+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
6 декабрь 2022, 11:40

"Ирем, 4 яшьлек кызын җитәкләп, өйгә килеп керде..."

"Ирем белән 27 ел тату гомер кичердек. Инде гомер көзләре дә шулай матур, җылы булыр дигән идем..."

"Ирем, 4 яшьлек кызын җитәкләп, өйгә килеп керде..."
"Ирем, 4 яшьлек кызын җитәкләп, өйгә килеп керде..."

Ирем белән улыбызны үстердек. Үзебезнең йортыбыз, машинабыз бар. Җитеш тормышта яшибез. Бер-беребезгә дә яхшы мөнәсәбәттә без. Кыскасы, мин үземне бәхетле хатын-кыз итеп тоя идем. Тик... күптән түгел иремнең читтә кызы барлыгы ачыкланды. Балага 4 яшь, ул әнисе белән башка шәһәрдә яши.

4-5 ел элек әнием бик нык авырып китте. Аны тәрбияләр өчен үзебезгә алып килдем. Ирем еш кына командировкаларга китеп эшли. 2-3 атна саен берничә көн чит шәһәрләргә китеп эшләвенә өйрәндем инде, шуңа моңа игътибар да итми идем. Әни урын-җир өстендә бер елга якын ятып, вафат булды. Билгеле, ул һәрвакыт тәрбия таләп итте. Шул вакытта иремә игътибар җитмәде микән, дип уйлыйм хәзер.

Ирем баласына үз фамилиясен һәм отчествосын биргән. Соңгы вакытта ул хатын белән нилектән мөнәсәбәтләре начарланганын белмим. Бер көнне ДНК нәтиҗәләре белән шушы хатын безнең өйгә килеп кергәч кенә барысын да аңладым. Аңлавымча, моңа кадәр ирем аңа һәрвакыт акча биргән. Ә хәзер бу хатын аннан күбрәк акча алмакчы.

Күптән түгел ирем, миннән ризалык алып, шушы баланы җитәкләп, өйгә килеп керде. Бу кыз улыбызның кечкенә чагына бик охшаган... Шушы мизгелдә ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Кешегә дә сөйләрлек түгел бит, ояты ни тора! Улыбызның да әтисе белән мөнәсәбәтләре начарланды. Ул инде зур, барысын да аңлый кебек, әмма әтисеннән мондый хәл көтмәгән. Баланы ачык йөз белән кабул иттем. Ул - бик мөлаем, акыллы кыз.

Әлеге хәл ачыклангач, иремне өйдән куып чыгардым. Ул күз яшьләре белән бу хәлнең хата булуын, инде берничә ел шул хата өчен өзгәләнүен һәм бик нык үкенүен белдерә. Ә менә кызын ярата... Ул хатын, еш кына иремә шалтыратып, төрлечә янады. Аның шалтыратуларына җавап бирмәгәч, ул башка номерлар аша да элемтәгә чыкты.

Иремне яңадан керттем. Яшь барган саен тормышка караш та үзгәрә, кешенең дә кимчелекләрен кабул итәргә өйрәнәсең икән. Кызгандым аны. Чыннан да, теге хатын аңа тыныч яшәү мөмкинлеге бирми. Иремнең баласы белән аралашасы да, ул хатын белән араларын өзәсе дә килә. Ә мин... Ә минем күңелдә бушлык, битарафлык... Иремне күралмыйм, дип әйтә алмыйм, ул миңа бүген ят кеше, мин аңа тулысынча битараф", - дип язган бер хатын бүген социаль челтәрләрдә.

Фото: ru.pinterest.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: