Әгәр тарихка күз салсак, 1934 елның 28 декабрендә Харбин шәһәрендә махсус орган – Русия эмигрантларына карата махсус административ вәкаләтләр бирелгән эмигрант даирәләренең күренекле вәкилләреннән төзелгән “Маньчжурия империясендә Русия эмигрантлары эшләре буенча бюро” (БРЭМ) оештырыла.
Бюрога Маньчжу-Ди-Года яшәүче Русия эмигрантларының матди һәм хокукый хәлен ныгыту, эмигрантларга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Маньчжу-Ди-Го хөкүмәте белән элемтәләр урнаштыру, эмигрант мәсьәләләрен хәл итүдә япон администрациясенә ярдәм күрсәтү функцияләре йөкләтелә.
Хабаровск крае дәүләт архивы сайтында (https://gakhk.khabkrai.ru/projects/brem/) “Маньчжуриядә Русия эмигрантлары” биобиблиографик белешмәсендә урнаштырылган Бюро документлары аның барлыкка килү тарихын, 1934 елның декабреннән 1945 ел ахырына кадәр аның төрле яклы эшчәнлеген чагылдыра. Әлеге база шәхси эшләрнең эзләү мәгълүматлары белән Русия эмигрантларының электрон алфавит каталогын тәкъдим итә.
Эмигрантлар арасында татарлар һәм безнең якташларыбыз бик күп. Архив сайтында “татарин”, “тюрко-татарин”, “магометанство”, “Уфимская губерния”, “Бирский уезд” сүзләрен язып яисә исем һәм фамилия буенча якташларыбызны, татар мөһаҗирләрен табарга мөмкин.
Элекке Бөре өязе – Башкортстанның иң зур административ берәмлекләренең берсе. Ул бүгенге Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Дүртөйле, Илеш, Караидел, Калтасы, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл, өлешчә Кушнаренко һәм Чакмагыш районнары территорияләрен үз эченә алган. Бөре өязе буенча табылган кайбер шәхесләр турында мәгълүматларны карап үтик.
Сайттан мин әлеге Дүртөйле районыннан булган якташларыбыз Мәрьям һәм Хәсән Арслангәрәйләр турында фотосурәтләре белән мәгълүматлар таптым:
“Арслангәрәй Хәсән 1896 елның 10 маенда Уфа губернасы Бөре өязе Юкәлекүл авылында туган. Дине – мөселман, милләте – төрки-татар. Белеме – 1907-09 елларда Юкәлекүл авылында милли башлангыч мәктәбен тәмамлаган. Һөнәре – коммерсант. Эш урыны – Синьцзин шәһәре, “Уфа Тоокай” кибете хуҗасы. Маньчжуриягә 1922 елның 30 декабрендә Новокиевсктан Хунь-Чунь аша Геринга килгән. Сәяси карашлары – милләтче, “Идел-Урал” җәмгыяте әгъзасы. Хәрби хезмәткә 1915 елда 16нчы Себер укчылар полкына чакырыла. 1915-18 елларда империалистик сугышта, 1919-22 елларда Гражданнар сугышында, Боз походында катнаша. Гаилә хәле – өйләнгән. Хатыны Арслангарей Мариям (1914 елның 24 августында туган), улы – Фәтхелҗан (1935 елгы), кызлары: Зөләйха (1937), Ләйлия (1938), Сабира (1940), Нурия (1942).
Арслангәрәй Мәрьям 1914 елның 24 августында Благовещен шәһәрендә туган; дине – мөселман, милләте – төрки-татар. Белеме – 1921-24 елларда – Благовещен шәһәрендә милли башлангыч мәктәптә, 1932 елда Харбин шәһәре училищесында укыган. Йорт хуҗабикәсе. Маньчжуриягә Сахалин аша Благовещеннан 1926 елның 20 июнендә килгән. Сәяси карашы – милләтче. “Идел-Урал” җәмгыяте әгъзасы”.
Менә тагын бер якташыбыз турында мәгълүматлар: “Александр Иванович Богаев, 1901 елның 15 мартында Уфа губернасы Бөре өязенең Дүртөйле авылында туган; дине – православие, милләте – урыс. Белеме – 1917 елда Уфада һөнәрчелек училищесын тәмамлаган, бухгалтер, шофер. Эш урыны – “Neon Tube Co”. Маньчжуриягә Каппель армиясе белән 1920 елның 20 декабрендә килгән. Сәяси карашлары – юк. Иҗтимагый, сәяси оешмаларда тормый. Хәрби хезмәткә 1917 елда алына, Колчак армиясе составында Гражданнар сугышында катнаша.
Гаилә хәле – өйләнгән. Хатыны – Богаева Елена Моисеевна (1910). Хатынының әнисе – Лядова (кыз фамилиясе Берсенева) Матрона Павловна (1884), хатынының атасы – Лядов Моисей Андреевич (1871). Хатынының энеләре: Лядов Петр Моисеевич (1914), Федор (1899), Алексей (1910). Хатынының кыз туганнары: Лядова Зинаида Моисеевна, Лядова Евдокия Моисеевна, Лядова Антонина Моисеевна, Александра (1897).
Мәкки Газизов әлеге Илеш районының Карабаш авылыннан: “1897 елның 06 (16) февралендә Уфа губернасы Бөре өязе Илеш волосте Карабаш авылында туган, крестьян, дине – мөселман. Белеме – 1910-14 елларда Бәләбәй шәһәрендә башлангыч мөселман мәктәбендә укыган. Кара эшче. Хуҗалык һәм йөк ташу белән шөгыльләнә. Маньчжуриягә 1922 елның маенда килә. Сәяси карашы – монархист. Иҗтимагый, сәяси оешмаларда тормаган.
1916 елда Ырынбур губернасының Троицк шәһәренә император армиясе пехотасына хәрби хезмәткә чакырыла. 1916-17 елларда 320нче Чембарс пехота полкы составында, Гражданнар сугышында Ак армиянең 13нче Уфа полкы составында катнаша. Гаилә хәле – өйләнгән. Хатыны – Газизова Фатый-ма (1906), уллары: Часаландин
(1919), Мәстәхим (1924), Әмир (1931), Мөхәммәд (1930), Газизов Сафиля (20.05.1936), Газизов Дәүләт (04.07.1943); кызы Газизова Бибинар (03.02.1941), үги кызы Садия
(21.06.1928 )”.
Бөре өязеннән тагын берничә мөһаҗир турында мәгълүмат:
“Бекбов Мөхәммәт Шәйхетдин улы, 1877 елның 10 ноябрендә Уфа губернасының Бөре өязе Нөркә волосте Истерик авылында туган; дине – мөселман, милләте – татар. Белеме – авыл мәхәллә мәктәбе. Хезмәт урыны – Люмо станциясе, подрядчы, Кавасакида каравылчы. Маньчжуриягә 1927 елда Владивостоктан килә. Сәяси карашы – монархист. Ерак Көнчыгыш армиясе казаклар союзында һәм мөселман җәмгыятендә торган. 1899 елда 7нче Новороссийск драгун полкында хәрби хезмәткә чакырыла. Бөек сугышта катнаша. Гаилә хәле – өйләнгән. Хатыны – Бекбова Әшряпҗамал Зариф кызы (1885)”;
“Габделганиев Заһир (Мөхәммәтзаһир), 1891 (1895) елның 1 мартында Уфа губернасы Бөре өязе Түбән Тәтешле авылында туган, крестьян, дине – мөселман, милләте – татар. Белемсез. Һөнәре – игенче. Маньчжуриягә 1920 (1923) елда Колчак армиясе белән килә. Сәяси карашы – монархист. Мөселман җәмгыятендә тора. Хәрби хезмәткә 1916 елда Орск полкына алына. 1919-23 елларда Ак армиянең 8нче Канск дивизиясе составында катнаша. Гаилә хәле – буйдак”;
“Абзалтынов Солтан, 1899 елның 20 февралендә Бөре өязенең Яңа Кара авылында туган, дине – мөселман, милләте – татар. Белемсез. Эш урыны – Кондо авылында такта яру заводы, рамнар ясаучы. Маньчжуриягә 1922 елда армия белән килә. Сәяси карашы – монархист. Хәрби хезмәткә 1919 елда Курган шәһәренә 1нче Троицк кадрлар полкына чакырыла. 1919-22 елларда Гражданнар сугышында Ирекле полк составында катнаша. Гаилә хәле – өйләнгән. Хатыны турында мәгълүмат юк”.
Менә шундый язмышлар...
Хөрмәтле гәзит укучылар, югарыда язып үтелгән шәхесләрнең арытабангы язмышы турында мәгълүматларыгыз булса, “Кызыл таң” редакциясенә, мәкалә авторына 8 (347) 273-46-19 телефоны буенча шалтыратып хәбәр итүегезне үтенәбез.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.