Миләүшәгә Данирның үзбәк туганнары бик күп бүләкләр биреп кайтарган. Ул аларны күрсәтә-күрсәтә сөйләде. Берничә күлмәк, чапан, тукымалар, чыннан да, күз явын алырлык. Бик шатланган. Ләкин күңелен кырган нәрсәләр дә бар икән. Миләүшәне үзбәк кызларының язмышы борчый.
«Үзбәкстан хатын-кызларының язмышы турында озак уйланып йөрдем. Аларга җиңел түгел. Мисал өчен, безне майда Үзбәкстанга Данирның туганнан туган энесенең туена чакырдылар. Мин Акылжан ападан: «Кәләш кайда, нигә ул монда түгел?» – дип сорадым. Шул вакытта аның җавабыннан шок булды.
«Килен мәктәптә укый әле. Бездә туйга кадәр өйгә килү дигән нәрсә юк», – диде ул.
«Син әле мәктәптә укыйсың, ә ярты елдан синең туең булачагы билгеле. Кияүгә чыгарга сине әти-әниең мәҗбүр итә. Булачак ирең турында берни белмисең диярлек. Кияүгә чыгасың да иреңнең туганнарына хезмәт итә башлыйсың. Анда килен өстәл артына утырмый. Ул башта ишек төбендә һәр кунакны башын иеп сәламли. Ә аннары аш бүлмәсе белән кунаклар утырган өстәл арасында йөреп тора.
Мәктәпне тәмамлыйсың да, сине шундый киләчәк көтә. Алар башка тормышны күрмәгән дә бит, чагыштыра алмыйлар, шуңа шундый тормышка риза булып яшиләр», – дип Миләүшә.
Кем белә, бәлки шундый тормыш гаиләдәге бәхет нигезедер. Сез ничек уйлыйсыз?
Фото: Сабировларның шәхси битеннән