+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Хокук
25 август 2023, 09:05

Бу уен түгел! Телефон террорчыларына - төрмә!

Соңгы елларда, кызганычка каршы, телефон террорчылыгы киң таралды. Полициягә ниндидер бинада бомба яисә шартлаткыч җайланма урнаштырылуы турындагы хәбәр аркасында кешеләрне эвакуацияләргә туры килә. Ялган шалтыратулар тимер юл вокзалы, мәктәпләр, институтлар, күпфатирлы йортлар һәм хәтта полиция бүлекләре хакында була. Ә бит хәбәрне тикшерү өчен махсус көчләр һәм чаралар комплексын күрергә туры килә...

Бу уен түгел!  Телефон террорчыларына - төрмә!
Бу уен түгел! Телефон террорчыларына - төрмә!

Агымдагы елның 9 февралендә 47 яшьлек Уфа кешесе вак хулиганлык очрагы буенча полиция бүлегенең камерасына ябыла. Иреккә чыгасы килгән егет 102 номеры буенча үзенең мобиль телефоныннан дежурныйга шалтырата һәм полиция бүлегендә бомба урнаштырылуы турында белдерә. Бәхеткә, бүлектә бомба булмаган.

Шулай ук быел хокук саклаучылар Стәрлетамакның гомуми белем бирү учреждениесенең мәктәп ашханәсе хезмәткәрен фаш иттеләр. Ул үзе эшләгән мәктәпнең электрон адресына 4 тапкыр теракт әзерләнүе турында хатлар язган. Үзенең сәер гамәлләрен ул хулиганлык ниятләре белән аңлаткан. Әлбәттә, һәр куркыныч хәбәрдән соң мәктәпкә тикшерүләр белән ашыгыч хезмәт вәкилләре килгән. Әмма, бәхеткә каршы, алар янаулар турында хәбәрләрнең ялган булуын гына ачыклаган.

Телефон мошенниклар аркасында өметсезлеккә җиткерелгән корбаннар хәрби комиссариатларны яндыра. Яңа схема буенча мошенниклар кешеләргә шалтырата һәм корбанның исеменә кредит рәсмиләштерелүе һәм акчаның урлаганы хакында белдерә. Кредит учреждениесе урынына военкомат адресын хәбәр итеп, кредит бирелгән банк бүлеге хезмәткәрләреннән үч алырга тәкъдим итәләр. Әгәр элек мондый җинаятьләр бер-ике генә очраса, хәзер алар күп кенә төбәкләрдә теркәлә. Шул ук вакытта көч структураларында җинаятьтә катнашуның, ул алдау нәтиҗәсендә кылынса да, бу кешеләрне җаваплылыктан азат итми, дип билгеләп үтәләр.

Искәртәбез, террорчылык актлары турында ялган хәбәрләр җинаять булып исәпләнә. Бүген искә алынган ялган хәбәр таратучылар - хәзер барысы да җинаять эшләре фигурантлары.

Фото: 89.mchs.gov.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: