

Социаль челтәрләрдә армиядә хезмәт итү вакыты 2 елга кадәр арттырылачак дигән хәбәрләр барлыкка килде. Атап әйткәндә, яз чакырылачак егетләр ел ярым хезмәт итәчәк, ә 2023 елның көзендә хезмәткә алынучылар 2 ел хезмәт итәчәге турындагы хәбәр иде ул.
Русия Оборона министрлыгы әлеге хәбәргә карата үз фикерен белдерде.
- Федераль законның 38нче статьясына ярашлы, чакыру буенча армиягә алынучылар 12 ай хезмәт итә. Әлегә Русия Федерациясе законында хезмәт итүнең вакытын озайту турында ниндидер үзгәрешләр булмады, - диелә анда.
Фото: ryazpressa.ru