+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 ноябрь 2022, 12:29

Сарымсак суыруның файдасы чиксез

Сарымсакның файдалы икәнен беләбез... Тик исен ничек бетерергә?..

temperaturka.com
Фото:temperaturka.com

Сарымсакның никадәр файдалы икәнен беләбез, ләкин аны иртән суырып алу файдалы булуы турында, бәлки, бөтен кеше дә ишетмәгәндер.

Сарымсакта күп кенә файдалы матдәләр бар, ул антиоксидант һәм антибактериаль үзлекләргә ия, кан тамырларын ныгыта, салкын тиюгә ярдәм итә, атеросклероз үсешенә комачаулый.

Организмны сарымсак тамыры ярдәмендә тергезү ысулы безгә кытай халык медицинасыннан килде дип санала.

Методның асылы нидән гыйбарәт?
Бер тырнак сарымсакны пычак белән икегә бүлергә, авызга салырга һәм тел белән төрле якка әйләндерергә кирәк. Моны 30 минут дәвамында кабатларга кирәк. Башка мәгълүматлар буенча, аны тел астына салырга кирәк. Процедурадан соң сарымсакны ташларга һәм тешләрне чистартырга.

Авыз куышлыгыннан, аның лайлалы тышчасы аша сарымсактан ясалган файдалы матдәләр канга сеңә һәм савыктыру тәэсире ясый.

Халык медицинасы раславынча, сарымсак түбәндәгечә организмга тәэсир итә:

Кан тамырларын ныгыта, теш тамырлары канауны бетерә.
Грипп һәм салкын тию вакытында ярдәм итә, инфекцияләр белән көрәшә.
Эфир майлары аркасында паразитар авыруларны дәвалауга ярдәм итә.
Артериаль кан басымын киметүгә ярдәм итә.
Кан йөрешен җайга сала.
Көчле антиоксидант булып тора.
Канда холестеринның дәрәҗәсен киметә, шул рәвешле атеросклерозның һәм башка йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсешен булдырмый.

Әлеге ысул авыздан сарымсак исе киүне дә киметә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: