+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Хокук
18 Апреля 2025, 05:35

Көчләде дип алдаган

Хәзер штраф түләячәк.

Көчләде дип алдаганКөчләде дип алдаган
Көчләде дип алдаган

Башкортстанда 18 яшьлек студент кызны үзен көчләү турындагы ялган доносы өчен хөкем иткәннәр.

Быел 1 гыйнварда иртән алар егете белән подъездда гаугалашып киткән, егет кызны кыйнаган һәм телефонын ваткан.

Бераздан алар татулашкан, мәхәббәтне хәмер белән "яңарткан" һәм ике якның да ризалыгы белән интим элемтәгә кергән.

Соңрак кыз, конфликт турында үпкәсен искә төшереп, полициягә көчләү турында хәбәр иткән.

Тикшерү вакытында һәм судта ул доносның ялган булуын таныган. Аңа 20 мең сум штраф салынган.

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас