+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

БДИ – белем дәрәҗәсен исәпләү

Аның нәтиҗәләре ничек булыры балага да, укытучыга да, ата-анага да бердәй бәйләнгән.  

БДИ – белем дәрәҗәсен исәпләү
БДИ – белем дәрәҗәсен исәпләү

Аның нәтиҗәләре ничек булыры балага да, укытучыга да, ата-анага да бердәй бәйләнгән.

Русиядә Бердәм дәүләт имтиханы буенча тәҗрибә 1997 елдан башланды. Ул элекке мәгариф министры Владимир Филиппов башлангычы белән кертелде. Беренче елны ул мәҗбүри булмады, аны “чыгарылыш сыйныф укучыларының ихтыярый тесты” дип атадылар. Эксперимент уңышлы дип табылды. Русиянең мәгариф министры Владимир Филиппов 2003 елда Европаның мәгариф министрлары җыенында БДИ тапшырудагы уңышлар турында сөйләде. Европа комиссиясе бу башлангычны хуплап, ике баскычлы (Болон стандарты) укытуга күчү турында документны имзаларга тәкъдим итте, Русия, әлбәттә, аны кабул итте. Шулай итеп, БДИ мәҗбүригә әйләнде, югары уку йортларында ике баскыч­лы белем алу: бакалавриат һәм магистрлык кертелде.

БДИ тарихына килсәк, аны Америка уйлап табучысы Эдисон нигезләгән. Ул эшкә алынучыларга 163 сораудан торган тест әзерләгән. Шуларга 70 процент дөрес җавап бирүчеләр эшкә алынган.
БДИга караш төрлечә, аны тәнкыйтьләүчеләр, СССР чорындагы мәгариф системасын сагынучылар булса да, артка юл юк, шуңа ул хакта сүз куертып тору кирәкми.
БДИның уңышлы якларына килгәндә, ул югары уку йортларында ришвәтчелекне бетерде. Хәзер мәктәпне тәмам­лаучы БДИ нәтиҗәләре буенча илнең теләсә-кайсы уку йортына керә ала. Ләкин баштагы елларда мәктәпләр­дә ришвәтчелек артуы күзә­телде. Бу хакта, аеруча, 2010 елларда хәбәрләр күп булды. Мәктәп директорларына акча түләп, балаларына югары нәтиҗәләр алу очраклары турында ише­тергә туры килде. БДИга әзер­ләгән укытучылар­ның укучыларына ярдәм итүләре, телефоннар белән файдалану очракларын да ишеткәнем булды. Бер түрә­нең: “Балам­ның беренче БДИ нәтиҗәсе югары булмагач, үземә кысылырга туры килде”, дип әйткәне истә. Димәк, нәтиҗә­ләрне “күтәрү” юллары да булган. Соңгы елларда видео­күзәтү системасы кер­телгәч, тәртип­ катыландырылгач, мондый хәлләр киме­гәндер дип уйлыйм. БДИның тагын бер уңышлы ягы – укытучыларны кызыксындыру. Ягъни, заманча әйткәндә, мотивлаштыру. БДИда 100 балл җыйган укучылар тәрбияләгән укытучыларга акча түләү кертелде. Русиянең төрле төбәк­ләрендә төрлечә, Башкортстанда ул 50 мең сум тәшкил итә. Бу бер тапкыр бирелә торган акча. БДИ кертелгәндә укы­тучыларның хезмәт хакы чыгарган укучы­ларының балларыннан чыгып исәпләнәчәк диелсә дә, ул тормышка ашмады. Соңгы елларда имтиханны 100 баллга тапшырган укучыларга 100 мең сум түләү дә кертелде. БДИ бар укучылар өчен дә бер, ягъни объектив, гадел узуга да өметләр уята. Тагын бер уңышлы ягы – апелляция бирергә, киләсе елда әзер­ләнеп кабат көчне сынап карарга була.
Бердәм дәүләт имтиханы тапшырган ике бала атасы буларак, мин укучыларга һәм ата-аналарга аннан курыкмаска, йөрәк өянәге алу хәленә җитмәскә чакырам. Иң мөһиме – соңгы ике елда ныклап әзерләнү. Мәктәптә укудан соң БДИ фәннәре буенча оештырылган дәресләргә йөрү, югары уку йортларындагы шундый курсларга язылу, Интернет аша онлайн дәресләр, вебинарлар алуда ярдәм итәчәк. Дөрес, алар өчен түләргә туры килә. БДИның иң начар ягы – кайбер мәктәпләрдә укытучы­ларның программа буенча фәннәрен укыту белән генә чикләнүләре, БДИга махсус әзерләмәү. Шулай ук акча түләп репетитор яллау, Интернет аша курслар – вебинарлар сатып алу өстәмә чыгымнар сорый. Аны һәр ата-ана да күтәрә алмый. Бу үзенә күрә гаделсезлек тудыра. Шулай ук БДИ “кирәкле” һәм “ки­рәксез” фәннәр дигән караш барлыкка китерде. Бу да яхшы күренеш түгелдер.
БДИ нәтиҗәләре буенча төпкел авылларда укыган укучылар да илнең иң мәр­тәбәле уку йортларына керә ала. Моның өчен тырышлык, югары баллар җыю гына кирәк. Миңа бер елны поездда Мәскәүдән кайтканда Стәр­летамакта яшәүче ике укучы белән аралашырга туры кил­гән иде. Бер мәктәптән ике укучы Мәскәүнең Халыкара мөнәсәбәтләр институтына керә алган. Ә бит кайчандыр бу хакта хыялланып та булмый иде.
БДИга әзерлек белән бер үк вакытта аттестатның да кызылын алсаң, күкрәгеңдә ГТО буенча алтын медалең дә балкыса, олимпиадаларда җиңү­че дә булсаң, укырга керү өчен өстәмә мөмкинлекләр тагы да арта. Һәр уку йорты болар өчен баллар өсти. Аны икенче төрле “портфолио” дип тә атыйлар. Шулай булгач, Ленинчарак әйткәндә, тырышырга, тырышырга һәм тырышырга кирәк.

Мөнир ВАФИН.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: