Матросовмы, Мөхәммәтҗановмы?!
Википедиядә һәм башка чыганакларда Александр Матвеевич Матросов турында бихисап материаллар табарга мөмкин. Алар арасында бер-берсен кабатлап, туры килгәннәрдән мондый мәгълүмат бар: Александр Матросов 1924 елның 5 февралендә туган, кызылармияче, укчы-автоматчы. Калинин өлкәсе Локнян районының Чернушка авылы янында барган алышта 1943 елның 27 февралендә дошман дзоты амбразурасын күкрәге белән каплап һәлак була. 1943 елның 19 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. “Матросов батырлыгы” исеме астында дөньякүләм танылу ала.
Аерым рәсми чыганакларда Александр Матросовның Украинаның Екатеринослав шәһәрендә тууы күрсәтелә. Хәзерге вакытта ул Днепропетровский өлкәсенең Днепр шәһәре буларак билгеле. Башкортстан энциклопедиясендә язучы Рәүф Насыйров Александр Матросовның чын исеме Шакирҗан Юныс улы Мөхәммәтҗанов икәнлеге турында яза, аның Башкортстанның Тамьян-Катай кантоны Кунакбай авылында (хәзерге Учалы районы) тууын дәлилли. Әлеге фаразга ярашлы, Матросов фамилиясен Шакирҗан туган йортыннан качып киткәч ала, балалар йортына урнашканда да шул фамилияне яздыра. Моннан тыш, Александр Матросовның нәсел чыгышы буенча Самара губернасының Высокий Колок авылыннан булуы турында да мәгълүмат бар. Нина Дубовикның “Мин барыбер кеше булам” китабында (2016 ел) Матросовның туган төбәге итеп Ульяновск өлкәсендәге Зин Овраг авылы күрсәтелә. Бу җәһәттән йомгаклап шуны гына әйтәсе килә: Александр Матросовның язмышын ачыклауга алынучылар дәлилләрен раслау максатында рәсми документлар китерә. Әйткәндәй, тикшерүләр хәзерге чорда да дәвам итә һәм, ниһаять, дөреслек ачыкланыр, дип ышанасы гына кала.
Чынлап та, Александр Матросовның язмышы шактый катлаулы, ул үсмер чагында ук хөкемгә тарттырыла, берничә тапкыр колонияләрдә утырып чыга. Атап әйткәндә, Матросов Уфаның 2нче балалар хезмәт колониясенә җибәрелә, аның монда 1941 елның 21 апрелендә китерелүе теркәлгән. 1942 елның сентябрендә Матросов Киров районы хәрби комиссариаты тарафыннан Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенә чакырыла. Нәкъ менә шушы җитди документ аны Башкортстан белән ныклы бәйли дә инде. Фронтка кадәрге хәрби әзерлекне яшь кызылармияче сугышчан уку пунктларында үтә һәм 1943 елда алгы сызыкка җибәрелә. 27 февральдә Александр Матросов хезмәт иткән батальонга немец-фашист гаскәрләрен Чернушка авылы яныннан бәреп чыгару бурычы куела. Әмма һөҗүм итүчеләр өч дзотта урнаштырылган пулеметлар утына эләгә. Шуларның икесен безнең гаскәрләр юк итсә дә, өченче дзоттан ату дәвам итә. Аны юк итү бурычы ике солдатка – Петр Огурцовка һәм Александр Матросовка йөкләтелә. Һөҗүм барышында Огурцов каты яралана, ә Матросов ут ноктасына таба шуышуын дәвам итә. Ниһаять, шактый якын килеп, дзотка ике граната ташлый. Пулемет атудан туктый, әмма безнекеләр һөҗүмгә күтәрелү белән яңадан ата башлый. Бу вакытта Матросов аягөсте басып, ут ноктасына ташлана һәм гәүдәсе белән амбразураны каплый. Менә шул рәвешле, гомерен корбан итеп, кызылармияче Матросов сугышчан бурычын үтәүгә ирешә.
Александр Матросовның батырлыгы язма чыганакларда күпчелектә шулай сурәтләнгән. Әмма соңрак башка фаразлар барлыкка килә, атап әйткәндә, Матросовның яраланып, дзотка очраклы рәвештә генә егылуы турында язучылар да табыла. Амбразураны капламыйча да, пулементны атудан туктату мөмкинлеге булу турында да фаразлар килеп чыга. Әмма бу вакыйга шаһитлары, мәсәлән, исән калган Огурцов, батальон фельдшеры Галина Суднова аларны кире кагып, Матросов батырлыгының рәсми фаразын раслый. Сугышчан иптәшләре гомерен саклап калу өчен Матросовның үзен корбан итәргә әзер булуына чын күңелдән ышана алар.
Александр Матросов батырлыгын мәңгеләштерү максатында ил дәрәҗәсендә җитди чаралар күрелә. Аңа Герой исеме бирелү турында әйтелгән иде инде. Моннан тыш, Александр Матросов исеме ул хезмәт иткән 254нче гвардия укчы полкына бирелә, үзе мәңгелеккә 1нче рота исемлегендә теркәлә. Сугыштан соңгы елларда Советлар Союзының күп кенә шәһәрләрендә Александр Матросовка һәйкәлләр куела башлый, хәзерге вакытта Русиядә генә егермегә якын һәйкәл исәпләнә. Алар Башкортстанда аеруча киң таралган. Уфадан тыш Александр Матросовка һәйкәлләр урнаштырылган шәһәрләр исемлегендә Дүртөйле, Ишембай, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак бар. Монысы инде Александр Матросовның безнең республикага якынрак булуына бер ишарә.
Миякәнең данлыклы улы
Матросов батырлыгын кабатлаучылардан элекке СССР чикләрендә Бөек Ватан сугышының 402 яугире билгеле. Миякә районы егете, Советлар Союзы Герое Миңнегали Хәбибулла улы Гобәйдуллин – шуларның берсе. Ул Өршәкбаш-Карамалы авылында 1921 елның 8 мартында туган. Авыл малае биредәге җидееллык мәктәпне тәмамлагач, бәхет эзләп чит тарафларга юллана – 1939 елда Чиләбе өлкәсе Әшә шәһәренә барып чыга. Бу төбәк металл кою заводы белән билгеле, Миңнегали эшкә шунда урнаша, тимер эретү цехында хезмәт сала. Баксаң, завод аның хезмәт юлында бер баскыч кына булган икән. Язмыш аны Баку шәһәренә китерә, 1940-41 елларда биредә һөнәр ала, нефть промыселларында эшли. Әмма сугыш чыгу егетнең хыялларын да юкка чыгара. Кызыл Армия сафына чакырылгач, шактый гына белеме барлыгын исәпкә алып, аны хәрби училищега укырга җибәрәләр. 1943 елның җәендә кыска вакытлы курслар үткән лейтенант Гобәйдуллин фронтка озатыла һәм Өченче Украина фронтының 109нчы укчы дивизиясенең 309нчы укчы полкына пулеметчылар взводы командиры итеп билгеләнә. Бу – Гитлер гаскәрләре безнекеләрне тоташ фронт буенча кысрыклап, Днепр ярларына якынлашкан мәл. Гобәйдуллинның биографиясенә кагылышлы язмаларда аның батырларча сугышуы, алышларда каһарманлык үрнәкләре күрсәтүе турында язылган. Шуларның берсе Молочный елгасы янында була. Ике тапкыр яраланса да, ул сугыш кырын ташламый, оста командалык итеп, взводын немецларга каршы туплауга ирешә. Николаев өлкәсенең Соломки авылы тирәсендә 1944 елның 21 гыйнварыннан 4 февральгә кадәрле чордагы алышта, аннары 7 февральдә Зур Лепетиха авылына һөҗүм барышында кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәткән өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Батыр офицерның гомерен өзгән алыш исә 1944 елның 8 мартында була. Взвод командиры лейтенант Миңнегали Гобәйдуллин фашист гаскәрләренең Дудчаны-Рядовое рубежында шактый уңайлы калкулыкта урнашкан ут ноктасын бернигә карамыйча юк итү турында боерык ала. Дошман оборонасын шул очракта гына өзеп була. Һөҗүм барышында авыр яраланган лейтенантка боерыкны үтәү өчен атаканы тоткарлаган немецларның пулемет дзоты амбразурасын гәүдәсе белән каплаудан башка чара калмый. Батыр офицер сугышчан бурычын гомерен биреп булса да үти. Әлеге каһарманлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 3 июнендәге указы белән гвардия лейтенанты Миңнегали Гобәйдуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Исемен данга күмгән яугир Николаев өлкәсенең Александровка авылы читендә җирләнә, аннары Дудчаны авылы янына күчерелә.
Александр Матросов батырлыгын кабатлаган кыю сугышчының исемен мәңгеләштерү буенча лаеклы гамәлләр кылынуын да билгеләп үтик. Ул һәлак булган Дудчаны авылында Миңнегали Гобәйдуллинга һәйкәл бар, аның исеме бу төбәктәге берничә шәһәр урамына бирелгән.
Данлыклы яугирнең исеме халык хәтерендә, аның батырлыгы турында хатирәләр туган тарафларында да кадерләп саклана. 1965 елда, мәсәлән, Өршәкбаш-Карамалы авылында Миңнегали Гобәйдуллин музее эшли башлый, 2005 елда исә һәйкәл ачыла. Авыл мәктәбе дә батыр якташ исемен йөртә. Данлыклы сугышчының исемен мәңгеләштерү юнәлешендә Башкортстан күләмендә дә зур эшләр башкарылган. Алар арасыннан олы горурлык белән Уфадагы Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллин монументын билгеләргә була. Күренекле башкорт язучысы Яныбай Хамматов яугир тормышына “Туган көн” романын багышлады.
Быел республика күләмендә батыр яугирнең 100 еллыгы колачлы чаралар белән билгеләнде. Өршәкбаш-Карамалы авылы мәктәбе, Герой музее хезмәткәрләре тырышлыгы белән укучылар арасында конкурслар оештырылды, тантаналы кичәләр, спорт ярышлары үтте. Әмма иң мөһиме – якташ-яугирнең батырлыгы сугыш башлануга 80 ел үтсә дә, халык хәтерендә саклана.
Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ.