый остазлары булмаган, күрәсең. “Нигә төнлә чыгып шул плитәләрне ихатагызга ташымыйсыз?” дигән соравына җавап итеп:
– Менә шундый бармаклары үзенә кәкре булган кешеләр аркасында безнең ил алга китә алмый да инде, –дидем. Ул моны шаяру дип кабул иттеме, нишләптер үпкәләмәде.
Сыйфатлы ялдан
мәхрүм итмәгез!
Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары дәвам итә. Быел аларга ял итәр өчен менә дигән шартлар тудырылды: лагерьларга җибәрсәң, юлламаның 80 процентын хөкүмәт кире кайтара. Мисал өчен, 25 мең сумлык юллама аласың икән, биш көн эчендә түләнгән акчаңның 80 проценты кире гаилә казнасына кайта. Балаң ай буена дяирлек яхшы итеп туклана, ял итә. Тик менә шушы мөмкинлектән файдаланырга теләмәүчеләр яки аны аңлап бетермәүчеләр аз түгел. Авылда яшәүче бер таныш хатын 4нче сыйныфны тәмамлаган баласын ахирәтенә ияртеп Сочига җибәрергә җыенуы хакында мактанып диярлек сөйләде. “Үзем бара алмыйм, кызым дөнья күреп кайтсын. Ахирәтем самолетка билетлар алган инде. Бер кешегә барып кайту 17 мең сумнан артыграк”, — ди. Аның белән генә бетми бит әле, яшәр, тукланыр өчен дә бик күп акчаң чыгачак, димен. “Нишлисең инде”, — дип уфтанып куйды теге.
– Шәһәребез янында бик яхшы лагерь бар бит. Кешбэк программасы эшли. 21 көн буена балаң үзенең яшьтәшләре белән рәхәтләнеп ял итә, лагерьда көн саен төрле мавыктыргыч һәм фәһемле чаралар үткәрелә. Нигә аны булыр-булмас акчаңны суга салган шикелле, җәһәннәмгә җибәрәсең? Ахирәтең нинди генә яхшы кеше булса да, балаңның ялын лагерьдагы кебек актив һәм сыйфатлы итеп оештыра алмый, – димен.
– Минем баланың лагерьга барасы да килми! – булды җавап. Беркайчан да анда ял итеп карамагач, барасы килмәс инде, дип уйлап куйдым эчтән генә, бәхәсләшеп тормадым.
Мәктәп янында оештырылган лагерьларга да сүз тидерерлек түгел. Анда ике тапкыр туклану, шулай ук төрле кызыклы чаралар каралган. Безнең өченче сыйныфны тәмамлаган улыбыз спорт юнәлешендәге лагерьга йөри. Ә менә яшьтәшләре арасында җәй башыннан бирле өендә тик ятучы балалар да аз түгел. Шул ук хәл: әти-әниләре илтмәгәч, үз белдеге белән йөри башламый бит инде алар.
Без, өлкәннәр, шуны аңласак иде: балаларыбызның балачагы нинди булуы, аларның нинди шәхес булып җитешүе, нигездә, үзебездән тора. Шуңа да аларның ялын файдалы итеп оештырырга иренмәсәк иде.