+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары  

Мин аларның шәхсән үзләрен ни дәрәҗәдә беләм?

Башкортстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары
Башкортстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары  
Иң тәүдә — статистика. Бүгенге көнгә республикабызда әдәбият өлкәсендәге бу иң югары исем 32 каләм остасына бирелгән: 20 шагыйрьгә (1923-2021 елларда) һәм 12 язучыга (1990-2021 елларда). Беренчеләре — 98, икенчеләре 31 ел эчендә. 1923-92 еллар аралыгында (69 ел буе!) бездә Башкортстанның халык шагыйрьләре дүртәү иде. Бу чорның икенче яртысында аларның да исәннәре икәү генә калды.

Менә минем кулымда Уфада 1976 елда бәләкәй форматта бүләк рәве­шендә нәшер ителгән “Дүрт моң” дигән бик матур китап. Анда ул вакыттагы барлык дүрт халык шагыйре — Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Рәшит Нигъ­мәти һәм Мостай Кәримнең (китапта шушы тәртиптә) шигъри шәлкемнәре һәм бу авторлар турында әдәбият галиме Ким Әхмәтҗановның мәкаләләре урнаштырылган. “Тәүге маягыбыз”, “Әдәбиятыбызның аксакалы”, “Халык җырчысы”, “Шигъриятебез байракчысы” дигән гап-гади, беркатлы дип тә әйтер идем, исемнәр куйган язмаларда ул чактагы яшь галим тәүге дүртәү иҗатына кыскача һәм тәфсилле анализ биргән.
Беренче мәкаләдән өзек: “Башкортстандагы тормышның шигъри давылын кубаручы әдипләрнең башында, һичшиксез, Мәҗит Гафури торды. Заман җилләренең иң талгынына да кайтаваз бирүче сизгер һәм сихри камертон булса, Гафуринең поэтик иҗатын фәкать шуның белән генә чагыштырырга мөмкин. Әдәбиятка нигез салу кебек бөек ачыш, күрәсең, бөек талантларның гына кулыннан килә торган эштер. Калганнарга юл яру өчен сукмакларны дөрес шәйли белер­гә, аларның әйдәүчән матурлыгын күр­сәтә алырга кирәк. Гафури шуларның барысын да үтеп чыга алды. Киләчәктә нинди темалар күтәрелергә, нинди жанрлар ачылырга, нинди стиль агымнары ташарга тиеш булса — шулар­ның барысында да дип әйтерлек беренче сүзне әйтүче әдип Мәҗит Гафури булды”.
“Халык” исемен алганнар иҗатын җентекле анализлап берме, берничә­ме җыентык чыгар дип уйлыйм. Ә минем бу мәкаләнең максаты: аларны барлап үтү, шәхсән аларны укып һәм күреп, ни дәрәҗәдә белүем хакында кыскача гына бәян итү.
Мин аларның дүртесен бөтенләй күрмәдем. Мәҗит Гафуринең вафатыннан соң унбиш ел үткәч туганмын. Рәшит Нигъмәтигә 50 яшь тулуын, бу уңайдан аңа “халык шагыйре” исеме бирелүен гәзиттән укып белдем (10 яшьтә идем). Туберкулез белән авырып, савыгуга өметсез хәлендә өендә ятучы шагыйрь янына вазыйфалы әдипләр бара, шунда табын кебек нәрсә оештырыла. Нигъмәти дә бераз утыра, бик моңлы бер җыр да җырлый хәтта. Шуннан үз бүлмәсенә чыгып китә. Мостай Кәрим аңа иярә. Диванга утырган Нигъмәти ике кулы белән битеп каплап тора да ача. Ике күзе тулы яшь була. Бу көннәрдәге мәшәкать­ләрне “үзенең җеназасына репетиция” дип кабул итүен әйтә. Чыннан да, шул ук елның көзендә ул ва­фат булды.
Сугыштан соң Мәскәүгә кайтып, шунда яшәгән, иҗат иткән һәм озын гомеренең ахырына таба Учалы районындагы туган авылына күченеп кайткан һәм шунда дөнья куйган халык язучысы Талха Гыйниятуллинны да күреп кала алмадым.
Шулай ук Мәскәүдә яшәүче Азат Абдуллин белән дә телефон аша гына хәбәрләшкән бар. Аның 90 яше уңаен­нан мәкалә язып, “Кызыл таң”ның 25 июнь санында бастырдым.
Халык әдипләренең тагын да дүртесен күргәләп кенә калдым. 1975-77 елларда Матбугат йорты ашханә­сендә чиратта торганда беркем белән дә диярлек сөйләшмичә, аралашмыйча, моңсу гына елмаеп басып торган тәбәнәгрәк буйлы, бөдрә чәчле ир-атны Рәми Гарипов диләр иде. Ши­гырь­ләрен бик яратып укыган бу ша­гый­рьнең язмышы ничегрәк икәнлеген белми идем, бу турыда берни дә сөй­лә­ми­ләр дә иде. 1977 елның февра­лендә 45 яше тулганда ул кинәт вафат булды. Үзгәртеп кору заманы килеп, тормышлар башка якка борылгач, 1992 елда аңа “БССРның халык шагыйре” исеме бирелде. Вафатыннан соң иҗади эшчәнлеге шундый исем белән билгеләнгән бердәнбер шәхес ул республикабызда.
“Башкортстанның халык язучысы” исеме 1990 елда булдырылып, аңа иң беренче Зәйнәп Биишева лаек дип табылды. Роман-повестьларын бәлә­кәй­дән үк яратып укыган әдибәне төрле чараларда усал гына чыгышлары, халык арасында йөрүе буенча хәтерлим. Тәбәнәк һәм юантык гәүдә­ле, һәрчак кырыс йөзле. Бихисап әдәби мирас калдырып, 1996 елның августында 89нчы яшендә вафат булды.
“Халык шагыйре” исемен урыс милләтле каләм әһелләре арасыннан иң беренче булып (2004 елда) алган Александр Филиппов шагыйрь, публицист, радио аша да еш кына чыгыш ясаучы иде. Республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовның райондашы гына түгел, яшьлек һәм гомерлек дусты булуы турында күп тапкырлар язды һәм сөйләде. “Истоки” гәзитен оештырып, аңа озак еллар җитәкчелек итте.
“Башкортстанның халык язучысы” исеме икенче булып (2001 елда) бирелгән Әхияр Хәкимов тарихи романнар авторы иде. Ул да гомер буе Мәскәүдә яшәде, “Литературная газета”ның СССР халыклары әдәбияты бүлеге мөхәррире булып эшләде. Мостай Кәримнең 75 яшьлек юбилеена кайткан иде, шунда — Чишмәдә һәм Келәштә беренче һәм соңгы тапкыр күрдем. Чәй табынында, Һади Такташ әйтмешли, “аның уң ягына туры килде минем урындык”.
Ә инде әдәбият өлкәсендә мондый югары дәрәҗәгә ирешкән 24 шагыйрь һәм язучы белән азмы-күпме аралашып торылды һәм торыла. Кайсылары белән даими рәвештә, кайсылары белән сирәк-ара.
Мәҗит Гафуридән соң яше буенча иң өлкәне булган Сәйфи Кудаш белән беренче тапкыр очрашканда ул инде 80 яшьне узган, редакциягә Расих абый Ханнанов янына килгәли иде. 90 яшенә якынлашканда өендә бер­ничә тапкыр булып, озак-озак сөйләш­тек, зур интервью эшләдем. Шушы яшендә дә әле ул берьюлы өч китап өстендә эшли иде: Мәҗит Гафуринең соңгы көннәре турында; мәгариф комиссары Сәләх Атнагулов турында; “Галия” буенча сабакташы Шәехзадә Бабич турында.
“Халык шагыйре” исемен өченче булып 1963 елда (44 яшендә!) алган Мостай Кәрим белән өендә күп тапкырлар әңгәмә кору, фикер алышу, та­рихи үткәннәрне барлау, хәтта бер­гәләп туган районым Авыргазыда йөрү гомер буена онытырлык түгел. Аның белән оештырган интервьюлар гәзиттә, журналда һәм китапта басылды.
“Кызыл таң” коллективы һәм гәзит­нең күпсанлы укучылары заманында биредә журналист булып эшләгән олы талант ияләренә югары исем бирү тәкъдиме белән чыгып, берничә еллар дәвамында гәзит битләрендә сөйләшү алып бардылар. Югарыда безнең фикергә колак салдылар, мәсьәлә уңай хәл ителде. “Башкортстанның халык шагыйре” исеме Әнгам Атнабаевка — 1997 елда, “Башкортстанның халык язучысы” исеме Нәҗип Асанбаевка — 2007 елда, Суфиян Поварисовка 2011 елда бирелде. “Халык шагыйре” исеменә 2010 елда лаек бул­ган Абдулхак Игебаев та, “хезмәт юлым шунда башланды”, дип, безнең коллективны якын күрде. Аның казанышлары өчен без дә шатландык, шигырьләренә гәзит битләрендә киң урын бирдек.
Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми, өлкәнәя төшкәч, “Кызыл таң”га, шушында эшләүче кебек, һәркөн диярлек килеп йөри башлады. Каләмдәшләре турында иҗади портретлар, рецензияләр, әдәбият торышы турында проблемалы мәкаләләр, истәлекләр язып бастырды, алар өчен берничә тапкыр ел лауреаты булды. Мондый жанрдагы әсәрләрен, аеруча шигырьләрен, басуга әзерләгәндә һәр сүзгә, һәр өтергә игътибарлы, таләпчән булуы белән таң калдыра иде.
Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусинны һич икеләнүсез “милли әдәбиятның тере легендасы” дияргә мөмкин. Аның 90 яшенә язып, “Кызыл таң”ның быелгы 16 июль санында бастырган мәкаләмне нәкъ шулай дип атадым да.
Бихисап татар һәм башкорт про-заик­ларының, шагыйрьләренең иҗат җимешләрен йотлыгып укып үстем, буй җиткердем. Ул авторлар арасында Марат Кәримов та бар. “Башкорт­станның халык шагыйре” исеменә 2003 елда лаек булган аксакал әле, 92нче яше белән барганда да шигърияттән читләшми.
Башкорт әдәбиятында шундый югары дәрәҗәле исем алганнарның исәннәре 14 кеше (8 шагыйрь һәм 6 прозаик) иде бу мәкалә гәзиткә әзер­ләнгәндә. Алар арасында иң өлкәне булган Гайса Хөсәенов 94нче яше белән барганда 28 июльдә дөнья куйды. Тарихи романнар авторы, әдәбият белгече, фән докторы, профессор, академик иде ул. Нинди авырлыклар кичереп үскән, кеше булган, иҗатта һәм фәндә казанышларга ирешкән бу шәхес — үзе бер зур ро­ман герое!
Сугыш чоры балалары... Әдәбиятка бер үк елларда килгән һәм анда үз урынын тапкан дүрт иҗатчыны телгә алып үтәм. Алар — Башкортстанның халык шагыйрьләре Равил Бикбаев, Тимер Йосыпов, Кадим Аралбай һәм Хәсән Назар. Алар язганнарны укып бару, гәзитебездә бастырырга әзерләү генә түгел, үзләре белән дә озак еллар дәвамында аралашу, фикер алышу күңел офыкларымны киңәйткәндер дип уйлыйм.
“Әдәбият олимпы”на күтәрелергә минем замандаш-чордашларга да (башкортларда “тистер” дигән бик тө­гәл сүз бар) чират җитте. Болар — Башкортстанның халык шагыйрьләре Факиһа Тугызбаева, Гөлфия Юнысова (Иделбаева), Тамара Ганиева. Байтак тормыш тәҗрибәсе туплагач кына Уфага килүләре сәбәпле соңрак танышкан халык язучылары Флорид Бүләков белән Таңчулпан Гарипова...
“Кызыл таң”да журналист буларак тирән эз калдырган әдәбият аксакалы Равил Шаммаска быел февральдә “Башкортстанның халык шагыйре” исеме бирелде. Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудашлардан башлап мондый мәртә­бәле исем алган җиденче “Кызыл таң”чы булды ул.
Быел май ахырында, шулай ук, язучы-сатирик, шагыйрь, публицист Мар­сель Сәлимовка, тарихчы-туган якны өйрәнүче Михаил Чвановка — “Башкортстанның халык язучысы”, язучы, шагыйрь, тәрҗемәче Роберт Паль­гә һәм язучы-энциклопедист, шагыйрь, профессор Рәшит Шәкүргә “Башкорт­станның халык шагыйре” исеме бирелде.

Фәрит Фаткуллин.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: