+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
11 октябрь 2023, 14:30

Радий Хәбиров: "Сезне бу истәлекле көн белән котлыйм!"

Совет мәйданында Республика көненә багышланган чаралар узды.

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Бүген Уфаның Совет мәйданында Республика көне уңаеннан мөһим һәм тантаналы чаралар узды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Абхазия Президенты Аслан Бжания Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Исегезгә төшерәбез, легендар Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл нәкъ бер ел элек ачылды. Һәйкәл Русия Федерациясенең халык рәссамы Салават Щербаков белән Башкортстан Республикасының атказанган архитекторы Константин Донгузовның уртак проекты буенча төзелгән монументаль ансамбльнең үзәге булып тора.

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Алга таба укучыларны “шәйморатовчылар” сафына кабул итүгә багышланган чара узды. Барлыгы Совет мәйданында төрле шәһәрләрдән һәм районнардан 900дән артык малай һәм кыз тезелеп, ант бирделәр, ә аннары тантаналы марш белән үттеләр.

bashinform.ru
bashinform.ru
bashinform.ru
bashinform.ru
bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

- Хөрмәтле кунаклар, яшь “шәйморатовчылар”! Миңнегали Шәйморатов - халык герое. Нәкъ бер ел элек без аңа һәйкәл ачтык, безнең генерал йөзендә Ватанны саклаучылар истәлеген хөрмәтләү урыны булдырдык. Әлеге мәйдан республика халкы һәм кунаклары өчен истәлекле, хәтта изге дип тә әйтер идем, урынга әверелде. Һәйкәл янында вахтада каравыл тора. Бу мәйданнан махсус хәрби операция зонасына ирекле батальоннар китә. Алар безнең геройларның исемнәрен йөртә. Бүген алар дошман белән тыныч тормыш, илебезнең һәм республикабызның киләчәге өчен көрәшә. Без аларның туганнары һәм якыннары янына исән-сау һәм зыян күрмичә кайтачакларына ышанабыз. Сез дә яхшы укырга һәм иң яхшысы булырга, югары максатларга омтылырга тиеш. Русия патриотлары, тарих, мәдәният, данлы традицияләрне яклаучылар булу омтылышы сезнең тормыш принцибыгыз булырга тиеш. Туган республикабызның лаеклы уллары һәм кызлары, ата-бабаларыбызның әхлакый традицияләре дәвамчылары, генерал Шәйморатов даны варислары булыгыз! Сезне бу истәлекле көн белән котлыйм! - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. 

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: