+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь , 22:31

Хөкүмәттә төзелеш һәм ТКО хакында фикер алыштылар

Башкортстан Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә торак төзү күләмен арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләсе һәм төбәктә каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыру барышы каралды.

Хөкүмәттә төзелеш һәм ТКО хакында фикер алыштылар
Хөкүмәттә төзелеш һәм ТКО хакында фикер алыштылар

Чараны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров уздырды. Ул искәрткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча республикада 3,3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 8,3 процентка күбрәк.

Торак төзелеше күләмнәрен арттыруны таләп итә торган барлык бу мәсьәләләрне хәл итү турында тулырак мәгълүматны республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, 2024 елның дүрт аенда төзүчеләр тарафыннан 166 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Төзелеш темпларын һәм проект декларацияләре мәгълүматларын анализлау шуны күрсәтә: күп фатирлы йортларның төп күләмен агымдагы елның өченче һәм дүртенче кварталларында кертү планлаштырыла.

Премьер-министр бу елның беренче яртысы йомгаклары буенча торакны файдалануга тапшыруның уңай динамикасын, шулай ук республиканың «Яшәү өчен инфраструктура» яңа гомумдәүләт проектының федераль проектлары чараларында максималь катнашуын тәэмин итәргә кушты.

Алга таба төбәктә каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

- Башкортстан быелның гыйнварында илдә беренчеләрдән булып ябык цикллы икътисадка күчү буенча чаралар планын раслады. Аның төп чаралары калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерүнең яңа объектларын булдыруга, ресурсларны саклау технологияләрен кертүгә һәм икенчел әйләнешкә җитештерү һәм куллану калдыкларын җәлеп итүгә юнәлтелгән. "Чүп реформасы" башланганнан бирле Башкортстанда 11 объект төзелгән: 1 инновацион һәм 8 чүп-чарны сортларга аеру комплексы, шулай ук 2 полигон. Инвестицияләрнең гомум күләме 15 миллиард сум тирәсе тәшкил итәчәк. Шулай ук без эшкәртүдә катнашкан калдыклар исемлеген киңәйтәбез, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

«Генераль җыештыру» федераль проекты кысаларында санкцияләнмәгән чүплекләр булган муниципаль район хакимиятләренә аларны таләпләргә туры китерү буенча ашыгыч чара күрү йөкләтелде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: