-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Президент пособиеләрне сакларга кушты

Балаларга айлык пособие гаиләнең матди хәле яхшырган очракта да түләнергә тиеш, мондый йөкләмәне Петербург Халыкара икътисади форумы (ПМЭФ) нәтиҗәләре буенча Президент Владимир Путин бирде.

Президент пособиеләрне сакларга кушты
Президент пособиеләрне сакларга кушты

Бу боерык Кремль сайтында урнаштырылган.

Президент шулай ук хокукый актларга үзгәрешләр кертергә кушты, алар нигезендә, әгәр дә мондый ярдәм алучылар өлешчә мәшгуль булса, беренче төркем инвалид яки инвалид баланы караучы ата-аналарның, тәрбиячеләрнең, уллыкка алучыларның һәм опекуннарның айлык пособиесенә хокукы сакланачак.

Бу күрсәтмәләрне “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында 1 октябрьгә кадәр үтәргә кушылган.
Путин гаилә кереме артканнан соң түләүләрне туктатмау тәкъдиме белән июнь аенда чыгыш ясады. Ул аңлатканча, дәүләт ярдәме “хезмәт хакына өстәмә керем, ә аны алмаштыру түгел”.

Русиялеләрнең өчтән бер өлеше (42,7 млн) дәүләт түләүләренә бәйле, алар өчен дәүләт пособиеләре керем чыганагы булып тора. Моннан тыш, русиялеләрнең шактый өлеше - иждевенецалар, дип ачыклады "Росстат".

Ведомство исәпләве буенча, һәр дүртенче русияле (25%, яки 32,5 млн кеше) башка затларның тәэмин итүендә тора. Аларның төп өлеше 19 яшькә кадәрге гражданнар (санның якынча 78%). Халык санын алу барышында хезмәт хакы алулары турында 58,4 млн кеше хәбәр иткән (бөтен халыкның 39,6%).

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: