+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
7 гыйнвар 2023, 21:04

Буран

— Син, Җәмилә, әйтсәм әйтим инде, күңелеңә авыр алма, — Зифа ничек сүз башларга белми туктап калды. — Әмиреңнең үзгәреп китүенә авылның чибәр хатыннары гаеплеме, юкмы, гөнаһасына керә алмыйм, әмма аның башын обком чибәркәе әйләндергәнгә охшый.  — Ә?! — Җәмиләнең кулыннан чынаягы төшеп китә язды. — Обкомда сөяркәсе бар диясең киләме? — Ул чынаягын шапылдатып тәлинкәсенә куйды. — Булма-ас, ки-ит, булма-ас!

Буран
Буран

Йөрәк түгел, ә хәтер диясе килде. Үкенүле хәтер, һаман оныта алмый интексә дә, инде күңел түрендә йокымсырый башлаган хәтер дигәнең, Зөфәр сөйләгән вакыйганы ишеткәч, өр-яңадан уянды, Әмирне үткәннәргә кире кайтарды. Ни хикмәт беләндер күңел сандыгының иң караңгы почмаклары актарыла. Әйе, «икеле»гә укучы бала язмасына тамган кара таплары кебек пычранган күңел дәфтәре. Теләсәң, теләмәсәң дә актарасың. Укучы баланы “икеле”се өчен әтисе каешласа, монда үз-үзеңне чыбыркылыйсың. Тик, ни файда? Гомер үткән! Әмир үткән гомерен кат-кат күздән кичерде.

Ул үзен белә башлаганнан бирле, бигрәк тә үсмер чакта, горурланып: “Мин революция елында туган кеше! Мин — тумыштан революционер!” — дип әйтә торган иде.

Менә шул тумыштан революционер гомере буе илдә булган үзгәрешләрнең бары яхшы ягын гына күреп яшәде. Иң беренчеләрдән булып комсомолга керде. Бик яшьли колхоз эшенә йөри башлады. Тормыш авыр, яшәү ачлы-туклы булса да, әтисе аны укытырга тырышты.

Чыннан да, Әмир укырга әвәс иде. Ул вакытта укуны, белем алуны максат итеп куйган кешеләр бик аз, тамак кайгырту күбрәк иде. Ә тамак туйсын өчен 12-13 яшьтән колхоз эшенә чыга башлау — авыл малайлары өчен гадәти күренеш. Әмир укуын дәвам итүче бердәнбер малай диярлек. Билгеле, җәен-көзен колхоз эшендә.

Колхозга барысын да аптыратырлык печән чабу машинасы алдылар. Барысы да галәмәт чапкычны күрергә ашыга, һи-и, ике тәгәрмәчле бер нәмәрсәкәй икән. Тәртәсе дә берәү генә. Моңа ничек дуга көйлисең? Ике ат җигелә икән, дуга да кирәкми. Бик хәйләкәр көйләнгән. Атлар кузгалу белән келтер-келтер килеп үләнне кыя гына!

Ат белән печән чабуны, тимер-томыр эшенә иң әвәс кеше дип, Әмирнең әтисенә йөкләттеләр. Әмир аңа ярдәмче итеп беркетелде. Малай шат, горур! Бәй, шулай булмый, ничәмә ир-узаман көннәр буе уһылдап чапкан печәнне болар “ә” дигәнче егып та чыга. Әмир чын күңелдән әтисенә булыша. Үзен кул белән чабучылардан күпкә өстен итеп сизә, горурлыгы эченә сыймый. Үзе дә сизмәстән тәкәбберләнә үк башлый иде.

Түбән җирдә чапкыч келтерәп кенә барса, печән куе җирдә кисеп өлгерәлми, тыгыла. Туктап, пычкы теше кебек теш араларын тазартырга кирәк. Мондый урыннарда Әмирнең эше күбәя, горурлык онытылып тора.

Менә шул чапкыч пычакларын тазартканда Әмирнең киләчәк тормышына зур үзгәрешләр кертүгә сәбәпче хәл булды. Пычакларга тыгылып чорналып беткән үләннәрне йолкып азапланганда, атлар тартылып китеп, чапкыч тешләренә эләгеп, Әмирнең дүрт бармагы да өзелде.

 — Ай! — Әмир әлегә берни аңламаган хәлдә бер бармаксыз калган кулына, бер ялан уртасындагы ялгыз агач кебек серәеп торучы баш бармагына карап катып калды. Инде җәрәхәтләреннән кан сиптерә башлагач, һушсыз егылды.

Шулай итеп, унбиш яше дә тулмаган Әмир гарип калды. Җитмәсә, уң кулы бит әле. Шул тирәдә генә йөргән колхоз рәисенең аты белән аны больницага озаттылар.

Йөзе сулган, агарынган улын әнкәсе больницадан елый-елый каршы алды. Әтисенең йөзе җитди, кайгылы. Әмир арбадан төшүгә, аны җитәкләп өйгә алып керде. Әйтерсең лә улының кулы түгел, ә аягы киселгән. Әмир әнисенең такмаклап елавына да, әтисенең кайгылы уфтануына да игътибар итми кебек, үз уена чумган. Киселгән! Аның киләчәк өмете, багланган хыяллары өзелгән, ул гарип!

Карчыгы белән икәүдән-икәү калгач кына әтисе ачынып:

 — Харап иттем малайны. Я, бу култышкасы белән нинди эшкә ярый инде ул, ә? Олыгайган көнемдә уң кулым булыр дип үстергән малай үзе — уң кулсыз, ә мин бер терәксез калдым бит, — диде. — Я, каләм тотар мөмкинлеге дә юк бит. Сул кулы булса бер хәл иде.

Әмир үзенең гарип кулыннан нык гарьләнсә дә, чәмләнеп, үҗәтләнеп, сул кулы белән кайбер эшләр башкарырга өйрәнде. Сәнәк, көрәк сабын култышкасына тери дә сулы белән каера. Сулын балта чабарга да өйрәтте. Укуны дәвам итәргә дә кирәк. Иң мөһиме, баш бармагына кыстырып язышырга да өйрәнде.

Беркөн килеп аны комсомол ячейкасы секретаре итеп сайлап куйдылар. Җәмәгать эшендә активлыгы көчәйде. Ул вакытта активлар бик кирәк иде. Бу мәсьәләдә Әмир бик чос булып чыкты.

Һәм менә аны авыл Советына хисапчы итеп куйдылар. Тормыш юлында үргә атлауның беренче баскычына басты егет. Шул көннән ул, кимсенүеннән бизеп, үзен башкаларга карый (бигрәк тә яшьтәшләре арасында) югарырак итеп тоя башлады.

Шулай булмый, ул хәзер силсәвитнең ишеген киереп ачып керү хокукына ия булды, ләбаса. Башкалар йомыш төшкәндә, бигрәк тә алай-болай чакыртканда, куркып кына, рөхсәт сорап, бик түбәнчелек белән генә керәләр. Ә аның күкрәк киереп, курыкмыйча керергә хакы бар. Ул хәзер үз кеше, Совет хезмәткәре! Рәиснеке белән бер чама утыргычы, өстәле, шалт-шолт салырга төймәле чуты бар.

Инде үзен тормышның югарырак баскычына күтәрелгән, башкалардан өстен итеп күрергә өйрәнеп барган Әмир килгән кешеләрнең еламсырап “заданжа” үтәү срокларын кичектерүне сорауларына күнекте, кызгану тойгысы бетеп, каны катты. Үзен бик җитди тотып, битараф кыяфәттә квитацияләрне тутырып, килгән вәкилгә бирә. Ә анысы инде “кулак иярчене”, “контрреволюция” кебек куркыныч сүзләр тезеп, тегеләрне кыса башлый. Болардан Әмир ниндидер бер эчке куаныч, канәгатьлек кичерә иде. Шулай булмый, чакыртылган кешеләр ялынычлы, тилмерүле карашларын бер вәкилгә, бер Әмиргә төби, шәфкать өмет итә.

Көндез авылларда йөриләр, “недоемщик”ларның йорт әйберләрен конфискациягә тәгаенләп описькә алалар. Күп очракта уполминзаг милиция хезмәткәре белән килә. Шулай бер килгәндә Әмирнең тормышында зур борылышка китергән тагын бер вакыйга булды.

Әмир, милиционер Харис, вәкил авылларда өйдән-өйгә кереп, йөкләмәләр “кысып” йөриләр. Төрле кеше төрлечә каршы ала. Каршы эндәшүчеләр булмаса да, караңгы йөз белән торучылар күбрәк. Кайбер хуҗалар ярамсакланып, хәзинәдә барын чыгарып сыйлый. Чәй янына әче бал да куела, кыстала. Әмир балын эчми инде, аны бик кыстап та бармыйлар, тамагы тук булгач, шул җиткән.

Вәкил кемдәдер йоклап калды. Ә Харисны Әмир ничек кирәк алай авыл Советына алып кайтты. Урындыклар тезеп йокларга салды. Чалкан төшеп, шундук гырлап йоклап киткән Харисның кесәсеннән шап итеп идәнгә пистолеты килеп төште. Моны күреп дертләп киткән Әмир, үзе дә сизмәстән, пистолетны алып, әйләндереп караштырды. Кечкенә булса да, авыр икән. Кулында моңа кадәр ишетеп кенә белгән корал. Нишләргә? Монда калдыру ярамый. Әллә кемнәр керүе бар.

Пистолетны үзе белән алды Әмир. Үзе курка, шикләнә. Аның кесәсендә пистолет барлыгын барысы да сизә, белә кебек тоела. Дошман йокламый, ә дигәнче талап алырлар да, атып та китәрләр. Юк, болай булмый, әзер җигелгән ат бар, районга илтергә кирәк. Төн чыкканчы әллә ни булуы бар. Әмир туры районга сыпыртты. Райсоветтагы дежур торучыга, бар булганын сөйләп, пистолетны тапшырып та кайтты. Вәт хәзер тынычлап йокласаң да була. Пистолет юк, җан тыныч, дошманнарга тәтеми торсын әле.

Әмир иртән эшкә килгәндә Харис башын тотып эскәмиядә утыра.

 — Әй, Әмир, туган, эш харап, пистолетымны югалтканмын бит. Все, бетте баш, мине бүгеннән терәп атачаклар, — ди еламсырап. — Югалтканга да ышанмаячаклар. Эчке дошманнар белән берләшүдә гаепләячәкләр. Саткан диюләре дә бар.

Харис саташу хәленә кереп кайгыга баткан иде.

 — Пистолетың югалмаган, дошман кулында да түгел, аны мин алдым, — диде Әмир аны юатып.

Харис сикереп торды:

 — Шулаймы? Син алдыңмы? Әй, рәхмәт төшкере, мине расстрелдан коткардың, – дип, Әмирне кочып сөя башлады. — Мең рәхмәт сиңа, туганкай. Миннән сиңа бүләк булачак! Кая, китер дә, китим әле, районда эшем күп, кичә үк кайтырга тиеш идем, — дип, китәргә җыена ук башлады.

 — Мин аны, иптәш Харис абый... иптәш милиционер... – Әмир ни әйтергә белми туктап калды. Милициянең болай ук бетеренәсен дә, югалту-табуны болай ук өзгәләнеп кайгыру, шатлану белән үткәрәчәген дә уйламаган иде. Тапкан, илткән, рәхмәте алынган, ә азагы ни белән бетәсе уйланылмаган.

 — Син нәрсә, әллә атып карадыңмы? Бездә һәр патрон чутлы, һәр атканга строго отчет бирелә, — Харис, кайгыдан арынган, үзенең гадәти кыяфәтенә, милициялегенә кергән иде. — Мәтри аны, малай, шаярган булсаң, башың кәтер китәр. Кая, китер дә...

 — Атмадым да, нитмәдем дә, мин аны кичә райсоветка илтеп тапшырдым.

Харисның пистолет алу өмете белән сузылган кулы катып калды, усал карашы аптырашка әйләнде. Димләгән бал белән сыекланган мие әле бу аяныч хәбәрне тулаемы белән кабул итеп бетерә алмый иде. Бераз һушын җыя алмый торганнан соң, лып итеп эскәмиягә утырды. Әмиргә карата битәрләү дә, ачулы сүз дә әйтмәде. Әйтерлек хәлдә дә түгел иде. Башын иеп, язмышына буйсынып битарафлык күрсәткән кебек, әкрен генә:

— Все, иптәш-товарищ, Әхмәтҗанов, сиңа расстрел, — дип, торып басып, фуражкасын киеп, бил каешын рәтләгәндәй игеп торды да, әүмән-тәүмән атлап чыгып китте.

Шул көннән соң Әмир аны күрмәде. Хөкем итеп утыртканнармы, атканнармы, кызыксынмады. Дөресен әйткәндә, кызыксынасы да килмәде. Әмирне икенче төр кичерешләр биләгән иде. Көтмәгәндә ул район күләмендә данлыклы кешегә әйләнде. Район комсомол комитетында аны иң уяу комсомол титулына күтәрделәр. Район активы җыелышында райкомсомол секретаре аны күкләргә күтәреп мактады.

 — Я, уйлап карыйк әле, иптәшләр! Әгәр дә бу корал берәр кулак калдыгына, я эчке дошман кулына эләккән булса, ничәмә кешенең гомере өзелгән булыр иде. Комсомолец, иптәш Сафин моңа юл куймады. Ачык авыз милиционерны фашлау белән рәттән, зур сәяси сизгерлек күрсәтте, һәм без бүген аны эчке дошманнар белән аяусыз көрәштә күрсәткән сизгерлеге өчен райкомсомолның мактау грамотасы белән бүләклибез.

Озакламый Әмирне райкомсомолга инструктор итеп алдылар. Мондагы эш бөтенләй икенче иде. Ни кушалар, шуны эшлә, кая юнәлтәләр, шунда йөгер. Күбесенчә эш кәгазь тутырып, отчет язудан гыйбарәт икән. Эше бармы-юкмы, Әмир эшлекле кыяфәттә кәгазь актарып, язышкандай итеп өстәл артында утыра. Тик монда бик тәкәббер кылана алмыйсың икән. Ничек кенә горурланасың килсә дә, югарылар йомышына йөгерүдән бушап булмый. Һәр кушкан йөкләмәне, үз вазыйфасын җиренә җиткереп үти белгән Әмир комсомол эшендә озак тормады. Аны партиягә кабул итеп, райкомга инструктор итеп күчерделәр, ул авыл хуҗалыгы бүлегендә эшли башлады. Егетнең туган авылына, әти-әнисе янына кайтуы да сирәкләнде. Тегеләре дә үпкәләми, киресенчә, улларының шундый зур дәрәҗәгә ирешүенә шат. Бер очрашканда әтисе:

 — Улым, ялгыз яшәү, буш фатирга кайтып керүләре кыен, — дип сүз кузгатты. — Әллә өйләнү ягын уйлыйсыңмы?

Әмирнең уенда өйләнү нияте юк түгел, әмма ул әле һаман үзенең чулаклыгыннан гарьләнә, кызлар белән танышырга кыенсына.

 — Карале, улым, син бүген куна кал әле, — диде әнисе серле генә итеп. — Авылга бик чибәр укытучы кыз килде. Бик ипле, эзлекле күренә. Әллә, мәйтәм, шуны ярәшәбезме?

— Уйла әле, улым, кал бүгенгә, — әтисе дә аны кыстый.

Әмир куна калырга булды. Бәлки?! Идарәгә барып, колхозда эш барышын тикшергәләп йөрде дә юл оңгай китереп мәктәпкә керде.

Директор Фәттахов аны күптән түгел генә шушы мәктәптә укып чыккан үз укучысы итеп түгел, ә чын район вәкиле кебек каршы алды.

 — Әйдүк, Әмир Шакирович! Рәхмәт безнең хәлне белүегезгә, — дип, ике куллап күреште.

 — Исәнлек-саулыкмы, Камил Лотфуллович, хәлләр әйбәтме? Ремонт-мазары, әрдәнә-утыны, дигәндәй.

Сораштырып, караштырып йөргән арада әнисе димләгән “үтә дә чибәр” укытучы килеп чыкканын да көтә, күзәткәләп ала. Чыннан да, мәктәп ихатасындагы укытучылар өчен салынган фатирдан бер кыз чыгып, алар янына килде.

 — Менә, иптәш Сафин, безнең яшь кадр, яңа укытучы Җәмилә Йосыповна. Таныш булыгыз, Җәмилә Йосыповна, безнең авыл егете, райком инструкторы иптәш Сафин Әмир Шакирович, — дип директор аларны таныштырды.

Җәмилә кызларга хас булганча, аның "югары” вәкиллегенә бик исе китмәгән кебек кенә күреште. Бу Әмирнең горурлыгына кагылса да, ул үзен егетләрчә тотып, хәл-әхвәл сораша, кызны җентекләбрәк күзли.

Кичен тагын очраштылар. Кичке уеннан соң озатып куюына да каршы килмәде Җәмилә. Шул көннән Әмирнең “юл оңгай китереп” авылга кайткалавы ешайды. Һәр кайтуда очрашулар, һәр очрашу аларны якынайта, өйләнешү ниятенә таба этәрә. Хисле сүзләр, вәгъдәләшүләр. Менә шулай өйләнде Әмир.

— Кара әле, Әмир, син бу колхозларын белән мине бөтенләй оныта башладың. Безгә ни кирәген дә белмисең, — диде Җәмилә беркөн килеп, серле генә “без” сүзенә басым ясап.

— Сезгә? Ничек сезгә?

Әмир әлегә берни аңламый, хатынының бу күплектә әйтүенең мәгънәсен төшенеп бетми.

— Безнең үтереп алма ашыйсы килә.

— Бу вакытта каян алма табыйм ди? Түз, көз җиткәч, сумка тутырып алып кайтырмын.

— Мин түзәр идем дә ул.

Хатын һаман уратып-уратып сөйли, назлы шаярта.

— Кара аны, гарип тууы бар.

— Нинди туу, нинди гар... Ә?! Җ-җә-әмилә-ә, чынлапмы? — Әмир үзен белештермәс хәлдә куанып, хатынын кочты. — Чынлапмы?

Икесе дә хисләнеп кочаклашып тордылар.

 — Булыр, булыр, алмасы да, — Әмир сабыйны уятудан курыккандай, хатынының колагына пышылдый, — чиясе дә, лимон-әфлисуны да. — Әмир куанычыннан чак биеми генә.

Тапты Әмир алманы, күпләп алып кайтты. Әти булачак кеше куанычыннан кая басканын белми йөри.

...Малай тууга озак куанырга форсат булмады Әмиргә. Эш катлауланды, җаваплылык артты. Эшкә ярардай ир-атлар фронтка китте. Алар белән рәттән колхозларның иң яхшы атлары да озатылды. Басу эшләре күп очракта үгезләр белән генә башкарыла иде инде. Бар ышаныч хатын-кызларда, олы яшьтәге ир-атларда һәм үсмерләрдә.

...Сугыш башланганга ике ел үтеп бара. Райкомдагыларны да, башка броньдагыларны да берәм-берәм фронтка озаттылар. Ирләрдән Әмир берүзе диярлек калды. Район, колхозлар бары тик фронт өчен генә эшли, таләпләр көннән-көн катылана бара. Шушы иң авыр вакытта Әмирне райком секретаре итеп тәгаенләделәр.

Әмир үзенең гарип кулына карап, күңеленең иң-иң түрендә калган, үзе өчен дә яшерен булган канәгатьлек тойгысы да кичереп ала. Фронтка да бик омтылмый, гариплегенә дә гарьләнми. Әнә күпме хәзер гарипләр. Авылларда аны сугышта “ранный” булганга саныйлар. Аның моны кире кагасы килми.

Сугыш җиңү белән тәмамлангач, халык куанып, иркен суласа да, җиңеллек килмәде. Сугыш җимереклекләрен тергезү башланды. Авыллардан икмәк, икмәк һәм тагын бер кат икмәк кирәк иде.

...Обком вәкилләре тынгы бирми. Алар районына беркетелгән инструктор Әхтәриева Юлия Владимировна дигән яшь кенә хатын — бәйләнчек, тикшереп төбенә төшми туктамый торган кеше. Чибәр генә үзе, гәүдәсе дә уйнаклап тора, нәкъ яшь тай инде. Әмир аңа вәкил итеп түгел, ә чибәр кыз белән танышуга ирешкән егет күзе белән карый иде.

 — Мин сезгә озакка килдем, Әмир Шакирович, районда йөрү күп булачак, барын да үз күзем белән күрергә исәп. Вакытыгыз булыр бит?

— Вакыт дип инде, без болай да ярты гомерне колхозларда үткәрәбез.

 — Вакытыгыз тар булса, берәр инструктор беркетсәгез дә ярый.

 — Юк, юк, үзем... – Әмир ниндидер бер алгысау белән бу чибәрне инструкторга бирәсе килмәгәндәй, – үзем... бергә йөрербез, — диде.

 — Ярый, секретарьның аты да әйбәт була, тарантасы да рессорлы, — диде Юлия Владимировна, шаяртыбрак. — Ә дигәнче районны әйләнербез. Миңа һәр колхозны күреп, танышып чыгу йөкләтелгән. Так-что, миннән тиз генә котыла алмассыз.

Нинди котылу ди ул, мондый чибәркәй белән йөрү үзе бер ләззәт бит. Әмир, үзе дә сизмәстән, алгысау кичерә иде. Нинди генә бәйләнчек булса да, Юлия Владимировна белән йөрү күңеллерәк иде.

Әмир вәкил хатыннан кыенсынмый, инде үз итеп карый, үз хәлләрен, гаиләсен дә сөйләштереп ала.

 — Бер ул, бер кыз үстерәбез, — Әмир көлеп куйды. — Үстерәбез дию бик дөрес тә түгел. Мин аларны бик сирәк күрәм. Бар да хатын җилкәсендә.

 — Хатының көнләшмиме соң?

 — Ю-юк, ул мине... — Әмир бүленеп, никтер «ярата» сүзен әйтмәде. — Ул минем хәлне аңлый бит.

 — Хатының чибәрме?

— Минем өчен чибәрнең чибәре тоела иде лә ул... Моңа кадәр...

Әмир үзенең кинаяле сүзеннән кыенсынып, башка сүз катмады. Юл ерак, сүзсез генә дә барып булмый, гел эш, проблемалар турында сөйләшү дә ялыктыра.

 — Гафу итегез, Юлия Владимировна, сез керәшенме әллә?

 — Ә? — Юлия уеннан айнып, сискәнеп китте. — Ник алай дисең?

 — Бәй, фамилиягез татар, исемегез урыс.

 — Ә-ә, мари кызы мин. Фамилиябез электән шулай килгән. — Үз милләтен әйткәндә ничектер җанланып китеп, Әмирнең кулбашына сырышкандай итте.

Юлиянең күңеле булсын дигәндәй, бер мари авылында куна калдылар. Кунарга калганда, Әмир, кеше сүзеннән куркып, башка вакыттагы кебек, ялгыз әбигә түгел, ә балалары булган гаиләле йортка урнаша иде. Бу юлы да ире сугышта һәлак булган бер хатынга урнаштылар. Теге хатын аларны урнаштыру өчен килгән бригадирга:

 — Бер каршылык юк, өебез тар булса да күңел киң, сәке иркен, — диде дә, — түлке... — дип сүз башлауга, бригадир:

— Нинди түлке тагын? — дип бүлдерде. — Бернинди дә түлке юк, рәис кушты.

 — Малай яңа өйләнгән ие бит әле.

“Түлке”ләр кыенсынып кына бер читтә басып тора, бер-берсенә карашалар, бу чакырылмаган кунакларга бик үк риза түгелләр иде бугай.

 — Анысы не важно!

Бригадир тиз генә чыгып китте.

Вәкилләрне куна кертергә авыл халкы каршы түгел, киресенчә, әйдәләп каршы алалар. Аның төп сәбәбе кунакчыл булуда түгел, ә колхоздан ике-өч кадак он, шулпалык калҗа ит, бер калак дигәндәй балы да бирелә. Вәкил дә ашый, хуҗага да арта. Ник кертмәскә!

Хуҗа хатын аларны ашатып-эчертеп алгач:

— Менә шушы сәкедә йокларсыз, — дип, сәкедән урын күрсәтте дә, балаларына марича нидер әйткәч, — мин күршеләрдә генә кунармын, — дип чыгып китте.

Өйдә калган улы белән яшь кәләш арасында ниндидер бәхәс туды. Сөйләшү марича, Әмир аңламый, ә Юлия аңлаганын сиздерми. Кәләш елмаеп, үртәгәндәй, нидер әйтә, ире кызып-кызып нидер сөйли. Ул сөйләгән саен кәләш кызара, кыенсынып кунакларга карап-карап ала. Ә болары аларга игътибар итми генә сөйләшә бирәләр.

Шунда Юлия кинәт кенә торды да:

 — Әйдә, Әмир Шакирович, пошли, — дип, чыгу ягына юнәлде. Берни аңламаган Әмиргә аңа иярүдән башка чара калмады. — Без башка җирдә кунарбыз, ахры.

Урамга чыккач Юлия Владимировна бөгелә-сыгыла көлә башлады. Әмир аптырый, ә бу эче катып көлә.

 — Ни булды, Юлия Владимировна, нигә көләсез? Ник әзер җәйгән урынны ташлап чыгып киттек?

—Хәзер аңлатам, — Юлия көлүдән чыккан күз яшьләрен сөртеп. — Беләсеңме, бу ике сандугач нәрсә сөйләштеләр? — диде.

 — Каян белим, алар бит үзләренчә сөйләште.

— То-то! Әниләре чыгып киткәч, кәләш: ”Мин дә әниләргә кайтып йоклармын ахры, ә син болар белән кал”, — диде. Шунда тегесе: “И-и-и, җан кисәккәем, болай да кояш баеганын түземсезлек белән көттем. Сине беркая да җибәрмим. Болар сәкедә ятсын әйдә, ә без чоланда ятарбыз”, — ди. “Әй, анда суык бит”, — дигәч, тегесе: “Суык булмас, үзем шундый итеп җылытырмын”, — дип, сиңа мин әйтә алмас сүзләр белән аны кыстый башлады.

Ә-ә, менә нигә яшь кәләш кинәт оялып, кызарып киткән икән.

 — Безгә башка йорт кирәк булыр.

Әллә яшьләрнең сөйләшү шаукымы тиеп, әллә башка алгысау белән Юлия нык хисләнгән иде. Ул Әмиргә елышкандай итеп атлый, уйга чумган, хисле елмая, эчке тойгылары тышка ташып чыккандай тоела.

 — Сезгә ни булды, ничектер боегып киттегез диимме?

 — Әй-й, Әмир... Шакирович, куй әле шул сез-безеңне, инде күптән “сиңа” күчәргә вакыт. Гомумән, карап торам да, сынап карыйм да... — ул никтер сүзен әйтеп бетермәде.

 — Нәрсә әйтергә уйлый...сың? Әйтеп бетерер идең.

 — Әйтмим, кем белә, ачмыйм, кем күрә дигәндәй, — хәзер инде Юлия моңсу бер чая хатынга әйләнгән иде, — синең, абзый кеше, әллә ирлегең гел юкмы? Әллә булганы да йоклаганмы? — дип чатнатып әйтеп, үзенең хатын-кызларга хас булмаганча ачыктан-ачык сөйләшә башлавына кыенсынмый, ниндидер бер тәвәккәл әрсезлек белән Әмирнең күзенә карады.

 — Нәрсә, нәрсә... Нич-че-чек?

 — Бәй, башка ирләр чак кына аулакта очрашу булса, бәйләнә, төртмә сүзләр, төрле тәкъдимнәр әйтә башлый. Ә син... ничәмә-ничә көн йөреп тә...

Башка сүз кирәкми иде. Алар яңа гына кавышкан яшьләр хисенә чумды. Бер генә, вакытлыча гына кебек булган кавышу тиз генә хисләрен сүрелдермәде. Билгеле, егет белән кыз түгел, сөю, ярату сүзләре әйтелмәде, бары тик бер-берсенә омтылу, аңлашылмас һәвәслек иде. Акылларын җуймадылар, азагы начар буласын беләләр, һәр очрашуны соңгысы дияселәре килә, очрашуларны сирәгәйтү кирәк диләр. Әмма, аерылышкач та юксыну кичерә башлыйлар. Аларны аңлашылмас алгысау өермәсе, гыйшык чоңгылы бөтерә, әйди. Билгеле, очрашулар вакытында үз-үзләрен белештермәс хәлдә булсалар да, үзләрен сак тотарга тырышалар иде.

Язгы-көзге эшләр вакытында Юлиянең алар районына килүе еш кына булса да, кышларын юл төшерү сәбәбе кими. Бу чорда очрашу сирәгәя, телефон аша хәл белешү белән канәгатьләнүдән башка чара юк. Билгеле, Әмир юк йомышын бар итеп Уфага баргалый.

Очрашуның беренче татлы минутлары үтүгә Юлия ничектер боегып китә. Билгеле инде, аерылышасы килми. Әмирнең дә хәле шул чама, бергә булу мизгелләрен озайтасы килә.

— Бәхетсезләр без, киләчәксезләр, — диде боегып Юлия. — Караклар!

— Инде-е, булмастайны сөйлисең.

— Сине белмим, ә мин синең хатыныңның бәхетен урлаучы воровка, даже үземә противно!

— Ә минемчә, очрашу өмете — үзе бер яшәү яме.

— Безнең бу очрашулар андый югары хисләргә лаек түгел. Э-һе-һе, бу бер хайвани хис кебек тоела. Начар бер алгысау! Билгеле, мәхәббәт дигән булып, үзебезне аклый алабыз, тик әхлакый яктан караса-аң...

— Куй, Юлия, тирәнгә кермик. Хәзер син партийный уставка кереп китәрсең. Сирәк кенә булган назлы очрашу мизгелләрен каралтмыйк. Бүген без бергә...

—Әйе, — Юлия уфтанып Әмиргә сырышты. — Әйе, бүген... бүген шул, иртәгәсез бүген... — Киләчәксезләр шул без. Ә бергә булу мөмкин эш түгел. Синең хатының белән аерылышу икебез өчен дә бер һәлакәт булачак. Андый хәлдә... партбилет тью-тью, дәрәҗәле эшләр прощай! Әйдә, яши бир хатының белән.

Әмир Җәмиләсенә карата нык үзгәрде. Ничектер аны сансынмый, күбрәк эштән арып кайтуына сылтана, эштәге күңелсезлекләрне сәбәп итә. Җәмилә, иренең хәленә кереп, әллә ни ныкышып бармый, бар көчен, игътибарын балаларын тәрбияләүгә бирә, алар белән куана, юана, “райкомныкылар” белән дустанә “йөрешеп” яши бирә. Бигрәк тә бергә эшләүче укытучы Зифа белән дуслар. Җәмилә сердәшенә бик чишелеп китмәсә дә, Әмирнең үзгәрүен Зифага сиздереп алгалый.

 — Әллә берәр авылда берәр чибәргә ияләште инде, соңгы вакытта Әмирем әллә ничек үзгәрде кебек. Хәзер бит әнә күпме ирсез калган хатыннар.

 — Әйе, минем кебек солдаткалар күп шул.

 — Әй, Зифа апа, синең кебекләрне әйтмим лә инде. Аның бит азгынлыкка басканнары да бар.

 — Син, Җәмилә, әйтсәм әйтим инде, күңелеңә авыр алма, — Зифа ничек сүз башларга белми туктап калды. — Әмиреңнең үзгәреп китүенә авылның чибәр хатыннары гаеплеме, юкмы, гөнаһасына керә алмыйм, әмма аның башын обком чибәркәе әйләндергәнгә охшый.

 — Ә?! — Җәмиләнең кулыннан чынаягы төшеп китә язды. — Обкомда сөяркәсе бар диясең киләме? — Ул чынаягын шапылдатып тәлинкәсенә куйды. — Булма-ас, ки-ит, булма-ас!

Бу Зифаның әйткәнен кире кагу түгел, ә үзенең күңеле иренең хыянәтенә ышанасы килмәүдән, күптән туып килгән шикне кире кагарга азапланудан гына әйтелде.

Әнәс САФУАНОВ.

Дәвамы. Башын түбәндәге сылтамалар аша кереп укыгыз:

1) https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2023-01-05/buran-3095466

2) https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2023-01-06/buran-3096108

Дәвамын 8 гыйнварда 21 сәгатьтә укыгыз.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: