+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
6 декабрь 2022, 11:57

Эх, баллы чәк-чәк!

Җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез.

Эх, баллы чәк-чәк!
Эх, баллы чәк-чәк!

Чәк-чәк пешерү җиңел түгел ул, я ярыла, я майлы була. Түбәндәге рецепт буенча чәк-чәк уңышлы килеп чыга.

3 йомырка, 3 йомырка сарысы, 1 бал калагы майонез, чеметем тоз, ярты бал калагы камыр көпшәкләндергеч алына.

Токмач камыры кебек камыр басарга да 3 җәемгә бүләргә кирәк. Бик юка итмичә генә 5 миллиметр калынлыкта җәяргә. Кисәргә уңайлы булсын өчен камырны бераз киптереп алырга мөмкин. Җәймәне тасмалап кисегез. Токмачтан калынрак итеп, тагы кискәләргә кирәк. Арытаба кызган майда тиз арада пешереп алырга.

Чәк-чәкне катыру өчен 100 миллилитр су, 200 грамм шикәр комы кушып , 7-8 минут кайнатыгыз. Арытаба 3 аш кашыгы бал кушарга һәм тагын 3- 4 минут кайнатырга кирәк. Әзерлеген белер өчен салкын суга тамызып карагыз. Суда сироп җәелеп китмәсә, әзер дигән сүз. Сиропны чәк-чәкнең өстенә салып, болгатып, савытларга өеп, катырып куябыз.

Хуҗабикәләр, беләсезме: чәк-чәк уңсын өчен тагын нинди үзенчәлеккә игътибар итәргә кирәк?

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: