Татарстан Милли музее филиалы – Татар китабы йортында Башкортстанның халык язучысы, сатира-юмор остасы, шагыйрь һәм публицист Марсель Сәлимовның “Мар. Сәлим чыбыркысы” дип исемләнгән шигъри җыентыгы тәкъдим ителде. Китапта әдипнең татар телендә төрле елларда язылган шигырьләре тупланган, ул Казанда “Ихлас” нәшриятында дөнья күргән.
Мостай Кәрим әйткәнчә, “заманыбызның атаклы сатиригы” Мар. Сәлимнең исеме Татарстан укучыларына яхшы таныш. Озак еллар дәвамында ул Башкортстанның “Һәнәк” сатира-юмор журналын җитәкләде. 75 яшьлек халык язучысы – Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Дуслык ордены кавалеры, төрле җирләрдә төрле телләрдә нәшер ителгән 50дән артык китап авторы. Аның Казанда һәм Уфада татар телендә чыккан “Майлап-җайлап”, “Көлсәң – көл...”, “Үзебезнең агай-эне”, “Мәхәббәтле каләм”, “Бергәләп көлик!”, “Мәңгелек мәхәббәт”, “Чорына күрә җыры” һәм башка китапларын укучылар җылы кабул итте.
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында үткән иҗади кичәдә “Мар. Сәлим чыбыркысы” китабының мөхәррире, “Чаян” журналының элекке баш редакторы Рәшит Зәкиев болай диде:
– Мин ярты гомеремне Марсель белән бергә атладым. Илебездәге сатирик журналларның баш мөхәррирләре булып иң озак эшләгән кешеләр бит без. Татар һәм башкорт сатира-юморын үстерүгә без җитәкләгән “Чаян” белән “Һәнәк” ифрат зур өлеш кертте, дип әйтеп торуның кирәге юк, чөнки моны укый белгән һәркем белә. Мин әле дә үткен каләмле Марсель дустымның күңел җылысын тоеп, аның иҗатына сокланып һәм куанып яшим. Ул чын мәгънәсендә заман атын йөгәнләгән-иярләгән чыбыркылы җырчы-җайдак.
Татарстанның халык шагыйре, әдәби тәнкыйтьче, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Ренат Харис Мар. Сәлимнең башкорт әдәбиятын Русия күләмендә күрсәтүче кеше булуын әйтте.
– Юморны үстерергә кирәк. Әдәбиятта сатириклар һәм юмористлар булырга тиеш. Шунсыз әдәбият үсә алмый, – диде ул. – Кайсы гына халыкның әдәбиятын карасагыз да, анда сатириклар да, юмористлар да булган. Юмор – дипломатиянең иң югары ноктасы. Бик күп дипломатлар, сәясәтчеләр үзләренең әйтәсе килгән фикерләрен, теге яки бу илне рәнҗетмим дип, юмор кулланып әйтә. Ә сатира – тәнкыйтьнең иң югары ноктасы. Тәнкыйть төрле-төрле оста, “чәнечкеле” сүз белән әйтелә. Бездә Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев, Зәки Нури кебек сатиралы юмор, юморлы сатира осталары бар иде. Бүгенге көндә татар әдәбиятында андый сатира-юморны үстерүче кеше калмады. Марсель Сәлимов башкорт әдәбиятының шушы жанрын җитәкләп бара.
Казан федераль университеты профессоры, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Фоат Галимуллин:
– Марсель Сәлимовның кем икәнлеген бер сүз белән генә әйтеп булмый, – диде. – Мар. Сәлим – бәяләп бетергесез иҗаты белән бик киң диңгез кебек шәхес. Совет хакимияте елларында цензура көчле иде. Ничә дистә еллар сатирик журналны алып бару – искиткеч акыл, урап үтүгә сәләтле булуыңны таләп итә. Үз сүзеңне дә әйтергә кирәк. Шуңа күрә Марсель Сәлимовны мин уникаль кеше, димен. Аның иҗатында сатира, юмор юнәлешендә публицистика көчле. Ул әдәби осталык иясе дә. Бүгенге көндә дә Русия күләмендәге әдәби хәрәкәттә актив катнаша.
– Бу очрашу зур мәгънәгә ия. Марсель бик актив кеше. Безнең буын китап белән туган, хыялланган һәм шуның белән яши. Китаптан аерылмыйк. Китап безнең гомергә җитә, киләчәк буын да китаптан аерылмасын иде. Китаптан кергән мәгълүмат хәзерге заманда бик мөһим. Безнең бурыч – яшь буынга дуслык эстафетасын калдыру, ул дәвам итсен иде. Марсель белән бу очрашу – шушы дуслыкка өлеш кертү, – диде Татарстанның Муса Җәлил исемендәге һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин.
– Марсель Шәйнур улы сүз белән генә түгел, рифма белән дә эшли белә. Ул утыз ел “Һәнәк” башкорт сатира журналының баш мөхәррире булды, бу – Русия җәмгыяте өчен рухи капитал. Сез эшләгән чорда чыккан журнал саннарын вакыт үткәч бәяләрләр, галимнәр, архивистлар эшләр. Минемчә, Сез эшләгәннәрнең барысын да хәзерге вакытта бәяләп бетермәделәр әле. Кешегә көлке, юмор кирәк. Шулар булса гына ул проблемага бөтенләй башка яктан карый ала, – диде күренекле татар журналисты, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, “Казанские ведомости” гәзитенең баш мөхәррире Венера Якупова.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Марсель Сәлимов белән 25 еллап таныш булуын әйтте.
– Марсель абый – шагыйрь генә түгел, җәмәгать эшлеклесе дә, – диде ул. – Тукай сүзләре белән әйткәндә, Мар. Сәлим “саф поэт кына түгел”, ул дипломат та, сәясмән дә, “общественный деятель дә бит”. Шуңа аның күзе күпне күрә, колагы күпне ишетә. Юкка гынамыни ул әле Габдулла Тукайга багышланган һәм бүген бик актуаль яңгыраган сатирик шигырен укыды. Әйе, шулай: сүз генә аз бүген, гамәл дә кирәк. Марсель абый – гамәлле кешеләрнең берсе. Сау-сәламәт булып яшәргә язсын, тагын күрешүләр насыйп булсын.
Мәгълүм булуынча, Мар. Сәлимнең китаплары башкорт, урыс, татар, чуваш, инглиз, болгар телләрендә дөнья күрде, аерым әсәрләре иллеләп телгә тәрҗемә ителеп, Русия һәм чит илләрнең матбугат басмаларында, әдәби җыентыкларда басылды. Аларның күбесе Татарстан китапханәләрендә бар. Татарстан Милли китапханә хезмәткәрләре сатирикның китапларыннан матур күргәзмә оештырды. Музей фойесын шулай ук “Һәнәк” журналының “Мар. Сәлимне кем ничек күрә?” дигән дусларча шаржлар күргәзмәсе бизәп торды. Башкортстан кунагы Милли китапханәгә, Татар китабы йортына һәм Габдулла Тукай әдәби музеена татар язучыларының фотоларын, видео һәм кулъязмаларын, Башкортстанда чыккан гәзит-журналларны тапшырды, үзенең яңа китапларын бүләк итте.
– Онытканда бер булса да, Казанга килеп, күптән аралашкан, бергә кулга-кул тотынып эшләгән иҗатташ дусларым белән күрешү – минем өчен зур бәхет. Яңадан бу якты дөньяда очрашканга чаклы! – дип хушлашты ул, үзенең өлкән каләмдәш туганнарын кочаклап.
Хушлашканда аның кочаклавы да үзенчә, Рәшит Зәкиев әйтмешли, хас Мар. Сәлимчә – турысын әйтеп, кайнар һәм каты кысып. Тормыш юлы да, иҗат юлы да туп-туры, урау-чурау, сикәлтәле-микәлтәле түгел. Нәкъ үзенең “Дуслык юлы” шигырендәгечә:
Татар, башкорт бергә барса,
Юллары булыр такыр.
Шулай булсын дип бит инде
Кайнаштык гомер бакый.
Зилә МӨБАРӘКШИНА.
Казан шәһәре.