-9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар

150 сум — күпме, әллә чүпме?..

Мин бүген 150 сум акча турында язарга булдым әле. Әйе, әйе, гаҗәпләнмәгез! Нәкъ шулай. 150 сум — күп акчамы, азмы? Кемдер, чүп, дияр. Килешәм. Кемдер, кайвакыт бик тә ярап куя ул, дияр. Шулай ук килешмичә булмый. Әгәр син итекләр кибетенә кереп, яхшы күннән соңгы мода буенча тегелгән аяк киеменә кызыгып карап торасың икән, 150 сум — чүп. Әгәр хезмәт хакын алырга бер көн калган, ә кесәңдә 150 сум акчаң бар икән, бик тә күп була ул! 150 сумга бер икмәк һәм бер литр сөт яисә кефир алып була, мәсәлән. Безнең Матбугат йортының ашханәсендә 150 сумга тамак туярлык төшке аш ашарга мөмкин. “Алга” картасына 150 сум акча салып, автобуста 6 тапкыр йөрергә була. Бу бит әле өч көн эшкә барып кайту мөмкинлеге дигән сүз! Их... Шулай да, ни дисәң дә, чүп инде ул 150 сум, чүп... Бигрәк тә бүгенге заманда. Хаклар көннән-көн арту, акча очсызлану заманында...

150 сум — күпме, әллә чүпме?..

Мин бүген 150 сум акча турында язарга булдым әле. Әйе, әйе, гаҗәпләнмәгез! Нәкъ шулай. 150 сум — күп акчамы, азмы? Кемдер, чүп, дияр. Килешәм. Кемдер, кайвакыт бик тә ярап куя ул, дияр. Шулай ук килешмичә булмый. Әгәр син итекләр кибетенә кереп, яхшы күннән соңгы мода буенча тегелгән аяк киеменә кызыгып карап торасың икән, 150 сум — чүп. Әгәр хезмәт хакын алырга бер көн калган, ә кесәңдә 150 сум акчаң бар икән, бик тә күп була ул! 150 сумга бер икмәк һәм бер литр сөт яисә кефир алып була, мәсәлән. Безнең Матбугат йортының ашханәсендә 150 сумга тамак туярлык төшке аш ашарга мөмкин. “Алга” картасына 150 сум акча салып, автобуста 6 тапкыр йөрергә була. Бу бит әле өч көн эшкә барып кайту мөмкинлеге дигән сүз! Их... Шулай да, ни дисәң дә, чүп инде ул 150 сум, чүп... Бигрәк тә бүгенге заманда. Хаклар көннән-көн арту, акча очсызлану заманында...

Ни өчен 150 сум акча турында язарга булдым? Моңа бер очрак этәрде. Күптән түгел 9 яшьлек улымны Уфаның бер балалар дәваханәсенә компьютер томографиясе үтәргә юлладылар. Килдек. Таптык. Кердек. Өлгердек. Югыйсә, Уфаның Черниковка бистәсенә шәһәрнең икенче ягыннан барып җитү тиз түгел. Эштән сорап китеп, Сипайловодан баланы алып йөргәч - бигрәк тә. Ак халатлы ханым каршы алды. Шәфкать туташы булса кирәк дип уйлап куйдым.

"Пеленка алып килдегезме? Ә диск?" — Ул безне шундый сораулар белән каршы алды. Дәваханәгә вакытында килеп җитүдән туган шатлык күңелдә эреп юкка чыкты. Бездә тегесе дә, монысы да юк. Ул хакта ничектер уйланмады да, әйткән кеше дә булмады. Моны белгәч, ак халатлы ханым безне шелтәләп алды: "Сез бит шәхси клиникага килмәгәнсез! Алып килергә кирәк иде..."

Баланы бернәрсә дә җәймичә аппаратка яткырдылар. Ярар инде, мин әйтәм, кайту белән юынырбыз. Улым да, мин дә дулкынланабыз, чөнки мондый процедураны беренчегә үтү.
— Миңа чыгып торыргамы? — димен.
— Үзегез карагыз инде. Артык нурланыш кирәк булмаса, чыгыгыз...

Дулкынланган чакта баш тиз генә эшләми инде ул. Аеруча, балаң өчен дулкынланганда. Миңа артык нурланыш кирәкмидер дигән фикергә килгәндә компьтер томографиясе үткәрелә башлаган иде инде шикелле. Әллә вакытында чыгып өлгердем, әллә юк.

Ходайга шөкер, бу процедураны имин генә үттек, нәтиҗәне көтәбез. Менә, ниһаять шәфкать туташы безне бүлмәгә чакырды һәм без табибны күрү бәхетенә ирештек. Ул бездә җитди тайпылышлар булмавын әйтеп шатландырды һәм янә шул диск турында сорады. Юк кына бит инде ул диск дигәннәре! Мин ул түгәрәк дискларны кайчан соңгы тапкыр күргәнемне дә хәтерләмим. Хәзер флешка, электрон почта заманы.
— Миндә флешка бар. Электрон почтамны да әйтә алам, — димен.
— Юк, без тикшеренү нәтиҗәсен дискка гына яздырып бирәбез.
— Хәзер безгә нишләргә соң инде?
— Бездә диск бар, 150 сум.

Әәә, мин әйтәм, юкәдә икән чикләвек! Кайгыга калдым. Юк инде, акча кызганудан түгел. Сүз газиз балаңның сәламәтлеге хакында барганда без, әниләр, риваятьтәге кебек, күкрәктән йөрәкне дә алып бирергә ризабыз. Мин үзем белән 150 сум акчам бар микән дип кайгырам. Әйткәндәй, хәзер карталар заманы. Кибеттә дә карта белән түлибез, транспортта да. Бәхеткә, сумкада 100 сумлык кәгазь һәм бераз тимер акчалар табылды. Табиб белән шәфкать туташы минем сумкада актарынганны сабырлык белән көтәләр. 100 сумны табибның өстәленә куйдым да вак акчаларны саный башладым.

Шунда бүлмәгә тагын бер медицина хезмәткәре килеп керде. Безнең табиб яшен тизлегендә теге 100 сумлыкны амбулатор картабыз белән каплады. Күрәм, табибта да дулкынлану сизелә. Ә миңа нишләргә соң? Мин бит теге тимер акчаларны санап торам. Нишлим инде, санавымны дәвам иттем. Мин санаган саен табибның куллары ныграк калтырый кебек тоела. Санап бетердем дә, 50 сум җыелганга сөенеп, ул акчаларны, шалтыратып, табибның өстәленә куйдым. Миңа чыгып торырга куштылар. Чыктым. Бераздан инде тынычланган табиб безгә нәтиҗә белән ак кәгазьгә төрелгән дискны чыгарды.

Баланың сәламәтлегендә тайпылыш булмаганга сөенсәм дә, дәваханәдән кайтканда күңелне ниндидер башка тойгылар да биләде. Моңсулык та, кызгану да кебек... Кемне генә кызганып бетәсең инде бу дөньяда? Бездән соң компьтер томографиясе үтәргә керергә җыенган, дәваханәдә яткан балаларнымы? 150 сум акча сораган, соңыннан аны хезмәттәшеннән яшергән табибнымы? Тормыш кырыслыгыннан усалланган шәфкать туташынмы?

Мин медицина хезмәткәрләрен чын күңелдән ихлас хөрмәт итәм. Аларның һөнәре - дөньядагы иң әһәмиятлеләрнең берсе. Гомерләрне коткаручы, сәламәтлек сагында торучылар яхшы хезмәт хакы алырга тиеш, билгеле. Чөнки аларның хезмәте — бәяләп бетергесез. Соңгы елларда медицина хезмәткәрләренә игътибар артты, хезмәт хаклары да бераз күтәрелде кебек. Әлбәттә, араларында аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә бардыр. Шуңа да 150 сумга диск сатучы табиб күңелдә күңелсез тойгылар калдырды.

Кеше күңеле — кара урман, тормышы җиде йозак астында... Бәлки, табибның да хезмәт хакы алырга берничә көн калгандыр, ә кесәсендә җилләр уйныйдыр...

Кызык, 150 сумны табиб белән шәфкать туташы бүлешә микән? Әгәр көн саен безнең кебек берничә “пациент-клиент” килсә дә, диск сату төшемле генә булырга мөмкин бит? Булсын әйдә. Бу тормышта кем ничек булдыра ала, шулай яшидер инде...
Ә сез ничек уйлыйсыз?..

Ләйсән Якупова.

 

Автор:Ләйсән Якупова