+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
8 гыйнвар , 21:03

Ярлыкану бәхете

Палата ишеген сак кына шакып, әкрен генә ача башлауга, ул каерып ачылган тәрәз төбендә тезләреннән күтәрелүче әнисен тиз шәйләп алды. Әллә атлады, әллә канатлар үсте? Бер омтылуда: "Әниии!" – дип аякларыннан кочып та алды.

Ярлыкану бәхете
Ярлыкану бәхете

Зиннәт белән Нәзифә дәваханәгә килеп җиткәндә, таксидан төшеп килүче Чибәр әбигә очрадылар. Аның да, күчтәнәчләр төяп, хәл белергә килеше икән. Ял көне сәбәпле, халык та хәтсез иде, лифтка да чират тезелгән. Тик Зиннәткә бу бик озак тоелды. Ул ак халатны иңенә салып, аяк киеме өстеннән бахиллаларын кидерде дә, баскычтан йөгерә-атлый менеп тә китте. Үзенекеләр килеп җиткәнче ул әнисеннән кичәге кылыгы өчен гафү үтенеп өлгерсен. Анасын танымаган Алласын танымас:

– Синең хакта начар уйлавым өчен гафу ит, әнием, дияр, минем аркада күргән җәберләнүләрең өчен гафу ит, – дип, тезләнеп гафу сорар.

Палата ишеген сак кына шакып, әкрен генә ача башлауга, ул каерып ачылган тәрәз төбендә тезләреннән күтәрелүче әнисен тиз шәйләп алды. Әллә атлады, әллә канатлар үсте? Бер омтылуда: "Әниии!" – дип аякларыннан кочып та алды.

– Әни! Кирәкми! Калдырма мине бүтәнчә үзеңнән! Я түбәнгә икәү бергә очыйк! Гөнаһың тузан – таудай җәзаң. Мин аңладым, син гаепсез. Зинһар, әнием!.. Мин сине шундый сагындым! Улы аны тәрәз төбеннән күтәреп төшереп, кочагына алды.

Әни кеше гәүдәсен дә тота алмый сыгылып төште:

– Улым, Җәмилем! Гафу ит, балам! Мин гаепле! Мин көчсез! Мин юньсез! Син гафу итсәң, үлем миңа һич куркыныч түгел! Түгел! Ярлыкану! Нинди зур бәхет!

Лифтка чират көткәндә һәм аннан чыгып, палатага килеп җиткәндә, Нәзифә туганына соңгы яңалыкны һәм ачылган серләрне сөйләп өлгергән иде инде. Алар балкып, сөенешеп килеп кергәндә, ана белән улы бер-берсенең кочагында шатлык яшьләре түгә иде.

Аның исеме мәхәббәт иде

Чәчәкләрнең хуш исе бөркелеп торган җәйге көннәрнең берсендә бакчада алмагач күләгәсендә бизәкле диванчыкта сыенышып утырган, бер-берсенә тартылу хисләре тышкы кыяфәтләреннән үк сирпелеп торган, өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшьлек чибәрлеген җуймыйча, үзләре белән ияртеп йөргән бер матур парны күрергә мөмкин иде.

– Чәең суына, гөлкәем, – дип, аркасыннан кочып дәште ире назлы тавыш белән хатынына. – Күзең сукыраеп, башыңа кан савып куймасын ул кадәр алсыз-ялсыз язышуыңа. Гашыйк булгандай, кәгазеңә мөкиббән карап утырасың. Билләһи, мине дә тәмам оныттың бугай, – диде ул, шаяру катыш.

Ә хәләле аңа күтәрелеп карап елмайды да:

– Онытып буламы соң синдәй егет асылын?! – дип, соңгы битен ябып, калын дәфтәрен иренә сузды:

– Гаиләбез тарихын сиңа тапшырам, алтыным. Балаларга, оныкларга истәлек, үзебез дә гел укырбыз искә алып...

– Хәерле булсын, өлешемә төшкән көмешем минем, рифмалап сөйләшә башладың, ләбаса. Туган телне авылда үскән миннән дә яхшырак белүең соклануга лаек. Яшьли гел русча сөйләшеп, исемеңне дә Фаина дип белә идем, югыйсә. Югары партия органнарында эшләгән әтиеңнен баласын милли мәктәптә белем алдыруы, ул гына да түгел, җәйләрен авыл мохитендә дәү әниләр итәгендә тәрбияләнү нәтиҗәседер бу?!

– Бәй, онытмадыңмы, хәзер озакламый синең улың белән минем кызым кайта, әнкәсе, ...әй, кодагый, студент оныкларыбызны ияртеп?.. Син "Ярлыкану бәхете" дип исемләгән бу үзебезнең тарихны алар белән укырбыз, бергәләшеп, – дип, анысы чәй янына кып-кызыл бакча җиләкләре китереп куйды. – Искитмәле хәл: җиләкләрдә синең иреннәрең тәме!!?

Бу икәү янында, аларның җаннарын бербөтенгә берләштереп, илаһи бер кодрәт сирпелеп йөрде: аның исеме мәхәббәт иде...

Ә бу мәхәббәтле затлар, ярлыкану бәхете кичереп, балалары туенда кавышкан Назыйф белән Фисә, аларның өзелеп көткән газизләре исә – Зиннәт белән Нәзифә һәм оныклары, булачак табибә Разыя белән, нефтьче һөнәрен сайлаган Җәмил иде.

Рафига УСМАНОВА.

Искәндәр Нигъмәтҗанов рәсеме.

Ахыры. Башын түбәндәге сылтамалар аша кереп укыгыз:

https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2024-01-04/yarlykanu-b-hete-3591922

https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2024-01-05/yarlykanu-b-hete-3592719

https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2024-01-06/yarlykanu-b-hete-3593301

 

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: