+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июль 2021, 14:25

30 градус эсседә машинада бикләнеп калган!..

Уфада яшь ярымлык сабый машинада бикләнеп калган.

30 градус эсседә машинада бикләнеп калган!..
30 градус эсседә машинада бикләнеп калган!..

Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, малай әнисе белән бергә шәһәр урамнары буйлап йөргән. Шуннан соң хатын автомобиле янына килә.

“Ул күптән түгел машинасына яңа сигнализация куйдырган. Яшь әни сумкасын һәм ачкычны машина креслосында калдыра, баланы пассажир кәнәфиенә утырта, ишекне яба, ә кире ишеккә килгәч, сигнализациянең ничектер эшләп китүен һәм бөтен ишекләрне дә ябуын ачыклый”, - дип сөйли коткаручылар.

Хатын машина ишекләрен үзаллы ача алмагач, коткаручылар чакырткан. Баланың машинада калуы, ә урамда һава температурасының +30 градустан югарырак күтәрелүе хәвеф тудырган.

"Эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре автомобильнең ишекләренең берсен саклык белән ачканнар. Малайга медицина ярдәме кирәкмәде", - дип билгеләп үттеләр идарәдә.

Уфада кичә тагын бер балага ярдәмгә коткаручылар килгән. Өч яшьлек кызның аягы тимер караватка кысылган була.

Фото: Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: