+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2023, 10:53

Җир астындагы батырлык

Мәрвәр Хөснетдинов ил күләмендә дә, якташлары арасында да зур хөрмәт казанды.

Җир астындагы батырлык
Җир астындагы батырлык
Ярты гасырдан артык иҗат дәверендә гомерен куркыныч астына куеп, җир астында эшләгән, шахтер һөнәренә ия булган кешеләр турында язарга насыйп булмаган иде. Баксаң, андый һөнәр иясе дә янәшәдә генә булган икән. Әлбәттә, тумышы белән. Мәрвәр ага Хөснетдинов ул.

Хәер, миңа забойларга төшеп әңгәмә корырга туры килмәде. Шахтёр райондашым Мәрвәр ага хакында кызыксына торгач, аның бертуган энесе, искиткеч изге күңелле, мәрхәмәтле, туган авылына, районына һәрдаим ярдәм кулы сузучы олы җитәкче, РСФСРның атказанган төзүчесе Фәнил Таһир улы Хөснетдинов абыйсы хакында белешмә тупларга ярдәм итте. Тиз арада мин Богырысланда яшәүче аның ике туганы Камил Мәрвәр улы белән элемтәгә чыктым.

Танылган шахтёр Мәрвәр ага даны еракларга таралган, гүзәл Мәнәвез елгасы ярларына сыенып утырган Иттихат авылында дөньяга килгән. Бу төбәк уңган игенчеләре, укытучылары, табиблары, полковниклары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре белән дә билгеле. Мәрвәр Хөснетдинов исә, шахтёр һөнәрен сайлап, бер дә ялгышмаган. Урындагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, аңа Белорет металлургия комбинатында зур мәктәп үтәргә туры килә. Әлбәттә, яшь җилкенчәккә кайнар цехларда шлакны, металлны вагоннарга төяү җиңелдән булмый. Домна миче артык кызу булу сәбәпле, малайлар кирза итектән, махсус киемдә тимер идәннәргә басып, цехларга кергәннәр. Идәннәрнең чиктән тыш кызу булуы аларны хәтта баскан урынында биеп торырга дучар иткән. Үсмерләр аякларын суыту өчен урамга чыгып-чыгып керергә мәҗбүр булган.

Эшчеләр тулай торакта яшәгән, ашарга да такы-токы гына, туйганчы йокларга да мөмкинлек булмаган. Тәнәфес вакытында урамдагы җылымса шлак өемнәре янында йокымсырып ала торган булганнар. Унсигезе дә тулмаган Мәрвәр еш кына тимер юл вокзалына барып, гудокларын кычкыртып туган якка чапкан поездларны мөлдерәмә күз яшьләре белән озатып кала торган булган.

Егерме яше тулганда гына аны армия сафларына алалар. Мәрвәр абыйга Украинада — Венгрия белән Словакия чигендә өч ел хезмәт итәргә туры килә. Башкортстан егетләре матур табигатькә, биредә үскән грушаларга, карбыз-кавыннарга сокланып туя алмый. Чөнки туган якта алар үсми ич. Шулай да, аларга кыска вакытлы ял сәгатьләрендә хуҗалык эшләрендә ярдәм иткән өчен әлеге җимешләрне туйганчы ашарга насыйп була.

Армиядән соң, 1957 елда Мәрвәр Хөснетдинов комсомол путевкасы буенча үзенең бер хәрби дусты белән шахтада эшләргә дип, Воркутага юллана. Башта ул шахтада җир убылмасын өчен махсус агач ныгытмалар ясап торучы була. Кайчакта күмер чыгаручыларны эш белән тәэмин итү кыенлашкан чаклар да була. Махсус агач ныгытмаларның чыдамаганнары да очрый. Бервакыт җир убылып, Мәрвәр ага күмер катламы астында кала. Бәхеткә, ул тиз арада аннан чыга ала.

Икенче очракта, 1961 елда Мәрвәр Таһир улы җитди травма ала. Аңа икенче төркем инвалиды таныклыгы бирелә. Инвалидлык срогы чыккач, янә сафка баса. Соңрак Мәрвәр Хөснетдинов данлыклы “Северная” шахтасында хезмәт куя. Ул чакта бу Европада иң эре шахталарның берсе була. Биредә генә җир асты тимер юлының озынлыгы 200 чакрым (!) тәшкил итә. Әйтүе генә ансат. Мәрвәр ага бөтен дөньяга билгеле шахтаның комсомол-яшьләр исемен йөрткән 6нчы участогында эшли.
 
Комплекслы бригадага Социалистик Хезмәт Герое Александр Федорович Карманов җитәкчелек иткән “Северная” шахтасында заманча җиһазлар кулланыла. Күмер чыгару күләме дә шактый арта. Агач ныгытмалар урынына махсус тимер секцияләр, гидравлик домкратлар куела. Шахтада тау токымын казучы комбайн эшли башлагач, күмер чыгару күләме дә берничә тапкырга арта. 6нчы участок озак еллар дәвамында планны гел арттырып үтәү нәтиҗәсендә алдынгылыкны бирми.

Өлкән улы Наилнең хәтерләвенчә, 1975 елның 23 маенда комплекслы бригаданың звено башлыгы Мәрвәр аганы ашыгыч рәвештә шахтадан чакыртып алалар һәм Воркута шәһәренең Шахтерлар сараена алып китәләр. Анда Мәрвәр Хөснетдиновка өченче дәрәҗә Хезмәт даны ордены тапшыралар.

Әтиләренең озак еллар авыр шартларда шахтада эшләве, үз җилкәсендә авыр йөкләрне ташуы сәламәтлегенә начар йогынты ясый, әлбәттә. Тора-бара Мәрвәр аганың умыртка сөяге урыныннан күчүе билгеле була. Бик озак дәвалангач, аңа икенче төркем инвалидлыгы бирелә. Мәрвәр Таһир улын җиңелрәк эшкә — электровоз аккумуляторларын коручы итеп тәгаенлиләр. Ул монда да үзен тик яхшы яктан гына күрсәтә. Җаваплы, тыңлаучан, тырыш хезмәткәр буларак, аны хөрмәт итәләр.
Әйе, 30 еллап җир астында хезмәт куйган кеше лаеклы ялга чыккач та кадер-хөрмәттә яшәде. Һәр бәйрәм тантанасыннан Мәрвәр ага кыйммәтле чәй сервизы алып кайта торган була. Ә инде данлыклы шахтерның портреты һәрвакыт мәдәният сараеның стенасында эленеп торды. Аның күкрәген исә “Шахтёр даны”, “Мактаулы шахтёр”, “Һөнәре буенча алдынгы”, “СССРның социалистик ярыш алдынгысы”, “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгеләре, әлбәттә, өченче дәрәҗә Хезмәт даны ордены бизәде. Һәр бәйрәм исә гаиләдә шау-гөр килеп үтә. Билгеле, эштән дә, төрле чаралардан да Мәрвәр аганы сөекле тормыш иптәше Мәрвәр (адашлар) Сәет кызы колач җәеп каршы алды. Гомер дәвамында Наилне (эшкуар), Лилияне (югары белемле белгеч), Камилне (төзелеш-монтаж идарәсе җитәкчесе) лаеклы тәрбияләп үстерделәр. Алар, үз чиратында, бер-бер артлы оныклар бе-лән сөендерделәр. Һәммәсе дә әтисенең, әнисенең туган якларына кайтып йөри. Төп йортта Рәис ага белән Сәбилә ханым һәммәсен колач җәеп каршы алалар. Әле дә шулай. Димәк, алар данлыклы Хөснетдиновлар буынының чылбырын өзмиләр. Бу — бик тә сөенечле. Үз чиратында, бердәм, уңган Бишбүләк районының Иттихат халкы үзенең данлыклы авылдашлары белән чиксез горурлана.

Әнвәр Сөләйманов,
журналист-эзтабар,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: