-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Хокук
26 июнь 2025, 21:15

Бала алдакчыларга 4 миллион сум күчергән

Уфадан мәктәп укучысының гаиләсе мошенниклар аркасында 4 млн сум югалткан.

Бала алдакчыларга 4 миллион сум күчергән
Бала алдакчыларга 4 миллион сум күчергән
36 яшьлек ир-ат полициядә аның 8нче сыйныф укучысы булган улын аферистлар алдаган, дип хәбәр итә. Җинаятьчеләр үсмер белән мессенджер аша элемтәгә кергән, үзләрен Үзәк банк, "Росфинмониторинг" һәм медицина учреждениесе хезмәткәрләре дип таныштырганнар.

«Медицина тикшерүе» һәм «чит илгә күчерүләрдән яклау» сылтавы белән аны берничә банк операциясен башкарырга мәҗбүр иткәннәр. Гаилә бюджетына китерелгән зыян 4 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Балаларыгыз белән мошенникларның хәйләләре турында сөйләшегез. Аңлатыгыз!

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас