+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Благовар — Уфа арасы, алга таба барасы ...

Архив документларыннан күренүенчә, башкала үсешендә әлеге төбәк вәкилләренең өлеше саллы булган.

Благовар — Уфа арасы, алга таба барасы ...
Благовар — Уфа арасы, алга таба барасы ...

Уфаның 450 еллык юбилее уңаеннан Башкортстан Республикасы башкаласының үткәненә багышланган тарихи тикшеренүләрнең сизелерлек артуы табигый, шуңа бәйле бу юнәлештә нәшер эшчәнлеге дә активлашты. Һәрхәлдә, республиканың дәүләт телләрендә Уфа тарихына багышланган китапларның күпләп дөнья күрүе дә моңа мисал. Әмма Уфаның күпмилләтле шәһәр булуын да күз уңыннан чыгармыйк. Республика башкаласының социаль-икътисади үсешенә күп милләт вәкилләре лаеклы өлеш кертә. Үткән ел ахырында басылып чыккан “Татарлар Уфа тарихында” китабы бай мәгълүмат бирә.

Җиде автор хезмәтләреннән торган җыентык билгеле тарихчы Михаил Родновның “XIX гасырның икенче яртысында Уфаның татар җәмәгать­челеге” мәкаләсе белән ачыла. Бу чордагы демография, статистика һәм малтабарлык мәгълү­матларына таянып, ул шәһәр халкының кемнәр исәбенә тулылануын ачыклый. Элегрәк, идарә итүнең кантон системасы гамәлдә чагында, Башкорт-мишәр гаскәрендә хезмәт итүенә бәйле, төбәкнең мөселман халкы күченеп йөрүдә һәм һөнәр сайлауда нык кына чикләнгән була.
1865 елда шәһәр яңа оештырылган Уфа губернасының башкаласына әверелә. Нәкъ шушы чорда ул сәүдә һәм крестьян катламнарын үзенә тарту үзәгенә әйләнә дә инде. Уфаның һәр яктан татар авыллары белән уратып алынуы моңа аеруча зур йогынты ясый. Әлеге фикергә куәт рәвешендә китапта мишәрләр һәм морзалар тарихы өлкәсендә билгеле галим Илдус Габдуллинның “XIX гасырның беренче яртысы статистика мәгълүматлары буенча Уфа өязе татар авыллары” мәкаләсе бирелгән. Анда, Русиянең дәүләт хәрби-тарих архивында сакланган материалларга нигезләнеп, өязнең мишәр һәм типтәр авыллары турында бай мәгълүмат китерелә, шулай ук Уфа өязенең 1876 елгы картасының фрагменты да урнаштырылган. Мәкаләдә хәзерге Благовар районына караган ике дистәгә якын авылның статистикасы чагылдырылган.
Әмма Уфаны икътисади яктан актив, эшлекле катлам вәкилләре белән тулыландыруга саллы өлеш кертүче төбәкләргә Бәләбәй өязен дә кертеп булыр иде. Аның составындагы Благовар районының Каргалы, Күчәрбай, Абзан һәм башка авылларында яшәүчеләр Уфа шәһәренә нәкъ менә XIX гасырның икенче яртысында күченеп килә. Күрсәтелгән мәкаләсендә Михаил Роднов, 1865, 1869, 1873 еллардагы сәүдә-сәнәгать исәп алу материалларына таянып, аларны аерым төркемгә кертә. Шунда ук Уфа өязенең Төркәй, Дүсмәт авылларыннан күче­нүчеләр дә теркәлгән.
1863 елда Уфада беренче җанисәп алу үткәрелә, ике җенестәге барлык халык саны 20 мең 149 кеше тәшкил итә, шуларның 5,79 проценты мөселманнарга туры килә. Сословиеләргә бүлеп исәпләгәч, алар арасында “гади башкортлар” 1,4 процент булып чыга.
XIX гасыр тарихи чыганакларында Уфага хәзерге Благовар төбәгеннән күченеп килүчеләр турында байтак мәгълүмат сакланган. Ведомстволарга караган архивларда алар туып-үскән авылы атамасы белән теркәлгән, шул ук вакытта Благовар кешеләрен бу төбәккә генә хас фамилияләре буенча да ачыкларга мөмкин.
Әлеге үзенчәлек аерым дәүләт структурасы сыйфатында теркәлгән мөфти Сәлимгәрәй Тевкелев җитәкчелегендәге Диния нәзарәте мисалында ачык күренә. Биредә бүлек мөдирләре вазыйфаларын коллежский асессор Рәхмәтулла Салих улы Мамлиев, титуляр советник Батыргәрәй Гаделша улы Терегулов һәм губерна секретаре Хәйретдин Ибраһим улы Еникеев башкарган. Бу фамилия­ләрнең Благовар районының Каргалы тарафларына каравы бәхәс тудырмый, безнеңчә.
Уфа гарнизонында губерна дәрәҗәсендәге берничә хәрби часть урнашкан була. 70нче пехота резерв батальонында 1873 елда рота командиры һәм адъютант вазыйфаларында хезмәт итүче штабс-капитан Мөхәммәтҗан Харим улы Биглов теркәлгән. Әйткәндәй, морза Бигловлар кавеме шул ук районның хәзерге Иске Абзан һәм Чулпан авылларына бәйле.
Сүз барган чорда Уфада татарлардан чыккан дәүләт чиновниклары күп булмый, әмма алар арасында ранглар табелендә (класс чины) теркәлүчеләр саны арта. Шунысы үзенчәлекле: күпчелектә алар Терегулов, Еникеев фамилияләрен йөртә.
Югарыда телгә алынган шәхесләр турында мәгълүмат Уфага кагылышлы башка тарихи чыганакларда да теркәлеп калган. 1879 елда үткән исәп алу барышында беренче тапкыр йорт хуҗалары турында кварталлар буенча, шулай ук аерым усадьбаларда яшәүчеләргә бәйле мәгълүмат китерелә башлый. Алардан күренүенчә, Благовар морзалары бер тирәдәрәк, атап әйткәндә, Беренче Җәмигь мәчетенә якын урамнарда тупланып яшәгән. Хәзерге Тукай һәм Вәлиди урамнары тирәсендәге 85-87нче кварталлар, чын мәгънәсендә, Каргалының элекке дворяннары “оясы” була. Биредәге йортларда Шәмсикамәр Мамлиева, Бибинәфисә Мамлиева, Хәлимә Терегулова, Фатыйма Еникеева, Арслан­гәрәй һәм Мөхәммәтгәрәй Терегуловлар гаиләләре гомер иткән. Моңарчы телгә алынган штабс-капитан Мөхәммәтҗан Бигловның усадьбасы 84нче кварталда теркәлгән.
Бу уңайдан шундый искәрмә ясау урынлы: Биглов фамилиясе Чакмагыш районында да очрый, тарихи әдәбияттан бу дворян-морзаларның Алатор төбәгеннән хәзерге Югары Аташ авылына күченүе билгеле. Ләкин шактый ерактагы Чакмагыштан Бигловлар кавеменең Уфаны сайлавы икеле, дип исәплибез.
Михаил Роднов тикшеренүләрендә Уфада татар сәүдәгәрләренең киң эшчәнлек җәелдерүенә җирлекле мисаллар китерелә. Алар шәһәрнең банк архивларында сакланган. Бу җәһәттән Уфаның Дәүләт банкы аерылып тора, чөнки кредит алырга теләүче клиентлар җентекле тикшерү үтә, алар архив документларында да чагылыш тапкан. 1899 елның февралендә, мәсәлән, Бәләбәй өязенең Түреш волосте Күчәрбай авылы башкорты (сословиесе буенча) Габдулла Харис улы Ишмаевка кредит бирелү раслана. Ул әлеге авылда яшәсә дә, сәүдә килешүләре Уфа банкы аша үтә. Бу бизнесның авылдан шәһәргә юнәлеш алуы турында сөйли, моны Благовар районыннан чыккан бай катлам вәкилләре дә раслый.
Дәүләт банкына гариза иске татар имласында язылган, ул отставкадагы унтер-офицер Г. Гатауллин тәрҗемәсендә бирелә. Аның култамгасын тәсдыйк иткән Уфа нотариусы К. Ф. Залужный, Күчәрбай авылында яшәүче мулла Харис Шиһабетдин улы һәм Габдулла Харис улы Ишмаевлар “миңа якыннан танышлар” дип белдерә. Банк өчен бу ныклы ышаныч билгесе булып саналган, күрәсең.
Банк архивыннан Харис Ишмаевның сәүдә эшчәнлеге белән – 1875 елдан, ә Габдулла Ишмаевның исә 1892 елдан шөгыльләнә башлавы күренә. Аталы-уллы сәүдәгәрләр туган авылларында мануфактура әйберләре, эшкәртелмәгән тире, шикәр-чәй сата. Еллык әйләнеш 40 мең сум тәшкил итә, вексель буенча кредит алу ысулын киң кулланалар (8 меңгә алып, 12 меңгә саталар). Түләү сәләтен исбат итү максатында Күчәрбай сәүдәгәр­ләре үз кибетләрендә 10 мең сумлык товар, 15 мең сумлык тире запасы булуын күрсәтә. Икътисади яктан хәлле Габдулла Ишмаевның милкендә нигезе таштан зур агач йорт, абзар-куралар, ат абзары, мунча, кар базы һәм лапас булган, барлык биналарның түбәләре калай белән ябылган.
1917 елның июлендә Уфа шәһәр думасына сайлаулар үтә, анкетасында “халык укытучысы” дип исемләнгән Сәлимгәрәй Сәлигаскәр улы Дәүләт­килдиев депутатлыкка күрсәтелә, ләкин аның кандидатурасы шәһәрнең югары органына үтми. Гомумән, урыс дәүләтенең үткәнендә лаеклы урын тотучы Дәүләткилдиевлар кавеме патша Федор Иванович чорларыннан ук билгеле. Ливон орденына каршы сугышта күрсәткән хәрби хезмәтләре өчен Русия хөкүмәте бу кавемнең элекке вәкиле Дәүләткилде Бигловка Кадом өязендә (хәзерге Мордва) 1594 елда крестьяннары белән бергә бүләккә җир бирә. Дәүләткилдиевлар тарихта морзалар буларак таныла, аларның шәҗәрәсен өйрәнүгә чорның олы галиме һәм дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдинов зур көч салган.
Дәүләткилдиевлар Бүздәкнең Килем төбәгендә тамыр җәйгән Тевкелевлар белән якын мөнәсәбәттә тора, хәзерге Благовар районының Таң авылы биләмәсенә кергән төбәктә җир сатып алулары да шуңа бәйле. Эре җирбиләүче алпавытлар кавеменең утары Күгел авылында урнашкан була, админис­тратив яктан ул Бәләбәй өязенең Новоселов волостена карый.
Тарихта Башкортстанның беренче һөнәри рәссамы булып танылачак Касыйм Сәлигаскәр улы Дәүләткилдиев 1887 елның 11 апрелендә шушында туган. Биредә аңа озак яшәргә насыйп булмый, әтисенең вафатыннан соң 7 яшендә әнисе белән Уфага күченә. Болар турында рәссамның Нестеров исемендәге Башкортстан художество музеенда сакланучы автобиографиясеннән билгеле.
Благовар төбәгенең күренекле улы Касыйм Дәүләткилдиевның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган мәкаләләрем “Кызыл таң”да, шулай ук Татарстан матбугатында дөнья күргән иде. Якташ рәссамның Уфаның сынлы сәнгать өлкәсе белән генә чикләнмичә, шәһәрнең мәдәни тормышында да якты һәм үзенчәлекле эз калдыруы ачыкланды. Бу хакта Уфа тарихы турындагы китапта урын алган язмасында Татарстан галимәсе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Алсу Әхтәмова бәян итә. Автор татар театрының кайчан барлыкка килүе, татар телендә беренче спектакльнең кайда (Казандамы, Уфадамы?) уйналуын ачыкларга тырыша. Әйтергә кирәк, мәкаләдә бу сорауга анык җавап табылган.
Шул ук вакытта безне икенче мәсьәлә кызыксындыра, шуңа бәйле “Тормыш” гәзитенең 1916 елның 1 октябрендә чыккан саныннан шундый өзек китерү белән чикләнәбез: “Татар телендә беренче спектакль Уфада 1906 елның 21 апрелендә уйналды. Бу җомга кичендә приказчиклар клубы сәхнәсендә ярлы һәм мохтаҗ шәкертләр файдасына Гаяз Исхакыйның иң популяр пьесаларының берсе “Өч хатын белән тормыш”(1900 ел) куелды. Төп башкаручылар – Гомәр Терегулов, Зөһрә һәм Өммегөл­сем Әхтәмовалар, Бәхрелхәят Дәүләткилдиева, Хәбибулла Әхтәмов һәм Касыйм Дәүләткилдиев”.
Бу вакытта Касыймга 19 яшь була, алдагы елларда аның театр белән бәйләнешләре турында мәгълүмат юк. Исеме текстта китерелгән Бәхрелхәят, мөгаен, аның туганыдыр, чөнки рәссам гаилә кормый, Уфаның хәзерге Карл Маркс урамындагы 32 санлы йортта 1947 елда вафат була.

Фәнүр Гыйльманов.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: