+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
28 ноябрь 2022, 15:04

Балачактагы "пирожки" рецепты

Әниегез баскан камырны хәтерлисезме? Ә урамга кадәр таралган май исен?..

Балачактагы "пирожки" рецепты
Балачактагы "пирожки" рецепты

Бәләкәй чакта аш-су бүлмәсендә бөтерелгән әниегезне хәтерлисезме? Кышын кич кенә өшеп, урамнан керәсең, ә өстәлдә - яңа гына майда кыздырылган "пирожки"лар! Хәтерегездә булса, әниләр камырны безнең кебек чүпрә салып кабартмый да иде. Менә шундый рецепт тәкъдим итәбез.

Камыр өчен:
- 0,5 литр җылы кефир,
1 чәй калагы сода,
2 чәй калагы шикәр,
1 чәй калагы тоз,
- 3 стакан он,
- 3 аш кашыгы үсемлек мае.

Камырны басып, бер сәгатькә суыткычка куярга кирәк.
Шул арада бәрәңгедән измә ясыйбыз.
Камырны шарларга бүлеп, эченә измә салып, "пирожки"лар ясыйбыз да майлы табада кыздырабыз.

Кичке чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: dachadecor.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: