-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
31 март 2025, 20:10

Беркатлылар ял көннәрендә 6 миллион сумын югалткан

Республиканың эчке эшләр органнарының дежур частьларына 12 мошенниклык очрагы турында гариза килгән.

Беркатлылар ял көннәрендә 6 миллион сумын югалткан
Беркатлылар ял көннәрендә 6 миллион сумын югалткан
62 яшьлек Мәләвез районы пенсионеркасына үзен «Энергосбыт» хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтыраткан. Ул хатын-кызга хезмәт күрсәтү килешүен озайтырга һәм электр счетчигын алмаштырырга кирәклеген әйткән. Килешү төәү өчен шалтыратучы аңа килгән SMS-кодны әйтергә кушкан.
 
 Пенсионерка кодны әйткәннән соң, аңа янә шалтырату килгән – бу юлы үзен тикшерүче дип таныштырган кеше хатын-кызның шәхси мәгълүматлары мошенниклар кулына эләгүен хәбәр иткән. Гадәттәге сценарий буенча «специалист» аңа барлык акчаларын «хәвефсез счетка» күчерергә куша. Нәтиҗәдә, пенсионерка 1,5 миллион сумга якын акчасын мошенникларга күчерә. 
 
Тагын бер мошенниклык очрагы Уфада теркәлгән. 52 яшьлек шәһәр кешесенә, имеш, «Пенсия фонды хезмәткәре» шалтыраткан һәм аның теркәлмәгән эш стажы барлыгын, аны яңадан теркәргә кирәклеген әйткән. SMS-кодын әйткәннән соң, зыян күрүчене консультациягә «язалар». Шуннан соң хатын-кызга «банк хезмәткәре» шалтырата һәм аның счетына хакерлар һөҗүм итүен хәбәр итә. Моңа юл куймас өчен барлык акчаларны икенче счетка күчерергә кушалар. Зыян күрүче аферистларның күрсәтмәләрен үти һәм 600 мең сумнан артык акчасын югалта.
 
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы халыкны кисәтә:
 Беркайчан да акчагызны таныш булмаган кешеләргә күчермәгез!
 Әгәр сезгә "банк хезмәткәре" шалтыратса – телефон трубкасын куегыз!
 Мошенниклар ялган номерлар кулланырга мөмкин икәнлеген истә тотыгыз!
 Үзегезнең банк картасы реквизитларын һәм телефоныгызга килгән SMS-кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез!
 
Сак булыгыз!
 
Фото: башинформ.рф
Автор: Денис Таваев
Читайте нас