2022 елда Русиядә илебез һәм бөтен мөселман дөньясы өчен зур иҗтимагый һәм мәдәни әһәмияткә ия булган вакыйга – Идел буе Болгары халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүнең – 1100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Бәйрәм чараларының Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Татарстанның Болгар шәһәрендә, шулай ук Идел буенда, Кырымда һәм Русиянең башка төбәкләрендә узуы көтелә.
Федераль чараларны гамәлгә ашыру максатында Казанда үткән оештыру комитеты утырышында Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин дә катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов истәлекле датаны бәйрәм итүнең 1989 елдан соң гадәткә керүен, ул вакытта Баш мөфти Тәлгать Cафа Таҗетдин башлангычы белән беренче тапкыр “Изге Болгар җыены” узуын искәртте. Быел да ул бәйрәм программасында үзәк вакыйгаларның берсе булып тора һәм 19-21 майга планлаштырылган.
Шушы ук көннәрдә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә юбилей елы башлану турында тантаналы рәвештә игълан ителде. Чарадан репортаж тәкъдим итәбез.
Юбилей федераль дәрәҗәдә оештырыла
Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә зурлап үткәрү тәкъдимен 2016 елда Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин күтәреп чыккан иде. 2017 елның 15 ноябрендә Уфада үткән “Фәхретдин укулары” IV Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә исә бу тәкъдим резолюциягә кертелде.
2020 елның 4 ноябрендә Русия Президенты Владимир Путин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дин эшлеклеләре белән очрашуда юбилей чараларын дәүләт дәрәҗәсендә үткәрүне хуплады. Оештыру комитеты рәисе итеп Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләнде. Ислам тарихына бәйле датага мондый игътибар үзе үк шуны раслый: күпмилләтле һәм күпконфессияле дәүләт булган Русия Федерациясендә мөселманнарның тарихи урыны, дин тотуга хокукы, аларга дәүләт тарафыннан игътибар һәм ихтирам бар.
Бәйрәм кысаларында күп чаралар планлаштырылган. Мәсәлән, “Изге Болгар җыены”, Мари Элда, Пермь краенда, Кострома, Омск шәһәрләрендә – мәчет, Мәскәү өлкәсендә Ислам дине үзәге ачылу, Казанда Җәмигъ мәчетен нигезләү, Түбән Новгородта Ярминкә мәчете нигезе капсуласын салу, Уфада Русия Ислам университетының яңа комплексын ачу, Казанда халыкара икътисади форум, татар дин әһелләренең Бөтенрусия җыелышы көтелә. Канкоеш булдырмау хакына соклангыч сабырлык үрнәге күрсәткән трагик язмышлы Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кую мәсьәләсе дә көн үзәгендә. Май аенда Санкт-Петербургта юбилей билгесе астында динара диалогка багышланган дөньякүләм конференция узачак, Русия этнография музеенда зур күргәзмә ачылачак.
Сәяхәтнамә – тарих авазы
Тарихтан билгеле булуынча, 922 елда гарәп илчелеге Болгар каласына килә. Бу чорда хан булып Шилке улы Алмыш (895-925) тора. Илчелекнең сәркәтибе Ибн Фадлан үз вазифасын шулкадәр уңышлы башкарган ки, аның сәяхәтнамәсе бүген дә игътибар үзәгендә. Язмадан аңлашылуынча, Алмыш хан Багдад хәлифенә Болгарга Ислам динен белүче кешеләрне җибәрүен, шулай ук мәчет һәм кирмән төзүдә ярдәм сорап хат язган. Шиһабетдин Мәрҗанидә ибн Фадлан кулъязмасының аерым-аерым өлешләре, битләре булган, шулардан чыгып, ул “Мостафад әл әхбар...” китабында Болгар халыкларының Ислам динен кабул итү вакыйгасын, аның әһәмиятен тасвирлаган. Ибн Фадлан сәяхәтнамәсенең тулырак тексты 1923 елда шәрык белгече Әхмәт-Зәки Вәлиди тарафыннан Мәшхедтә (Иран) имам Гали ибн-Риза каберлеге каршындагы китапханәдә табылган.
Ибн Фадлан хезмәтенә нигезләнеп, Идел буенда Ислам динен рәсми кабул итү елы булып, 922 ел санала. Гәрчә Ибн Фадлан үз юлъязмасында Болгарда азан әйтелүен телгә ала, аны Ислам кануннарына ярашлы төзәттерүе турында яза. Тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин әйтүенчә, X гасыр башында Алмыш хан тәңкәләрендә аның гарәпчә исеме дә (Җәгьфәр ибн Габдуллаһ) язылган. Ягъни бу вакытка кадәр үк ата-бабаларыбыз Ислам дине белән таныш булган.
Әйткәндәй, Болгар, Алмыш хан, Ибн Фадлан катнашлыгындагы вакыйгалар турында якташыбыз, тумышы белән Яңавыл районыннан булган, Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның “Әтил суы ака торур” дигән бик кызыклы тарихи романы бар. Бу әсәр әдәби эшләнеше белән бүген дә үрнәк булып кала, шул чор сулышын искиткеч мул буяуларда, сәнгатьчә итеп җиткерә.
Русия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова Казандагы утырышта хәбәр итүенчә, быел ”Ибн Фадлан” документаль-сәнгать фильмы премьерасы көтелә.
Мәдәни мирас та ул
Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге бәйрәм чараларына дин әһелләре генә түгел, галимнәр, матбугат вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре дә чакырылган иде. Биредә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укуларның 7нче Бөтенрусия конференциясе узды. Аның төп темасы ”Русия Исламы: Русия мөселманнарының күпгасырлык тәҗрибәсен аңлау” булды. Пленар утырышта Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, журналистларның сорауларына җавап бирде. Равил хәзрәт шуны ассызыклады: истәлекле дата белән бәйле чаралар Русиянең барлык төбәкләрендә үтәчәк, бәйрәм тантаналарында чит ил кунакларының да катнашуы көтелә. “Билгеле булуынча, Президент Владимир Путин карары белән илебездә 2022 ел Русия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы буларак игълан ителде, ә мәдәни мирас – дин, тарих, тел, әдәбият, мәдәният”, – диде ул. Тантана уңаеннан “Русия-24” каналына, Иран телевидениесенә интервью бирүен, Иран делегациясе белән очрашуын, аларның да бу бәйрәм белән ихлас кызыксынуын әйтте.
Шул рәвешчә, Идел буе Болгар халыкларының рәсми рәвештә Ислам кабул итү вакыйгасы халыкара дипломатик мөнәсәбәтләрнең дә тарихына караш ташларга мөмкинлек бирә. ”Русия Федерациясендә тынычлык, тотрыклылык саклауда илебез мөселманнарының өлеше бик зур, һәм ул милләтара, динара ихтирамга нигезләнә... Илебезнең югары җитәкчелеге милли сәясәткә караган мәсьәләләрдә ныклы уйланылган карарлар кабул итә”, – диде Равил Гайнетдин.
Динне фән белән бәйләп
Секцияләрдә чыгыш ясаучылар тарих, археология, теология, фәлсәфә, сәясәт белеме, социология мәсьәләләре буенча яңа эзләнүләре, уй-фикерләре белән уртаклашты. Шунысы әһәмиятле: Ислам белгечләре дин тарихы, Исламның җәмгыятьтәге, сәясәт-тәге урыны, мөселманнарның матбугат басмаларында тәкъдим ителгән образы һәм башка мәсьәләләргә дөньяви галимнәр белән бергә җавап эзләде, фәнни һәм дини күзаллаулар арасына күпер салырга омтылды.
Фаяз ага Хуҗин Русиядә Исламны кабул итү датасына карата төрле фикерләр булуын сөйләде. Шулай ук Болгарның ярыйсы ук тикшерелүен, ә Биләр шәһәрчегенең археологлар, тарихчылар игътибарына мохтаҗ булуын әйтеп үтте.
Тарих фәннәре кандидаты Мәкъсум Акчурин хезмәттәше Олег Владимиров белән дин әһелләре шәҗәрәләрен генеалогик яктан өйрәнгән. Мисалга, Р. Фәхретдин туганнарының – R1a, Ш. Мәрҗани нәселенең – О, шәҗәрәләре кыпчакларга тоташкан танылган морзалар Ибраһим һәм Фазыл Тонкачевларның нәселе R1b гаплотөркеменә каравын ачыклаганнар.
Кырымдагы Ислам гыйбадәтханәләрен тарих фәннәре докторы Эмма Зиливинская өйрәнгән һәм системага салган. Ул тәкъдим иткән фотоларның берсе аеруча хәтергә уелды. Мәчет бинасы искереп җимерелсә дә, михраб сакланып калган һәм үзе бер һәйкәл сыман кабул ителә.
Тарих фәннәре докторы Вадим Трепавлов үз чыгышында Русия мөселманнарының дәүләт хакимияте белән мөнәсәбәтләре тарихына тукталды. Идел буе мөселманнарының 1100 ел эчендә төрле дәүләтләр эчендә яшәвен; соңгы 500 елын Русия дәүләтендә гомер кичерүен; үзара мөнәсәбәтләрнең капма-каршы торудан түземлелеккә кадәр катлаулы юл үтеп, күпмилләтле дәүләтне ныгытуга хезмәт итүен әйтте.
Тарих фәннәре докторы Вячеслав Әхмәдуллин әдәбиятта һәм матбугат битләрендә мөселман образы төрле сәяси максатлардан еш кына бозылып күрсәтелүенә борчылу белдерде. Шулай ук утырышта фронт хатларына игътибар итәргә тәкъдим булды. Аларда Ислам диненә кагылышлы фактлар булса, матбугатка, Интернетка чыгарырга кирәк, бу да Русия мөселманнары хакындагы тарихи дөреслекне исбатларга ярдәм итәр иде, диде ул.
“Юридическое религиоведение“ журналының баш мөхәррире Инна Загребина мәчет-мәхәллә эшчәнлегендә килеп чыгарга мөмкин хокукый мәсьәләләргә тукталды. Мәсәлән, дини чараларны дөньяви чара исемнәре белән атау төрле кыенлыкларга китерә. “Мәчет яны кафесы” дип атаганда, кафеларга куела торган бик күп өстәмә таләпләрне үтәргә кирәк, ә документларны “гыйбадәтханә ашханәсе (трапезная)“ дип рәсмиләштергәндә, ул мәчет уставына буйсына булып чыга. Шулай ук җәен балалар белән эшләгәндә, “ял лагере” дип атау проблемалар тудырачак, ә инде бу эшне “дин дәресләре” яисә “җәйге дини укулар” дипме, я башка дини терминнар белән атау күпсанлы тикшерүчеләрнең артык сорауларыннан котылырга, суд була калса, дини оешма уставына таянырга мөмкинлек бирәчәк.
“Бу галимнәрнең гыйлеме тау кебек”...
Русия мөселманнары диния нәзарәте каршында инде 15 ел ”Мәдинә” нәшрият йорты эшләп килә һәм җәмәгатьчелеккә дини, фәнни-популяр китаплар тәкъдим итә, Русиядә Ислам гыйлеме мирасын барлау, Ислам мәктәбен торгызу эшчәнлеген алып бара. Соңгы чорда нәшриятта хәдисләрнең 8 томлыгы дөнья күргән (хәдис текстлары гарәп һәм урыс телләрендә басылган). ”Ислам энциклопедиясе”, 8 томлы “Русия Федерациясендә Ислам”, бүгенге заман авторларының китаплары һәм башка басмалар нәшер ителә.
“Мәдинә” нәшрият йортында гамәлгә куелучы янә бер әһәмиятле проект – ”Русиядә Ислам фикере: яңарыш һәм яңадан аңлау” сериясе. Соңгы чорда бу серия кысаларында күренекле галимнәребез Муса Бигиев, Хөсәен Фәезханов һәм Ризаэтдин Фәхретдин әсәрләре җыентыклары дөнья күргән.
Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы, профессор Дамир Мөхетдинов китапларны басмага әзерләү нечкәлекләре белән уртаклашты. Мөхәррирләр Мәскәү Ислам университеты, Санкт-Петербургның Ислам тикшеренүләре үзәге, КФУ галимнәре ярдәменә таянган. Финанс ягыннан “Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды” ярдәм күрсәткән, Сөләйман Кәримов, Михаил Гуцериев кебек иганәчеләрнең өлеше зур булган. Дамир хәзрәт әйтүенчә, иске татар телендә язылган дини мирас белән эшли алырдай белгечләр, тәрҗемәчеләр, мөхәррирләр, корректорларның юк дәрәҗәсендә булуы ачыкланган.
Муса Бигиев, Хөсәен Фәезханов һәм Ризаэтдин Фәхретдин киң билгеле шәхесләр булса да, аларның фундаменталь хезмәтләре белән бик азлар гына таныш, мирасның бик аз өлеше генә фәнни яктан шәрехләү тапкан. ”Бу галимнәрнең гыйлеме тау кебек. Аларны укыганда үзеңнең никадәр аз белүеңне аңлыйсың, – ди Дамир хәзрәт. – Мәсәлән, Муса Бигиев (1873-1949) Коръән белән Сөннәттән башка барысын да шик астына ала, кыю тәнкыйть утына тота. Ул үз хезмәтләрендә көнчыгышның атаклы галимнәренә, шагыйрьләренә сылтанмалар китерә, ә аларны фарсычадан, гарәпчәдән тәрҗемә итәргә кирәк”.
Гомумән, Дамир Мөхетдинов дин эшлеклеләрен, имамнарны үз эшчәнлекләрендә фәнгә таянырга, фактларга нигезләнмәгән легендалардан сак булырга чакырды. Мисалга, тәүге басма Коръәннең кайда басылуы турында бәхәсләр бара. Ул Екатерина II указы белән 1787 елда Петербургта Фәннәр академиясе типографиясендә басылган, Петербургта 1789 елдан 1798 елга кадәр Коръәннең биш басмасы дөнья күргән.
Пленар утырыш ахырында бер төркем зыялыларның хезмәте билгеләп үтелде. Бүләкләнүчеләр арасында Г. Кариев исемендәге театрының баш режиссеры Ринат Әюпов (ул ”Сөннәтче бабай” спектаклен сәхнәләштергән), “Безнең мирас” журналының баш мөхәррире шагыйрь Ләбиб Лерон, Пермьнән Илһам Бибарсов бар иде.
Җомга намазы – Җәмигъ мәчетендә
Аннан инде кунаклар җомга намазына юнәлде. 2005-15 елларда яңартып салынган һәм Русиядә генә түгел, Европада иң зур мәчетләрнең берсе булган Мәскәү Җәмигъ мәчете – чын мәгънәсендә мәһабәт һәм матур бина. Диварына беркетелгән истәлек тактасы тарихи бинаның Хәбибулла Акбулатов һәм Сабирҗан Бакиров 1902 елда мәчет файдасына тапшырган җир кишәрлегендә Салих Ерзин ярдәме белән төзелүен искәртә. Мәчет совет чорында да ябылмый, ә Бөек Ватан сугышы елларында мөселманнарның танк колоннасы өчен акча җыеп тапшырулары билгеле.
Яңа мәчет алты катлы төп бинадан гыйбарәт, шуларның өчесе намаз уку өчен тәгаенләнгән. Төп гөмбәзенең биеклеге – 46 метр, диаметры – 27 метр. Ике төп манараның биеклеге 78әр метр. Алар Мәскәү Кремленә дә, Сөембикә манарасына да охшап тора. 18 900 квадрат метр тәшкил иткән мәчет ун меңгә якын намаз укучыны сыйдыра ала. Мәчетнең диварларының эчке бизәлешендә зәңгәр, кызыл, ак төсләрдәге татар орнаменты бизәкләре кулланылган. Түшәмнәрдә һәм гөмбәзендә Коръән аятьләре язылган. Үзәк гөмбәз астындагы тонна ярым авырлыктагы бәллүр люстраны һәм намаз келәмнәрен Төркия хөкүмәте бүләк итеп биргән.
Без телевизорлардан күреп белгән күренеш: мәчетнең киң капкасыннан тыелгысыз булып халык җомга намазына агыла. Арада яшьләр күп. Көньяк республикалар халкы гына түгел, милләттәшләребезнең дә шактый булуы күзгә ташлана. Хатын-кызлар өчен тәгаенләнгән икенче каттагы зал да тулы булды. Яшь ханымнар балаларын да алып килгән. Кемдер сәдакага кәнфитләр өләшә, бер хаҗия ханым зәм-зәм суыннан авыз иттерә. Өйләдән соң да күпләр таралырга ашыкмый: икенде җиткәнен көтә. Күренеп-сизелеп тора: мәчет яши, аның җаны бар, мөселманнар монда үзен өендәге кебек иркен һәм уңайлы хис итә.
Тотрыклылык юлыннан
Гомумән, мәскәүлеләр мәгърифәт, гыйлем юлын сайлаган һәм армый-талмый Ислам җәүһәрләрен дин кардәшләренә җиткерә, дин турындагы фикерләрне яхшы эшләр мисалында, уңай үрнәк белән ныгытырга омтыла, дигән тәэсир калды.
Сер түгел, юк-юкта милли шовинизмга бирелүче көчләр дә, яисә, киресенчә, милләтләрне ассимиляцияләү уе белән янучылар да юк түгел. Алдынгы карашлылар исә “Русия Федерациясе – күпмилләтле һәм күп конфессияле дәүләт, һәм ул шул нигездә алгарышка ирешәчәк”, дигән конструктив фикердән чыгып эш итә.
Һичшиксез, Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләрен берләштергән уникаль Русия цивилизациясендә Исламның ныклы үз урыны бар. Тарих һәм бүгенге вәзгыять моны яхшы раслый. Мөселманнар башка традицион диннәр вәкилләре, фәнни даирә, дөньяви җәмәгать белән заманча мөнәсәбәтләр кора, киләчәккә атлый һәм илебездә, дөньяда татулык, тынычлык нигезен тәэмин итүгә зур өлеш кертә.
Дилбәр БУЛАТОВА.
Уфа – Мәскәү – Уфа.