Башкортстан Язучылар берлеге каршында эшләүче татар иҗатчылары берләшмәсе һәрдаим төрле чаралар оештырып тора. Күптән түгел узган шигърият секциясе утырышында ике авторның – Әлшәй районының Раевка авылында яшәүче Илфак Фарызовның һәм Уфа егете Ирек Галинның җыентыклары тикшерелде.
Башкортстан Язучылар берлегенең Татар берләшмәсе җитәкчесе Руслан СӨЛӘЙМАНОВ:
– Илфак Фарызов иҗатында кызыклы гына табышлар бар. Такташлык рухы, бунтарьлык чагыла. Шул рух чагылган әсәрләрдә ниндидер үзгәлек, тормышның үзе чагылыш таба кебек:
Мәчеткә дә йөрдем...
Шәраб каптым...
Эшсез яттым, этләр эчердем...
Гасырымның бөтен этлекләрен
Үз йөрәгем аша кичердем.
Әлбәттә, мондый шигырьләрнең саны әллә ни күп түгел, әмма булганы җыентыкны стиль ягыннан бизи һәм аларны бары Илфак Фарызов кына яза ала.
Күңел белән көтелмәгән юллар да еш очрап куя. Мәсәлән:
Сөю атлы шәраб коеп
Җанымны исертәсең.
Йөзә белмәгән Мәҗнүнне
Диңгезләр кичертәсең.
Шәп бит! Кызык әйтелгән. Мәҗнүнне без гыйшык хисеннән исергән бер образ итеп кабул итәргә күнеккәнбез. Ә монда автор аңа яңа сыйфат өсти. Менә сиңа кирәк булса – ул йөзә белми икән. Мондый парадокслар авторда ешрак туып торса иде.
“Безнең яшьлек” шигыре таң калдыра. Тәүге ике юлын гына китерәм:
Безнең яшьлек – аҗаганнар уйнап,
Йолдызларны селкеп койган чак.
Нинди поэтик чагыштыру! Мондый чагыштыруны яшьли шагыйрьлек чире белән авырган, дөньяга шагыйрь күзләре белән караган, һич югында вакыты-вакыты белән шагыйрьлек күзлеген кигән кешеләр генә яза аладыр.
Ирек Галин иҗатының күзгә чалынган тәүге үзенчәлеге – юмор. Ул кешене рәхәтләндереп көлдерә, елмайта ала. Кайчакта елата да. Мәсәлән, “Баянга мәдхия” әсәренең соңгы юлларына гына игътибар итегез:
Яңа баяннарга күз атсам да,
Син чыкмаслык инде җанымда.
Хатын алыштыру күпкә җиңел,
Баян алыштыру янында.
Икенче үзенчәлек – авторның әсәрләрен халык җырларына якын итеп язуында.
Су читендә ике болан,
Янында балалары.
Ташка басып су эчәләр,
Сокланып карамалы!
Мондый төрдәге әсәрләре үлчәм ягыннан төгәл, үзенә күрә җырлап тора.
Өченче үзенчәлек – Ирек Галин – − көчле лирик. Шул лирик аһәң аны шагыйрь ясый, әсәрләрен укымлы итә, укучының эчке дөньясына тәэсир итә.
Җитди тыңлар бер кеше юк,
Кая карама көлеш.
Сернең серлелеге беткән,
Ачыклык чоры, имеш.
Нинди фәлсәфә! Нинди шигъри дулкыннар. Бу юлларны яза алган кешене шагыйрь димичә, кем дисең?!
Шигърият секциясе рәисе
Мөнир ВАФИН:
– Илфак Фарызов иҗатын 90нчы еллардан беләм. Алар студент елларында Илдус Фазлетдинов белән иҗатка гөрләп килеп кергәннәр иде. Ул елларда иҗатында дуамаллык, бунтарьлык, баш бирмәслек өстенлек итте.
Без үзебез шулай әллә нинди:
Гел киресен эшләп йөрибез.
Үтмәс балта белән печән чабып,
Сәнәк белән карлар көрибез.
“Ни отканмын?”
Күрәселәр килә. Үбәселәр.
Сихерләгән төннәр Алласын.
Бик тә килә сине башкаларның
Түшәгеннән тартып аласым.
“Синең төннәр”
Миннән инде Мәҗнүн чыкмаса да,
Дон Жуанны була уздырып.
...Тик нигәдер тормыш чүплегендә
Без йөрибез ыштан туздырып.
“Исәнмесез”
Минем күңелемә үтмәс балта белән печән чапкан, үзенә ошаган кызны башкаларның түшәгеннән тартып алган, Дон Жуанны уздырган лирик герой ныграк ошый. Илфак Фарызовның соңгы чор иҗатындагы акылга утырган, рамкалар эчендәге, тәртипле лирик геройлары миңа кызыклы түгел.
Илфак иҗатында да шигъри гәүһәрләр очрый: давыл җанлы, батып үләрлек күзләр, кояшны көнләштерерлек караш, көз белән үбешкән чаганнар, зәңгәр күзле күл, келәмдәй җиләклек кебек троплар — аның сәләтле булуына дәлил.
Кимчелекләргә килгәндә, авторга формага игътибар итәргә, ритмик төгәллеккә ирешергә, диалект сүзләрдән арынырга киңәш итәр идем.
Ирек Галин иҗатын да 90нчы еллардан алып беләм. Матбугатка беренче сәхифәләрен Равил Шаммасның баш сүзе белән тәкъдим иткән иде. Ул чордагы иҗаты белән бүгенгесе нык аерыла. Ирек Галин күз алдымда шагыйрь буларак үсте, камилләште.
Шигырьне шигырь иткән чараларның иң беренчесе, әлбәттә, поэтик образлылык. Югыйсә, күпләр кабатлаган фикерне үз сүзләре белән “штамповать” итүчеләр бездә җитәрлек. Ә образлылыкка ирешү тел-сурәтләү чаралары аша ирешелә. Троплар: метафора, эпитет, чагыштыру кебек тәгъбирләр. Мәсәлән: гаскәрдәй чүп үләннәре, әрсез тигәнәкләр, танавын чөйгән самавыр, тешен ыржайткан пычкы, йөрәкне дилбегәләү, күзне сәлендереп тәрәзә аша карау, заманга аллергия, катык тәме калган иреннәр һәм башка шундый бик күп тропларны мисал итеп китереп була. Мондый поэтик табышларга ирешү сәләтле каләм ияләренә генә хас.
Ирек Галинның иҗаты моңлы. Ул үзе дә баян, тальян кебек уен коралларын авызлыклаган. Теле йөгерек, халыкчан. Аның каләме сатира-юморга да сәләтле. Монда мисалга “Депутатларның файдасы”, “Рәхмәт Менделеевка”, “Полиглот гармун” кебек шигырьләрен дә китерү җитә. Җитди шигырьләрендә дә җиңелчә юмор еш очрый:
Баш сындырып бер ат чабып килә,
Нигә икән болай ярсыган?
Томырылып шундый оча гына
Хатыныннан “сызган” ир сыман.
“Баш сындырып...”
Пародияләргә дә теше үтә: “Кое”, “Катлылык сере”, “Татарчалап”, “Ачык авыз”.
Җитешсезлекләргә килгәндә, рифма, ритм чатаклыклары очрый. Көн өчен – төн өчен, ара – таба, һөнәр иясе – эшем иясе кебек рифмалар авторны бизәми. Язган әсәрләргә кат-кат кайтып эшләп бетерергә кирәк. Югыйсә, миндә Ирек Галин аларны бер утыруда язган да, шуның белән оныткан дигән уй туа.
Филология фәннәре кандидаты
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ:
– Илфак Фарызовның китабы хронологик тәртиптә төзелгән. Башта яшьлек чорында гәзит-журналларда басылган шигырьләре урын ала, соңрак 2010-2020 елларда басылган шигырьләре урнаштырыла. Һәм, шуны әйтим, җыентыкның беренче яртысында урнаштырылган шигырьләрнең берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Аларда яшьлек дуамаллыгы, бунтарьлык, мәхәббәт зилзиләләре, көтелмәгән ачышлар, Такташлар рухы – һәммәсе дә бар.
Соңгы чор шигырьләре өчен уртак җитешсезлек бер – күпсүзлелек, гади генә, баналь әйбердән су буе шигырь “ясау” (язу түгел!), акыл сату. Биредә фикерләр инде йөз тапкыр кабатланган, образлылык зәгыйфь, үткәннәрне сагынып зар елау үзәккә чыга.
Илфакның иҗаты бай, тематик яктан да, форма ягыннан да төрле, анда поэтик табышлар да шактый.
Ирек Галинның әсәрләре авторның җитлеккән шагыйрь булуын күрсәтә. “Тиле хыял”, “Китмәгезче” кебек шигырьләре аеруча күңелемә ятты. Биредә Такташ дуамаллыгы да, замананың иң көнүзәк проблемаларын шигъри сүз, яшь аша елмаю аркылы яктырту да, үзе дә сизмәстән татарның меңьеллык фольклор образларына яңа мәгънә салу да бар.
Мәсәлән:
Кыр казлары кебек тезелеп,
Алма кебек пешкәч өзелеп,
Сылу кызлар – авыл кызлары
Чит якларга китә тезелеп.
.............................................
Их шул чакны урман буласы,
Зур дәрьядай ташып туласы.
Чит җирләргә китмәгезче диеп,
Юлкайларын килә бүләсе.
Кыр казлары кебек тезелеп,
Алма кебек пешкәч өзелеп,
Сылу кызлар – авыл кызлары
Чит якларга китә тезелеп... – дип яза шагыйрь “Китмәгезче” шигырендә.
Шушы кыска гына шигырьдә мин татар халкының “Ак бүре” әкиятенә хас образ һәм алымнарның күчемлелеген дә (мәсәлән, башта тарак, аннары көзге ыргыткач, бүре белән патша улы азат иткән кызны эзәрлекләүче Дию гаскәрләре алдында башта урман, аннан соң дәрья барлыкка килүе), “Китә казлар Донбасска” дип аталган халык җырындагы тезелеп киткән кыйгак каз образларының яңа, заманча яңгыраш алуын да күрдем. Шәп, бүгеннән мәктәп дәреслекләрендә урын алырлык шигырь!
Ирек Галинга яңа иҗади казанышлар телим!
Эльверт ХАМАТША:
– Илфак Фарызовның шигырьләре белән танышкач, башыма килгән беренче уйлар: аларда авторның тик үз башыннан кичкән вакыйгалар гына чагыла. Алар күп яклап караганда шигърият кануннарына буйсынган, рифма-ритм күп очракта сакланып килә. Шигырьләр уку өчен җиңел, бигрәк тә лирика жанрын хуп күрүчеләргә хуш килер дип уйлыйм.
Ирек Галинның шигырьләрендә авторның үз почеркы, яки аңа гына хас фикерләү сәләте, шагыйрьлек сыйфатлары ярылып ята. Җыентыкка тупланган Ирек Галинның шигырьләре бүгенге татар әдәбиятында ниндидер җиләс, шул ук вакытта сафлык өрүче, аның сулышына кечкенә генә булса да көч өстәүче җилгә тиң булырлар сыман.
Рәсим ШӘФИ-РӘХМӘТ:
– Илфак Фарызовның шигырьләре белән матбугат аша даими танышып барам. Җыентыгын укыгач, Илфак шигырь язучы гына түгел, ә чын шагыйрь дигән фикергә килдем. Автор иҗатында үзен ышанычлы тота, тирә-якка әйләнеп карамыйча, үзенең дөреслеген тоеп яза. Шигырьләре җитлеккән, хисле. Автор кирәк урында образлар белән дә оста эш итә. Күп шигырьләрендә җиңелчә генә, пешкән ашка тоз өстәгән кебек юмор да төсмер-ләнә. Җыентыкның тагы бер ягы миңа ошады. Гадәттә, безнең милләт шагыйрьләре әсәрләренең күпчелеген ниндидер темага багышлый. Алар бер үк диярлек: туган авыл, тәүге мәхәббәт, милләт, туган тел һ.б. Илфакның “темасыз” шигырьләре дә байтак, алар авторның эчке кичерешләренә нигезләнеп язылган, укучыны уйландырып, автор артыннан “ияртә”.
P.S. Шигърият секциясе утырышында ике авторның кулъязмасын да Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятына тәкъдим итү карары кабул ителде. Ике авторның да өлгергән, сәләтле булуы билгеләнде, китаплары чират көтеп озак ятмас, үзләре дә киләчәктә Язучылар берлегенә кабул ителерләр дигән теләкләр белдерелде.
Мөнир МӘХМҮТОВ.