...Нефтекамадан Калтасыга барып җитәрәк “Раҗия чишмәсе” дигән юлкүрсәткеч бар. Шуны узып, уңга борылгач, комташ җәелгән юл офыккача ахыры күренмәс урман эченә алып кереп китә. Тукай әйтмешли: “...Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат...” Ниһаять, юл түбәнгә авыша, алда — уйсулык, Бурсык авылы мәчете манарасы күренә, зәңгәр күл пәйда була, уң якта — өр-яңа йорт-каралтылар...
Узган гасырның 60-70нче елларында күп кенә кече авыллар юкка чыкты, ә Бурсык авылы исән. Аңа хезмәт ветераны, Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, Калтасы районының шәрәфле шәхесе Фәндәвис Фарсый улы Нәфыйков яңа сулыш бирде.
Урман куенына елышып утырган Бурсыкта – нибары 12 йорт. Калтасы районындагы иң кечкенә авыл. Аның тарихы хәзерге Татарстанның Актаныш районы Бурсык авылына барып тоташа. 1902 елда, җир җитмәү сәбәпле, шул Бурсык авылында яшәүчеләрнең бер өлеше үз хуҗалыгын ирекле үстерү өчен читкә китә. Баштарак алар хәзерге Краснокама районының Такталачык авылыннан ерак түгел Акъялан үзәнлегенә күчеп килгәннәр. Мондагы соры урман туфрагы комлы һәм уңдырышсыз булган. 1910 елда авыл халкы Бөре өязе земство управасы рөхсәте белән, Бурсык исемен саклап, хәзерге урынга күчеп килә. 1917 елгы җанисәп буенча авылда 39 йорт булган һәм 217 кеше яшәгән.
Тарихта билгеле, революциягә кадәр ватанпәрвәр татар зыялылары, сәүдәгәрләр, байлар, промышленниклар, муллалар үз хисабына мәчет-мәдрәсәләрен дә салдырган, чит төбәкләргә җибәреп, шәкертләрен дә укыткан, юлларын да төзәттереп торган. Халык исә, ярдәм итүче булганда, бердәм булып алар башлаган эшне күтәреп алган. Әмма, заман башка, заң башка, диләр бит. Совет чорында халкыбыз партиянең “аталарча кайгыртучанлыгына” ышанды һәм шушы сүзләргә ышыкланды. Әмма, ышаныч акланмады. Гигантомания белән мавыгу авылларны үз проблемалары белән язмыш кочагына ташлады. Үгисетелгән кешеләр күңеленә битарафлык кереп оялады.
Әмма, милләтнең ватанпәрвәр уллары бар икән әле. Фәндәвис Нәфыйковның эш-гамәлләре узган гасыр башындагы меценатларныкына тиң. Туган туфракка баскан эз суынмый, ди халык мәкале. Гомумән, Фәндәвис ага – баскан җирендә ут чыгара торган кеше, халыкның шушы сүзләренең хаклыгын ата-бабасыннан мирас итеп алган ипле холык-фигыле, динле һәм милли булмышы, гасырларга кала торган эшләре белән исбат итте. Тәвәккәл, тырыш, максатчан булып күпкә ирешкән шәхес ул. Туган туфракны табаны белән тоеп, авылында ниятләгән һәр эшне үзе башлап, башкаларны оештырып, авылдашларын да сөендереп, үзе дә башкарган эшеннән тәм табып яши. Авылны саклап калу өчен янып йөри.
– Авыллар бетеп бара. Бетермәскә иде бит. Югарыдан гына ярдәм көтеп утырсак, бетәрбез дә. Булганны саклап калырга кирәк!” дигән уйлар егерме еллар элек тынгы бирми башлады, – ди Фәндәвис
ага. – Ныклы карарга килеп, эшне авылга юл салудан башларга булдым. Аннан соң туган нигездә яңа йорт тергездем. Безнең буын мәчет-мәдрәсәләрсез яшәсә дә, иманын югалтмады, ата-аналарыбыз хак динебезне саклап калып, безгә әманәт итеп тапшырды.
Авыл кечкенә булса да, аның уртасында Фәндәвис Нәфыйков төзеткән Аллаһ йортына, зиратны тәртипкә китерергә килүчеләр Коръәннән аять-сүрәләр укып, ил-көнебезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен, сугыш афатләреннән саклавын тели, мәрхүм булган якыннарының рухын шатландырып дога кыла. Авылдашлары олы йөрәкле, киң күңелле, кешелекле, инсафлы һәм ярдәмчел авыл яшәсен өчен җан атып, акчалата да, кул көче белән дә ярдәм итеп, барлык эшне башлап йөргән, үзенең көчен дә, вакытын да кызганмаган Фәндәвис Фарсый улына рәхмәт әйтә.
Бурсык авылы зираты үзенчәлекле некропольне хәтерләтә. Зиратка карата әйтергә яраса, ул бик күркәм. Аның турында сөйләгәндә Фәндәвис аганың дулкынлануы сизелә.
– Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, дибез. Бакыйлыкка күчкәннәрнең соңгы йорты – ул зират. Аны чистартып, тәртиптә тоту – һәрберебезнең изге бурычы. Каберлекләрне таза тоту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш, – ди ул.
Бурсык авылы зираты аның бабаларын, әткәсе һәм әнкәсен, энесе белән сеңлесен, байтак авылдашларын сыендырган. Шушындагы туганнар каберлегендә (мондый мемориал республикада берәү генәдер, мөгаен) Гражданнар сугышы елларында атып үтерелүчеләр дә ята. Һәлак булганнар арасында Фәндәвис Нәфыйковның картәтисе Габделнәфыйк Галләмов та бар.
Кемнәр харап иткән соң аларның газиз башкайларын? …Совет властеның “продразверстка” дигән сәясәте (крестьяннардан азык-төлек җыю, дөресрәге – талау) авыл халкында зур ризасызлык тудырган. 1920 елда хәзерге Башкортстанның төньяк-көнбатышында “Кара бөркет” исемен алган крестьяннар фетнәсе шушы ризасызлык аркасында кабынып киткән. Хәбәр Бурсыкка да килеп җитә. Авыл старостасы бер мылтык, балта һәм сәнәкләр белән коралланган 12 кешелек отряд оештыра да фетнәчеләргә ярдәмгә җибәрә. Әмма яңа власть (большевиклар) отрядларының винтовка һәм пулеметларына мондый корал белән ничек каршы торасың… Бурсыклыларның шушы кечкенә отрядын кулга алалар. Яңа Аткүл авылына алып килеп мәчет янында тезеп бастырып уникесен дә атып үтерәләр. Мәчеткә таба атлаганда, ниләр уйлады икән алар? Өй тулы бала-чага күз алларыннан үткәндер... Илгә килгән билгесез афәт хакында уйлап өлгерделәр микән?.. Эчтән генә “Аллаһу әкбәр... Аллаһу әкбәр...” дип тәкбир әйтә башлагач, кызыллар пулясы гомерләрен өзгәндер...
Авыл халкы корбаннарны олауга төяп алып кайткан, аларның өзелгән тәкбирләрен кабатлый-кабатлый бер кабергә җирләгән… Мәрхүмнәрнең иң яше – 22дә, ә иң өлкәне 60 яшьтә булган.
Совет хакимияте чорында бу хакта сөйләү түгел, искә алу да тыелган иде. Ә Фәндәвис ага онытмаган. Үсмер чакта туганнар каберлеге өстендә яткан таш бабасы Габделнәфыйкның фаҗигасен искәртеп торган. Каберлек өстенә обелиск төзетүне ул – хәтер җебен оныкларга тоттырып калдыру, ди.
– Җәмгыятьтә гражданнар фетнәсе – дәүләт өчен, халык өчен иң куркыныч фаҗига, – дигән иде Бурсык авылы корбаннары истәлегенә куелган обелискны ачкандагы чыгышында Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин. – 1917 елда большевиклар тудырган фетнә шаукымы халкыбызга дистә еллар буе тынгылык бирмәде. Туганнарны үтерү сугышы, җимереклек, ачлык, репрессияләр... Ул еллар корбаннарына куелган бу һәйкәл – киләчәк буыннарны искәртү ул.
Фәндәвис Нәфыйков – сугыш чоры баласы. Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган, Җиңү яулап кайтып, тыныч тормышта арабыздан киткән авылдашлар истәлеген мәңгеләштерү теләген дә тормышка ашыра Фәндәвис ага.
Аксакаллардан сорашып, исемлекне тулыландырып, үз исәбенә авыл уртасында матур истәлек – обелиск булдыра, аның тирәли тимер баганалар утыртып, заманча материалдан рәшәткәләп алуны да оештыра. Һәйкәл элекке кибет урынында (Фәндәвис ага хезмәт юлын шунда башлаган) калкып чыккан. Шушы кечкенә авылдан 52 кеше фронтка киткән. Аларның күпчелеге шул китүдән авылга кайта алмаган. Яу кырында башларын салганнарның бик сирәкләренең генә кайда җирләнүе билгеле. Күбесе – хәбәрсез югалган.
– Сугыш хәсрәте Бурсык авылындагы бер генә гаиләне дә, бер генә йортны да әйләнеп узмады. Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Әйе, безнең буынның балачагы булмады. Ятимлек ачысын да татыдык, ачлык белән дә күзгә-күз очраштык. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәк тә, сыгылмадык-сынмадык. Әткәй нибары 53 яшендә сугыш яраларыннан вафат булды... Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Киләчәк буыннарның якты тормышы өчен үз-үзен аямыйча көрәшкәннәргә рәхмәт хисе йөрәкләрдә мәңге саклансын иде, – ди ветеран. – Мин үз гомеремдә күпне күрдем, мәрхүмә әнкәй әйтмешли, җиң сызганып, маңгай тирен сөртеп, алтмыш елдан артык эшләдем. Авылда урак урдым, Калтасыга тугызынчы сыйныфка барганчы гаилә хәлләренә бәйле рәвештә укуны ташларга туры килде. Нишлисең, тамак туйдырырга, яшәргә кирәк… Әнкәй танышлары аша сөйләшкәч, үсмер генә булуыма карамастан, мине авыл кибетенә сатучы итеп эшкә алдылар, – дип хәтерли Фәндәвис ага. – Авыр заманнар иде. Әмма үземнең үҗәтлек тә булгандыр, өлкәннәр дә ярдәмнән ташламады, кибеттә начар эшләмәдем. Ул чор мине кешеләр белән аралашырга, өлкәннәр сүзен аңга сеңдерергә, кемнең кем икәнлеген аңларга өйрәтте. Бөтен тырышлыкны учыма йомарлап, урта мәктәпне тәмамладым. Максатым – югары белем алу иде. Кибет эшен тапшырдым да, институтка киткәнче бераз өс-башны карарлык акча эшләрмен, дип авылдан чыгып киттем. Удмуртия, Пермь якларында көнне төнгә ялгап айлар буена печән чаптым. Биштәрләп бәрәңге күтәреп Новосибирск шәһәрендә кулланучылар кооперациясе институтына киттем. Аны тәмамлагач, Свердловскида юридик институтта белем алдым, – дип хатирәләрен яңарта ул.
Кулланучылар җәмгыяте системасында бай тәҗрибә туплаган белгечне Агыйдел шәһәрендә атом электр станциясе төзелешенә тәэминат бүлеге җитәкчесе итеп күчерәләр. Аннан соң Нефтекама автозаводында 16 ел генеральный директор урынбасары була, соңыннан малтабарлык белән шөгыльләнә.
Туган авылы мәшәкатьләренә шулкадәр үҗәтләнеп тотынуы турында ул: ”Ата-бабаларыбыз нигез салган, ничә буынны бишегендә тибрәткән туган авыл һәр кешенең йөрәгенә якын. Җанга җиңеллек бирә торган изге урын ул – туган авыл. Авылым язмышы – минем язмышым. Ә сарыф ителгән акчага килгәндә, аны күпме генә булса да үзең белән теге дөньяга алып китә алмыйсың...” – ди.
Хәзер Бурсык авылы үзенең гүзәл күле, күркәм мәчете, сихри чишмәсе, бурсыклылар истәлеген мәңгеләштергән мәһабәт һәйкәлләре белән чын мәгънәсендә патриотик-тәрбияви, этно-мәдәни комплексны хәтерләтә. Бу якларның табигате ял итү өчен кавказларга алыштыргысыз. Килеп күрегез, саф чишмәнең көмеш суыннан авыз итәрсез, кабатланмас матурлык белән хозурланырсыз, үкенмәссез!
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.