+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
29 ноябрь 2022, 11:36

Ире ташлап чыгып киткән хатыннарга лайфхак

40 яшь тирәсендә ир-егетнең күзенә хатыны аҗдаһа булып күренә башлый ди...

Ире ташлап чыгып киткән хатыннарга лайфхак
Ире ташлап чыгып киткән хатыннарга лайфхак

"Әлеге язмамны хатын-кызларга лайфхак итеп тәкъдим итәр идем. Чөнки 40 яшь тирәсендә ир-егетләрнең "каннары кыза" башлау - гадәти күренеш.

Ахирәтем ире белән 18 ел яшәде. Үсмер балалары бар. Алдан әйтүемчә, бу гаиләдә дә иргә бертөсле тормыш арыткан булып чыкты. Яшь, чибәр, сыгылмалы гаәүдәле, яңгырап торган кыз күреп башын югалткан ул. Озак та үтми, ул чын ирләрчә, моны хатынына килеп сөйли. Имеш, гафу ит, синең юанаеп барган билең, һәрвакыт ризасызлык белдергән йөзең арытты. Ә анда аны чын ир-егет итеп кабул итәләр, берни дә таләп итмиләр, яраталар. Хатынын шулай "сөендергәннән" соң, ир, чын ирләрчә, бу хәбәрне балаларына да барып сөйләгән. Нәтиҗәдә, 15 яшьлек улы бүлмәсенә кереп бикләнгән, 17 яшьлек кызы әнисенең апасына яшәргә күченгән. Ә гаилә башлыгы, чын ирләрчә, пакетка берничә киемен генә салган да, өйдән чыгып киткән.

Әлбәттә, беренче төнне ахирәтем күз яшьләренә буылып үткәрде. Икенче көн дә шулайрак узды. Өченче көнгә ул ныклы карарга килде. Ни дисәң дә, 18 ел гомер - шаян эш түгел. Инде тын алышыннан ук таныган иреңне кешегә менә шулай бирү дә матур күренеш түгел. Кыскасы, ахирәтем матур итеп киенеп-бизәнеп иренең сөяркәсенә китте.

Юк, анда барып гауга куптармаган ул. Киресенчә, матур, ягымлы гына итеп сөйләшеп, чәй өстәле артына утырган. Бу вакытта ире өйдә булмаган. Көлешә-көлешә чәй эчкән вакытта сумкасыннан берәм-берәм төрле кәгазьләр чыгарып та салган. "Менә монысы - безнең фатирга документ. Миңа аны картәнием мирас итеп калдырган иде. Менә монысы - машинага кредит. Ә бу кредитны бизнес башлар өчен алган идек, әле түлисе күп. Ой, онытып җибәргәнмен. Менә бусы - иремнең медицина картасы. Ул күптән ашказаны авыруы белән интегә, шуңа, зинһар, диета сакласын инде. Ә менә монысы, бианамның медицина картасы. Ул сукыр, чак атлап йөри. Ирем аны бик ярата. Шуңа аны рәнҗетмәс өчен булса да, әбекәйне дә үзегезгә яшәргә алырсыз инде. Әле безнең өйдә үзенә бер бүлмә аның. Аңлыйсыңдыр инде, өлкән кешедән тәмсез ис тә чыга, төнлә дә йөри. Кыскасы, иремне документаль рәвештә сиңа тапшырырга булдым", - ди ул.

Берничә көн үтүгә шул ук пакетына әйберләрен төяп, ахирәтемнең ире кайтып та керә. Ни дисәң дә, үз хатының - үзеңнеке инде. Бик нык ярата икән ул аны, аерылышып торгач, моны аеруча нык тойган", - дигән язма калдырган бер хатын бүген социаль челтәрләрдә.

Фото: mykaleidoscope.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: